поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2021 Медицина

“Прививка ясатмаганнар эшләмәячәк”

Нәрсә эшләргә, бизнесның киләчәге турында Сколков фән һәм технологияләр институты профессоры Георгий Александрович Базыкин һәм “Китайские новости” рестораннар челтәре хуҗасы Станислав Владимирович Лисиченко белән сөйләшәбез.

Е. Альбац: – Хакимият рәсми рәвештә илдә коронавирусның өченче дулкыны башлануы турында белдерде. Сырхауханәләр чирлеләр белән шыплап тулган. Төбәкләрдә сырхауханәләрнең яңа бүлекләре ачыла. Чирлеләргә урыннар җитмәсә дә, төбәк хакимиятләре барысы да яхшы, дип рапорт бирәләр. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм кайбер башка шәһәрләрдә коронавирус таралуны чикләргә тиешле чаралар кертелде. Бу хакта күп язалар. Болар барысы да яңа Һиндстан штаммы барлыкка килү белән бәйле. Аңа “Дельта” дигән исем бирелде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы штаммнарны грек алфавиты хәрефләре белән атарга булды. Бүген АКШтан яңалыклар тыңладым. Аларда коронавирус йоктыручыларның 80 процентында “Дельта” штаммы.
 
Георгий Александрович, фейсбуктагы блогыгызны кызыксынып күзәтәм, анда сез Русиядә нинди штаммнар таралуы буенча тикшеренүләрегезнең нәтиҗәләрен куясыз. Башта Русиягә хас коронавирусның үз варианты, аннары Британия штаммы – “Альфа” пәйда булды, хәзер аны “Дельта” вирусы кысрыклап чыгаруы турында язгансыз.
 
Г. Базыкин: – Хәзер инде “Дельта” өстенлек итә.
 
Е. Альбац: – Нигә? Һиндстан кая да, Русия кайда? Икенчедән, нигә ул шул кадәр көчле, күп кешеләрне зарарлый? Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
 
Г.Б. : – Яңа штаммнарны атарга грек хәрефләре җитәр, дип ышанам. Аларның алфавиты алай ук зур түгел бит...
 
Е.А. : – Безне куркытырга, коронавирус мутациясе гриппныкы кебек күп булачак дип әйтергә телисезме?
 
Г.Б. : – Куркытырга теләмим, әмма гриппныкына караганда коронавирус мутациясе тизрәк бара. Коронавирус яшәгәндә, аның мутациясеннән котылып булмаячак. Бу аның биологик табигатенә салынган. Берни дә эшләп булмый. Коронавирус тулысынча җиңелгәнгә кадәр мутацияләр дәвам итәчәк.
 
Мутациянең кайсылары вирусның үзенчәлекләрен үзгәрткәнен белү мөһим. Тик моңа алдан җавап бирүе катлаулы. Хәзер омтылышлар ясала, тик әлегә уңай нәтиҗәсе күренми.
 
“Альфа” һәм “Дельта”га әйләнеп кайтсак, Русиядә чыннан да башта вирусның үз биотөре булган. 2021 ел башында хәлләр үзгәрде. Европа илләре белән чагыштырганда берничә атнага соңарып “Альфа” штаммы Русиягә эләкте һәм бездәге башлангыч коронавирус төрен кысрыклап чыгарды. Хәзер “Дельта” штаммы шундый ук эшне башкара.
 
Е. А. : – “Дельта” штаммлы бер чирле аны өч кешегә йоктыра ала диләр?
 
Г.Б. : – Бу алай ук түгел. Төгәл санын әйтә алмыйм. Беренче чиратта хәлләр бик тиз үзгәрә. Һиндстан варианты Британиянекенә караганда бер ярым тапкырга көчлерәк. Тик аның нинди тизлектә үсәчәге вирусның генетикасына гына бәйләнмәгән. Әйтик рестораннар, кинотеатрларның эшләүләре, кешеләрнең эшкә барулары, балаларның мәктәптә укуы һәм башкалар.
 
Шул ук вакытта вирусларны бер-берсе белән чагыштырырга мөмкинлек ачылды. Хәзер Мәскәүдә “Дельта” өстенлек иткәч, димәк өч ай элек күрелгән чараларның бүген нәтиҗәлеге бер ярым тапкырга кимегән дигән сүз.
 
Е. А. : – Өч ай элек бернинди дә чаралар күрелмәде бугай. Март уртасында АКШтан кайткач, Мәскәүдәге хәлләрне күреп тетрәндем. Көнкүреш хезмәтенең теләсә кайсы бинасына керсәң, битлекләрен иякләренә төшергән кызларны күрәсең. “Прививка ясаттыгызмы?” дигән сорауга, “юк” дип җавап бирәләр. Әгәр дә АКШта шундый хәл булса, аларны берничә сәгатьтә ябачаклар.
 
“Китайские новости” рестораннары челтәре хуҗасы Станислав Владимирович Лисиченкога сорау бирәсем килә. Хәзер Мәскәүдә көнкүреш хезмәтен вакциналаштыруга мәҗбүр итүче чаралар кертелде. Бизнесмен буларак моңа ничек карыйсыз?
 
С. Лисиченко: – Мәҗбүри күрсәтмә буларак карыйм. Хезмәткәрләрем вакцинацияләнәчәк. Күптән кертергә кирәк иде, кирәкле чара.
 
Е.А. : – Ә хезмәткәрләрегез, минем тәнем – минем эшем, аның белән нәрсәдер эшләргә күрсәтмә бирергә хакыгыз юк дисә? Моңа нәрсә дип җавап бирәсез?
 
С.Л. : – Алар белән тулысынча килешәм. Кешенең үз тәненә хокукы бар. Тик миндә дә вакцинацияләнмәгән хезмәткәрне вазифаларын үтәүдән тыю хокукы бар.
 
Е.А. : – Сезнең рестораннарда элекккеге Советлар Союзы республикаларыннан килеп эшләүчеләр бардыр. Русия гражданнары булмагач, бушлай прививка ясату мөмкинлеге юк. Алар белән нәрсә эшлисез?
 
С.Л. : – Түләүле прививка ясату үзәкләрен белешеп карадым. Кайбер мәгълүматлар буенча шуңа охшаш клиникалар бар. Анда прививканы бушлай ясыйлар, тик башта табиб караган өчен шактый гына акча түлисе. Ягъни, чынлыкта яшерелгән түләүле прививка ясаучы клиника. Бу бүген бик мөһим мәсьәлә. Бу юнәлештә хакимият ниндидер адымнар эшләргә җыена, дип ишеттем.
 
Е.А. : – “Спутник” прививкасы ясатканнан соң вирус йоктыручыларны беләм. “Спутник” вакцинасын эшләгән Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург: “Әгәр сүз лаборатория шартларында “Спутник-V” вакцинасының нәтиҗәлеге турында барса, Ухань штаммыннан алынган сывортка белән чагыштырганда 1,5-2,4 тапкырга түбәнрәк икәне күзәтелә. Бу куркыныч түгел”, – дигән иде. Шуннан саный башладым: “Спутник” вакцинасының халыкара танылган нәтиҗәлеге – 91,6. Әгәр дә аның нәтиҗәлеге 1,5-2,4 тапкырга түбәнрәк булса, димәк аның гомуми нәтиҗәлеге 50 проценттан кимрәк килеп чыга. Моны ничек аңлатасыз?
 
Г. Б. : – Бу мәгълүматларга бөтенләй катнашым юк. Монда сүз хатасыдыр. Вакцинаның нәтиҗәлеге 1,5-2,4 тапкырга кимү түгел, ә вирус белән бәйлелектә антитәнчекләрнең кимүе турындадыр. Димәк, пробиркага 1,5-2,4 тапкырга күбрәк антитәнчекләр салырга кирәк. Бу вакцинаның нәтиҗәлеген киметми.
 
“Спутник” вакцинасының “Дельта” штаммына каршы нәтиҗәлеге кимүе турында мәгълүматлар юк. Минемчә, дөньяда кулланыла торган башка аденовируслы вакциналарныкы кебек. Әйтик “АстраЗенека” һәм башкаларның нәтиҗәлеге 10-20 процентка кимегән. Димәк, безнең вакцинаның нәтиҗәлеге 90 процент булса, “Дельта”га каршы торуы 80-70 процентка калачак.
 
Әгәр дә гриппка каршы вакциналар белән чагыштырсаң, соңгы елларны аларның нәтиҗәлеге 50 проценттан артмый. Шуңа да карамастан, гриппка каршы вакциналар файдалы, гомуми хәлне яхшырталар. Коронавирустан вакциналарга, аерым алганда “Спутник”ның нәтиҗәлегенә ышанам.
 
Е.А. : – 10-20 процентка кими дисез. Ул чагында “Спутник-лайт” ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
 
Г.Б. : – Ике компонентлы “Спутник” турында 10-20 процент нәтиҗәлеге кими дигән мәгълүматлар юк. Әмма башка аденовирус вакциналары буенча мәгълүматлар бар. Нәтиҗәлеге кимүе кеше бер доза алгач һәм икенчесен алырга өлгермәгән чакта күзәтелә. Ә “Спутник-лайт” аденовирус вакцинасы бер дозадан торганга күрә, нәтиҗәлеге мөгаен күбрәк кимидер. Тик бу минем фикерем генә. Болар турында бернинди дә мәгълүматлар күрмәдем.
 
Е.А. : – “ЭлиВакКорона” дигән тагын бер вакцина бар. “Дельта” штаммына каршы бу вакцинаның нәтиҗәлеге турында нәрсә беләсез?
 
Г. Б. : – Кызганычка каршы, халыкара стандартлар буенча бастырып чыгарылган клиник сынаулар нәтиҗәлеге турында мәгълүматлар күрмәдем. Шуңа күрә, аның турында берни дә әйтә алмыйм.
 
Е.А. : – Ә тагын Чумаков үзәгендә вакцина ясала. Аның турында интернетта күп язалар, “Ковакс” дип атала бугай?
 
Г. Б. : – Русиядә барлык өч фазадагы сынауларны узган, нәтиҗәсе “Ланцет”та басылган “Спутник” вакцинасы гына бар. Анда барысы да ничек кирәк, шулай эшләнгән. Минемчә, “Спутник”ны кулланырга кирәк.
 
Е.А. : – Аңлашыла. Ә сезнең танышларыгыз арасында “Спутник” вакцинасы ясатып чирләүчеләр бармы?
 
Г. Б. : – Үзем “Спутник” прививкасы ясаттым һәм чирләдем. Декабрьдә һәм гыйнварда ясаткан идем. Май аенда коронавирус йоктырдым. Сез сораган кешеләрнең берсе мин.
 
Е.А. : – Бер таныш табиб, “Спутник”ның срогы 6 ай дигән иде. Бу шулаймы?
 
Г. Б. : – Әлеге сорауга җавап бирүе катлаулы, чөнки “Спутник”ны ярты ел элек кенә куллана башладылар.
 
Е.А. : – Сез нәрсә? Собянинга 2020 елның июлендә “Спутник” прививкасы ясадылар.
 
Г. Б. : – Бәлки шулайдыр. Таныш табибыгызның нәрсәгә нигезләнеп әйткәнен белмим. Бәлки чыннан да ярты елдан соң нейтральләштерүче антитәнчекләр титры кими башлыйдыр. Бу “Спутник”ның эшчәнлеге алты айдан соң гамәлдән чыга дигән сүз түгел. Чөнки кандагы антитәнчекләрдән тыш, иммун системасының тәэсире дә бар. Тик төгәл җавапны әле беркем дә белми, чөнки вакциналарны күптән түгел генә куллана башладылар. “Спутник” кына түгел, дөньядагы башка вакциналар белән дә шул ук хәл. Өстәмә вакцина алу алмау турында яңа гына фикер алыша башладылар. Хәер, әлеге мәсьәлә безгә мөһим түгел. Русия халкының ни бары 13 проценты гына прививка ясаткан. Калганнарга ничек вакцина ясатырга кирәклеге турында уйларга кирәк.
 
Е.А. : – Русиядә прививка ясатучыларның аз булуын ничек аңларга? Күпләрнең танышлары коронавирус белән чирләде, үлүчеләр дә җитәрлек. Шуңа да карамастан, русиялеләр прививка ясатырга теләмиләр. Ни өчен?
 
С.Л. : – Кызганычка каршы, бу мантыйкка аңлатмам юк. Ел башында прививка ясаттым, башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәм. Миңа калса, бу өлкәдә фәнни-агарту эше уңышсыз башкарыла. Прививка ясатуның кирәклеге турында популяр формада аңлату җитми.
 
Е.А. : – Ресторанда эшләүчеләргә прививка ясатырга кирәклеген ничек аңлатасыз?
 
С.Л. : – Бик гади: прививка ясатмаганнар эшләмәячәк.
 
Е.А. : – Ә ресторанга килгән клиентларның прививка ясатуларын тикшерәсезме?
 
С.Л. : – Мондый контроль әлегә дәүләт тарафыннан йөкләнмәде. Тикшермибез. Санитар табиб биргән рекомендацияләрне генә үтибез. Бу социаль дистанция, битлекләр, даими дезинфикция, спрейлар һәм башкалар.
 
Е.А. : – Ягъни, ресторанга килүчеләргә тиешле ара калдырып утыруны күзәтәсез?
 
С.Л. : – Өстәлләр арасы метр ярым. Ресторанга кергәндә һәм аның эчендә йөргәндә битлек кияргә кирәк. Һәр кешенең тән температурасы үлчәнә.
 
Е.А. : – Русиядә вакцинация ясату турында ялган таныклык базары пәйда булуы турында язалар. Сезгә чын таныклыкның кирәге чыктымы?
 
С.Л. : – Бер тапкыр гына сертификатны күрсәтергә туры килде. Теплоходта бер атналык круизда чагында. Барлык пассажирлар да сертификатларын яки антитәнчекләр анализы турындагы белешмәләрен күрсәттеләр. Барысы да дөрес – анда йомык киңлек.
 
Е.А. : – “Спутник” вакцинасы балага узуда яки карындагы ярылгыга ярамый дигән куркуларны раслый яки инкарь итә аласызмы? Гамалея институты сайтында йөкле хатыннарга һәм балаларга прививка ясалмый диелгән.
 
Г. Б. : – Уйлавымча, моңа төгәл җавап юк. Мин Гамалея институтында эшләмим, кем әйтмешли – чит кеше. Әмма даруның инструкциясендә кемгәдер каршы дип язылса – препаратны кабул итүчеләр авырып китәләр яки үләләр дигән сүз түгел. Димәк, аерым бер төр кешеләрдә әлеге даруның нәтиҗәлеге һәм иминлеге буенча тест уздырылмаганны аңлатырга мөмкин. Кагыйдә буларак, тикшерүләр уздырылгач, кайбер төркем кешеләр исемлектән төшеп калачаклар. Башта шикәр диабетыннан интегүчеләргә дә ярамый дигәннәр иде. Тикшерүләр уңышлы узгач, әлеге авыруларга вакцинаның зыяны юклыгы ачыкланды. Ягъни репродуктив системага зыянлыгын раслаучы бернинди фәнни мәгълүматларны күрмәдем.
 
Ни өчен кешеләр прививка ясатмыймы? Бу сорауны биологка яки рестораторга түгел, социологларга бирсәң яхшырак. Шулай да кайбер сәбәпләрен әйтә алам. Шәхси эшеңә тыкшынырга омтылучы дәүләткә ышанмау. Икенчесе, медицина системасына ышанычсызлык. Миңа калса, тагын бер фактор бар. “Эхо Москвы” сайтында урамдагы кешеләрдән прививка ясату- ясатмау турында сораштырган ролик урнаштырылган. Кечкенә генә роликта ике кеше табиб кушмавы турында белдерде. Һәм монда медицина хезмәткәрләренең кайберсенең профессиональ булмавы күренә. Андый табиблар белән үзем дә очрашкалаганым бар.
 
Е.А. : – Грипп кебек коронавируска да ел саен ревакцинация кирәк булачакмы?
 
Г. Б. : Кызганычка каршы, коронавирусны якын елларда гына тулысынча җиңеп булмаячак. Димәк бу очракта да гриппка каршы күрелгән чаралар кебек нәрсәдер эшләргә туры килүе бик ихтимал.
 
«Эхо Москвы».

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»