|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2021 Шоу-бизнес
Америкага киткән Гөлназ Батталова хыялын 10 ел буе тормышка ашыра алмаганҖырчы Гөлназ Батталова Америкада ял итә. Ул бу хыялын 10 ел буе тормышка ашыра алмаган. Сәбәбен безгә сөйләде. “Мин күп кенә илләрдә булдым. Ә бу сәяхәт турында 10 ел хыялландым. Әмма виза белән бәйле рәвештә әледән-әле төрле киртәләр чыгып торды. Виза алгач, пандемия башланды. Шуңа күрә Америкага быел гына оча алдым. 30 яшемә үземә шундый зур бүләк ясадым”, - ди Гөлназ.
Ләкин Казан кызының сәяхәте маҗараларга бай булып чыккан. “Америкага дус егетем белән очарга тиеш идек. Искәртәм, егетем түгел, ә дустым белән. Ләкин аны Истанбулда самолеттан төшереп калдырдылар. Сәбәбе билгесез. Мин югалып калдым, бөтен планнарыбыз челпәрәмә килде. Шулай да үзем генә очарга булдым – хыялым бит. Ләкин Лос-Анджелеста мине биш сәгатькә тоткарладылар. Мине дә кире кайтарып җибәрергә теләделәр. Паспорт белән телефонымны алдылар. Нәтиҗәдә барысын да яхшылап аңлаткач җибәрделәр.
Менә шунда иң күңеллесе башланды. Яңа кешеләр белән таныштым. Бик күп дуслар таптым. Лас-Вегаста да булдым. Хәзер Нью-Йоркта, сыйныфташ кызымда кунакта. Без бу очрашуны бик көттек. Америкага барлыгы өч атнага килдем”, - диде Гөлназ Батталова.
Исән-имин кайтырга язсын, Гөлназ!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|