|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2021 Бәйге
«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең июль ае җиңүчеләре билгеле«ТӘЭСИР» татар видероликлары бәйгесенең июльдәгесе тәмам. Бәйгенең шартлары буенча, бүген 5 август көнне җиңүчеләрне игълан итәбез. Июльдә конкурска 49 автордан 84 видеоролик килде. Алар жюри тарафыннан каралды һәм бәйгегә нәтиҗә чыгарылды. Шулай итеп: 1 урын (50 мең сум): 2 урын (30 мең сум):
Руслан Шәмсетдинов (“Адымнар” балалар киностудиясе)
3 урын (20 мең сум):
Булат Газизуллин (“Сәләт”)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. «ТӘЭСИР» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видео кабул ителә. Роликларның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк кеше бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа ролик белән катнаша ала. Бәйге 2021 елның декабренә кадәр барачак. Акчалата бүләкләр дә ай саен уйнатыла. Сез дә катнашыгыз! «ТӘЭСИР» бәйгесенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында. 12 +
|
Иң күп укылган
|