|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2021 Җәмгыять
Татар телевидениесе ветераны Тәлгать Сабитов вафат71 яшендә Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат булды. Бу хакта "Матбугат.ру"га ТНВ телеканалыннан билгеле булды. Тәлгать Фәтхулла улы бөтен гомерен телевидениедә һәм радиода эшләүгә багышлый. 2002-2004 елларда - гомуми мәсьәләләр буенча, 2004 елдан пенсиягә киткәнче – радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары булып тора. Сабитов тарафыннан татар музыкасының алтын фондын – җырларны, инструменталь көйләрне, халык композицияләрен саклау буенча киң күләмле эш башкарыла. Ул татар телен, татар мәдәниятен популярлаштыру, татар халкын берләштерүгә зур көч куя. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|