|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2021 Җәмгыять
Поездда барганда баласы үлгән ир белән хатынны Казан вокзалында төшереп калдырганнарСоциаль челтәрләрдә «Казан-2» тимер юл вокзалы платформасында үсмер мәете ята дигән мәгълүмат чыкты. Шул сәбәпле, вокзалны полицейскийлар һәм вокзал хезмәткәрләре әйләндереп алган. Россия Тикшерү комитетының транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән мәгълүмати бәйләнеш буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, 15 яшьлек үсмер Анапа - Новокузнецк пассажир поездында барганда, Буа белән Казан арасында, кинәт вафат булган.
Үсмер әти-әнисе белән барган һәм тумыштан килгән авырудан интеккән.
«Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә. Аларның нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип искәртте Захаров.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|