поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2021 Дин

Татарстан мөфтие мөхәррәм ае һәм Һиҗри буенча яңа 1443 ел җитү уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

"Кадерле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!Аллаһ Раббыбызга мактауларыбыз булсын! Бүген - мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм аеның һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1443нче елның беренче көне. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге мөһим дата белән ихлас күңелдән тәбриклим!

Мөселман календаре безнең эраның 622 елыннан, пәйгамбәребез Мөхәммәд  һиҗрәт кылган вакыттан, ягъни мөшрикләрнең кыерсытуларыннан һәм җәберләүләреннән качып, Рәсүлебезнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән исәпләнә башлаган. Мөселманча яңа ел Мөхәррәм аеның беренче көнендә керә. Айның исеме “хәрәм” сүзеннән чыккан. Ә хәрәм айларда сугышлар алып бару, фетнәләр һәм дошманлашу тыела. Мөселманнар башкача бу айны Аллаһның ае дип тә йөртәләр. Шул рәвешле, календарь исәбен хәрәм айдан башлап җибәреп, Раббыбыз безгә үткән 12 айда алып барган тормышыбызга нәтиҗә ясарга, кылган гамәлләребез турында уйланырга һәм яңа елга дөрес, изге ниятләр белән керергә чакыра. Мөселманнар яңа елны әнә шулай каршы алырга тиеш: Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхим-шәфкатьләренә шөкер кылып, күрсәткән ярдәмнәренә рәхмәтләр белдереп, киләчәктә Аңа ихластан гыйбадәт кылырга, тәкъвалыгыбызны ныгытырга һәм изге гамәлләр кылырга дигән нияттә торып...

Изге мөхәррәмнең тагын бер фазыйләте бар, ул – әлеге айның 10нчы көнендә билгеләп үтелүче Гашурә көне (быел 18нче августка туры килә). Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне һәм аның кавемен фиргавен гаскәреннән коткара. Исраил уллары мәҗүсиләрдән качып диңгезгә юлыккач, Аллаһының әмере белән Муса галәйһиссәлам һәм аның халкы алдында диңгез икегә аерыла, һәм алар икенче ярга коры юлдан чыгып дошманнардан котылалар. Әмма фиргавен һәм аның гаскәре, шул ул юлга аяк басу белән, су астында калып капланалар. Гашурә көнендә Раббыбыз Үзенең чиксез Мәрхәмәте белән башка пәйгамбәрләрне дә - Адәм, Нух, Ибраһим, Гайсә, Юныс, Әюб, Йосыф галәйһиссәламнәрне дә коткарган... Соңгы пәйгамбәребез – Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд үзе дә бу көнне һәм алдагы яки киләсе көнне ураза тоткан. Шулай итеп, мөселманнар Гашурә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн ураза тотып билгеләп үтә башлаганнар. Ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Рамазаннан соң иң яхшы ураза – Аллаһның ае әл-Мөхәррәмдә тотылган ураза”. Башка бер хәдистә килгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашурә көнендә (һичьюгы бер ярма бөртеге кадәр генә булса да) сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өһед тавы кадәр савап бирер.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1443 ел башлану уңаеннан Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирүен сорап догалар кылам. Аллаһы Тәгалә безгә яңа елда хак юлдан тайпылмыйча, Раббыбызның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде. Әмин!", диелә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»