поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.08.2021 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов ике елга якын сузылган «тәнәфес»тән соң: «Ниһаять, мин әзер»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Салават Фәтхетдиновка былтыр гыйнвар аенда 60 яшь тулды. Шул уңайдан Казан янәшәсендәге берничә мең тамашачыны сыйдырышлы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт планлаштырылган иде, әмма коронавирус җырчының уй-ниятләрен чәлпәрәмә китерде. Нишлисең, бер безгә генә түгел, бөтен дөньяга килгән бәла.

Җырчы да, исәнләшкәндә, хәл-әхвәл белешкәндә, «Мин – эшсез» дигән гыйбарәне кулланышка алды һәм менә ике елга якын сузылган «тәнәфес»тән соң, күнегелгән гадәт, тупланган тәҗрибә буенча, нәкъ менә август аенда, нәкъ менә Камал театры сәхнәсендә яңа сезонга нигез салына. Репетицияләр дә җырчы иҗатының беренче елларында шаулап-гөрләп торган офиста барды һәм бара. Барысы да элеккечә кебек: Салават белән кырык елга якын инде иҗади дуслыкта булган композитор, баянчы, почти яшьтәше Альфред Якшимбетов, шулай ук якын дуслары – иҗатташлары Фирзәр Мортазин, Ядкәр Хәбибуллин, Илфат Шәехов, Таһир Хәмзин һ.б. үз урыннарында. Репертуарга алыначак  җырлар турында никадәр генә бәхәсләшсәләр дә, азагы уртак фикергә килү белән төгәлләнә: быелгы сезонда уннан артык иң яңа җыр башкаручыларны – Салаватны һәм баянчыларны әсир иткән кебек, тамашачыны да битараф калдырмас.
 
Әлбәттә, тормыш үзгәрә, коллектив та яшь талантлар белән елдан-ел байый. Шундыйларның берсе – Делюс Шәйхразиев белән серләшеп-фикерләшеп алдык. Казанда мәдәният-сәнгать югары уку йортын тәмамлаган Сарман егете ул. Тормышка, яшәешкә үз карашы, фикерләре саллы, дәлилле, татар, чит илләр классикасын да яратып укуын ассызыклады, таланты исә, хезмәттәшләре әйтүенчә, әлбәттә инде, сарманлыларга хас. Салават труппасында – композитор-аранжировкалаучы, һәм шул рәвешле халкыбызга хезмәт итүе белән бәхетле.
 
Яңа сезонга әзерләнгән көннәрдә Салават берникадәр вакытын улы Рөстәм белән Чечнядә уздырды. «Әтием – тренерым да, хөкемдарым да», – дип әйтергә ярата алты яшендә баггига утырган, багги классында биш тапкыр Татарстан чемпионы, 14 яшендә Россия чемпионы булган Рөстәм. Салават исә: «Ярышларда нинди очракта нинди гамәл кылырга кирәклеген улым үзе яхшы белә, – дигән фикердә. – Мин аңа: «Ярышта иң мөһиме – җиңү!» – дип язылган букча бүләк иттем. Ярышка, мин җиңәчәкмен, мин җиңәргә тиеш, дип чыгарга кирәк».
 
Чечня командасы составында чыгыш ясаган Рөстәм финишка беренче булып килә, гомумкоманда да беренчелекне ала. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Татарстан егетенең уңышларын бәяләп: «Мин кадерле туганыбызны шәхсән котлыйм», – ди. Команданы тагын дүрт этап көтә. Алары Мәскәүдә, Казан, Грозный, Сочида узачак.
 
Менә шундый куанычлы мизгелләргә бүленеп алган Салават, кайтуга ук репетицияләргә чумды, төн уртасына кадәр җыр өйрәнгән, тамашачыга сәхнәдән нинди фикер җиткерергә кирәклеген ачыклаган көннәре дә еш булды, социаль челтәрләрдәге фикерләрне дә тупладылар. Җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребезне искә алып, концертның берникадәр өлешен аларга багышлау теләге шуннан барлыкка килде.
 
Салават концертларында җыр дөньясындагы йолдызларыбызны кунакка, ягъни сәхнәдә чыгыш ясарга чакыруны гадәткә кертте. Инде исемлек билгеле, таләпләр җиткерелгән, быел һәр көн саен бер кунак чыгыш ясар, дип көтелә. Салават та: «Ниһаять, мин үзем дә әзер», – дип белдерде. «Ниһаять» сүзенә басым ясап, мәгънә салып әйтте. Әйе, тормыш хәере белән ипләп кенә үз агымына кайта.
 
 

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»