|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2021 Җәмгыять
Казан метросында йөрү бәясе артаСезнең авылда юк ул. Ә безнең Казанда бар. Чү! Сизәсезме эскалатор тавышы? Бәяләр ул. Өскә үрмәлиләр. "Шатлыклы" хәбәр: иртәгәдән Казан метросында йөрү бәясе наличка белән түләгәндә 35 сум булачак. Моңарчы 30 иде. Ә банк картасы белән түләгәндә шул ук 30 сум калачак. Транспорт картасы белән чәпесәң - 27 сум гына. Килер бер көн, "Матбугат.ру"да фәлән әйбергә бәя төште, төгән әйбергә бәяләр аска тәгәри, дип язарбыз әле. Бәлки.
--- |
Иң күп укылган
|