поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.11.2010 Җәмгыять

Чәшке тунны ничек сайларга?

Иң затлы туннарның чәшке тиресеннән тегелүе беркем өчен дә сер түгел. Чәшке тун үзенең матурлыгы, җылылыгы, озак вакыт дәвамында кулланыла алуы белән игътибарны җәлеп итә. Чәшке мехының төп үзенчәлеге аның күпфункцияле булуында. Мех эшләнмәләрен теккәндә, күп очракта ана чәшкенең тиресе кулланыла. Әлеге җәнлекләрне махсус шартларда үрчетәләр. Төньяк Америка, Скандинавия илләре һәм Россия бу тармакта алдынгылар рәтендә санала.

Чәшке тиресенең эшкәртелүе һәм аның төсе тунның ахыргы бәясенә йогынты ясый. Дөрес итеп эшкәртелгән, югары сыйфатлы чәшке тунны ундүрт сезон дәвамында кияргә була. Әлбәттә, моның өчен тунга игътибарлы булырга кирәк.

 

Тунны сайлаганда, яшәү рәвешегез турында уйлансагыз, яхшы булыр. Әгәр дә озаклап урамда булырга туры килә икән – озынрак модельләргә өстенлек бирегез, машинадан төшмичә йөрисез икән – кыска фасоннарны сайлагыз. Иң яхшысы – озынлыгы тезгә кадәр булган ярымтун. Тиренең сыйфаты туннның ничек һәм күпме хезмәт итүен билгели. Шуңа күрә, тунны алганчы, мехны сынап карарга кирәк. Яхшы тирене кулдан ычкындырасы килми, аны йон үсеше буена һәм каршы якка сыпырып карарга кирәк. Кул майланырга тиеш түгел, ә йон бөртекләре шунда ук кире үз хәленә кайтырга тиеш.

 

Йон шулай ук коелырга, уалырга һәм сынарга тиеш түгел. Кулда буяу эзләренең калуы тунның түбән сыйфатлы булуы хакында сөйли. Тагын бер киңәш – тунның аскы өлешен яхшылап бөтәрләп карарга кирәк (тунның яхшы сыйфатлысын тәкъдим иткән сатучы моңа каршы килмәскә тиеш) – югары сыйфатлы тире бернинди тавыш та чыгармыйча, үз хәленә кире кайтырга тиеш. Шулай ук тиренең эчке ягын да карагыз – аның өске ягы тигез, төсе аксыл булырга тиеш. Белгечләр ябыштырылган түгел, тегелгән туннарны сайларга киңәш итә. Моннан тыш җәнлекләрнең тиреләре кыш көне шактый калын була, шуңа күрә тиренең кайсы вакытта эшкәртелүен сорау комачауламас.

 

Чәшке тунны ябык, җилләнә торган, чиста җирдә сакларга кирәк. Тунга турыдан-туры кояш нурлары эләкмәскә тиеш, утның да мөмкин кадәр әз булуы зарур. Һава температурасы 0 дән алып +8 градуска кадәр булса, яхшырак булыр. Тунны җылыту приборларыннан бер метр ераклыкта сакларга кирәк. Чәшке тун янына көя күбәләгенә каршы кулланыла торган махсус препаратлар куярга онытмагыз.

 

Тунны шкафка куясыз икән – аның күләмле булырга тиешлеген истән чыгармагыз. Урын күбрәк булган саен, тире үзен “яхшырак хис итә”. Берәр җиргә барасыз икән, чәшке тунны полиэтилен пакетка салмагыз, иҗ яхшысы – ярымачык сумкага салу.

 

Тунга төрледән-төрле аксессуарлар һәм кыйммәтле бизәк әйберләрен куймагыз. Тире структурасын бозуы бик җиңел. Әгәр дә сумканы җилкә өстендә йөртәсез икән, шул урында тире ашалып чыгачак. Чәшке туннар шудай ук ислемайдан да курка. Тире барлык исләрне “йотып” бара һәм вакыт узу белән туныгыздан начар ис килергә мөмкин. Тунны киптергәндә, бернинди электр приборларын кулланмагыз, бу тиренең бозылуына китерә. Юеш тирене бүлмә шартларында гына киптерергә ярый.

 

Еллар узу белән тунның элеккеге матурлыгын кире кайтарасыгыз килсә, белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Эшләнмәне яхшылап карагач, алар сезгә заманча чистарту ысулларын тәкъдим итәргә мөмкин.


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 03.11.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»