поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.08.2021 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда тагын бер янгын: "Авыру балаларын көчкә сөйрәп алып чыкканнар"

Теләче районының Ямбулат авылында чыккан зур янгын күп балалы Насыйровларны бернәрсәсез калдырган. Аларның үз көчләре белән торгызган йортлары, мунча-гаражлары, каралты-куралары янып беткән. Күршеләре Вәлиуллиннарның да ниндидер хикмәт белән йортлары гына торып калган, чөнки ут өйнең верандасына да күчеп өлгергән була.

Янгын аларның гаражларыннан чыккан дигән шик бар. Ут аларның да мунча, гараж, абзар, сарайларын юк итә.
 
-  Бу хәл кичә көндезге икеләр-өчләр тирәсендә булды. Йорт хуҗалары Рәсүлә һәм Рамил Вәлиуллиннар икесе дә өйдә булмаган. Рәсүлә эшкә чыгып кына киткән, бишенче һәм беренче сыйныфта укый торган ике балалары урамда уйнап калган. Нидер шартлаган тавышны ишетеп ахры, Рәсүлә апа кире өенә йөгергән. Бу вакытка инде ут күршеләре Насыйровларның өенә күчкән.
 
Энҗе һәм Фәнил Насыйровларның 27 яшьлек бер балалары инвалид, ул өйдә генә тора. Бу бала бөтен әйбердән, тавыштан да, җилдән дә бик курка. Йортта шулай ук олы яшьтәге әниләре Дания апа да булган. Бишенче сыйныфта укый торган кызлары урамда уйнап йөргән. Энҗе апа китапханәдә эшли, ул да эшкә менеп кенә җиткән һәм төтенне күреп кире кайткан. Авыру баласы урамга бик чыкмагач, аны көчкә сөйрәп алып чыкканнар. Үзләре белән документлар салынган тартманы гына алырга өлгергәннәр. Ут аларны бернәрсәсез калдырды.
 
Бик тырыш гаилә бу, үз хәләл көчләре белән җиткезгән йорт, мунча, гараж, сарайлары янды. Бик күп терлек тоталар, аларны чыгарып өлгергәннәр, ә менә җәй буе әзерләгән печән, ашлыклары  көлгә әйләнде. Теплицалары гына утырып калган. Җитмеш бройлер үстереп суеп, ике зур ларларын тутырып кына куйган булганнар. Өсләрендә ни бар, шулар белән калдылар. Әлегә авылдагы бер буш йортта яшәп торачаклар. Йорт урыннарын чистарту эшләре бара, янгын сәбәбен тикшерәләр. Авыл халкы әлегә иң кирәкле әйберләрне җыеп бирде. Тирә-ягыбызда рәхимле, олы йөрәкле кешеләрнең булуына, аларның ярдәменә өметләнәбез.  Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Хәленнән, көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар табылса, бик рәхмәтле булыр идек, - дип сөйләде безгә авылдашлары Алисә Дәүләтшина.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр реквизитлар:
 
89083337507 - Ак барс банк Насирова Эндже Масгутовна;
2202201523932586 - Сбербанк, Насиров Наил Фанилевич
 
4817 7602 1225 2765 - Сбербанк, Валиуллин Алмаз Рамилевич 
2200 5301 3098 0493 - Ак барс банка, Гайнутдинова Алина Рамилевна
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»