|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2021 Фаҗига
Ике кеше янып үлгән3 августта төнлә Башкортстанның Баймак районының 2нче Иткол авылында Тынычлык урамы буенча урнашкан торак йортта янгын турында хәбәр килә. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр чыккан. «Янгын сүндерү барышында 1983 елда туган ир-егетнең, 1980 елда туган хатын-кызның мәетләре табылган", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Янгын сүндерүгә 18 кеше һәм сигез берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеменә ачыларга кирәк булачак.
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|