|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2021 Яңа китаплар
"Әдәби кафе"ның җәйге верандасында уникаль шигырь китаплары тәкъдим ителәчәкКүптән түгел Татарстан китап нәшриятында яшь татар авторлары — Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның уникаль шигырь китаплары басылып чыкты. Бәләкәй китаплар сериясенә караган әлеге җыентыкларда яшь авторларның моңарчы бер китапта да басылмаган иҗат үрнәкләре урын алды. 11 августта, 14 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» бинасы янында, «Әдәби кафе» ның җәйге верандасында әлеге яңа басмаларны тәкъдим итү чарасы узачак. Чараның программасында авторлар белән танышу, шигырьләр уку, музыкаль чыгышлар көтелә. Керү ирекле!
--- |
Иң күп укылган
|