поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2021 Мәгариф

Мәктәпсез калмабызмы?

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы уку елында республикада 7 яңа мәктәп ачылачак. Бу – өстәмә 7359 урын дигән сүз. Тик бу мәктәпләр җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәрме?

Узган ел республикада  1 нче сыйныфка  54467 укучы барса, быел бу сан 54528 булыр дип фаразлана. Казанда тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак сабыйлар былтыргыдан 1 меңгә күбрәк, ягъни 20 меңгә якын. Балалар туу сөенечле күренеш, әлбәттә. Әмма баласы булгач, мәктәбе дә кирәк.  Дөрес, соңгы арада ел саен дистәгә якын   белем йорты ачыла. Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов апрель аенда  мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә башкалада  31 меңнән артык балага  урын җитмәвен әйткән иде. «Новые Горки», «Арт сити», «Изумрудный город», «МЧС» «Солнечный город» микрорайоннарында, Минская, Гадел Кутуй, Гвардейская урамнарында мәктәпләргә кытлык бар.

«Балалар бумы» үзенекен итте. Башкала мәктәпләренең күбесендә гаризалар кабул итүнең икенче  дулкыны узмый калды. Ни өчен дигәндә, башка микрорайоннарда түгел, мәктәп ишегалдында  яшәүчеләргә дә урын җитми. Тәртип буенча башта яшәү урыны, аннан пропискасы булмаганнарны кабул итәләр. Кайбер сыйныфларда балалар саны 30–36га җиткән. Кемгәдер менә шундый шартларда укырга туры киләчәк. 45 минутны 36 балага ничек бүләргә? Хезмәттәшебез Зөһрә Садыйкованың балалары да үзләре теләгән мәктәпкә бара алмый.
 
– «Салават күпере»ндә  ипотекага фатир алганга  дүрт ел  инде, тик әле дә күченә алган юк. Башта бакча булмады, хәзер мәктәпкә эләгеп булмый. Быел  яңа фатирга пропискага да кергән идек югыйсә.  Апрель уртасында документларны кабул итүче хатын: «Борчылмагыз, урыннар булачак», – дип тынычландырды. Июньдә исә 1 нче сыйныфка баручы кызыбызга урын булмавы билгеле булды. Шулай ук 4 нче сыйныфта укыячак улыбызның сыйныфында да  буш урын калмаган. Без чиратта 361 нче урында идек. Быел алты сыйныф кына кабул итәләр икән. Калган 200ләп әти-әнигә «Салават күпере – 2»дәге ике мәктәпне сайларга тәкъдим иткәннәр, – ди хезмәттәшем. – Мәктәп белән өй арасы – 4 чакрым. Балалар үзләре генә  җәяү кайтып йөри  алмаячаклар. Без бит Казан үзәгендә эшлибез. Киләсе елда «Салават күпере – 1»дә  мәктәп ачылырмы икән? Гомумән, яңа микрорайоннарда йортларны файдалануга тапшырганчы, башта бакчасын, мәктәбен, инфраструктурасын төзесеннәр иде.
 
Питрәч районының Көек авылында яшәүчеләр дә ел буе, мәктәп төзелерме, дип ут йотты. Редакциябезгә «туры элемтә»гә килгән  Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга да дистәләгән кеше яңа мәктәп кирәк дип борчылып шалтыратты. Быелгы уку елында  анда  яңа мәктәп ачылачак.
 
– Көектә  заманча яңа мәктәп төзелә. Искиткеч матур! Танышларның күбесе балаларын шунда бирде. Шәһәргә йөреп уку бик авыр. Без 2 нче сыйныфны тәмамлаган улыбыз Кәрим белән моны үз башыбыздан кичердек. Сәгать 5тә йокыдан торып, 6 тулганда өйдән чыгып китәбез. 7 нче яртыда мәктәптә булабыз. Һәр иртә шулай дәрес башланганны көтеп утырды. Мәктәптән  өйгә сәгать  2–3тә кайтып җитә. Яңа мәктәптә ризык хәләл булса, улыбызны шунда күчерәчәкбез. Яңа мәктәпне  күргәч, улыбызның да шунда укыйсы килә башлады, – ди Көек авылында яшәүче Гүзәлия Миннәхмәтова.
 
Авылда  балалар саны җитмәгәндә, шәһәрдә мәктәпсез калмаслармы?
 
– Мәктәпләрдә укучылар саны күп.  Узган уку елында 79 мәктәптә  уку икенче сменада оештырылды. Әмма бер бала да урынсыз калмаячак. Дәүләтнең  балаларга төп белемне бушлай бирергә  дигән бурычы бар. «Салават күпере – 1» бистәсендә киләсе елда мәктәп ачылу-ачылмавы турында әйтә алмыйбыз. Ул быел  планга керде, – диделәр Казан мэриясенең матбугат үзәгендә.
 
Баулы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәринә Ганиева әйтүенчә, әлегә  1 нче сыйныфка 430 баладан гариза кергән, төгәл саннарны август ахырында беләчәкләр.
 
– Баулыда мәктәпләр кытлыгы проблемасы юк. Быел мәктәпкә керәсе  балаларның барысын да  кабул итәчәкбез. Авылда 1 нче сыйныфка бер генә бала бара торган мәктәпләр дә бар. Шул ук вакытта шәһәрдә кайбер сыйныфларда  30 бала укый, –диде Зәринә Ганиева.
 
Быел республикада  ачылачак яңа мәктәпләр исемлеге
  1. Ершов урамында (1501 балага исәпләнгән).
  2. «Салават күпере» (1224).
  3. Чаллыда ике мәктәп.
  4. Актанышта (462).
  5. Лаеш районының Усад бистәсендә (500).
  6. Питрәч районының Көек авылында (1224).

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»