поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.08.2021 Җәмгыять

Икмәк һәм Ленинград — тормышчан төшенчә яки Нева шәһәре камалышына сиксән ел

Агымдагы елда Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашист илбасарларыннан саклап калу өчен башланган көрәшкә 80 ел тула. Тарихта иң озакка сузылган камалыш бу. Ленинград боҗрасы бөтен дөньяга совет халкының чиксез каһарманлыгын, ныклы ихтыяр көчен һәм сынмаслыгын күрсәтте.

Төньяк башкаланы яклаучылар шәһәрне дошманга бирмәде, аларның фашизмга аяусыз каршы торуы ватанпәрварлыкның ачык билгесе булды.

Германия командованиесе Ленинградны яулап алуга мөһим стратегик һәм сәяси әһәмият бирә. 1941 елның 10 июлендә шәһәргә һөҗүм башлана, август аенда авыр көрәш шәһәргә керү юлында дәвам итә. 30 августта немец гаскәрләре төньяк башкаланы ил белән бәйләгән тимер юлны өзә. 1941 елның 8 сентябрендә немец‑фашист илбасарлары Шлиссельбургны яулап ала һәм Ленинградны коры җир буйлап бөтен илдән аера. 900 көнгә сузылган шәһәрне боҗрада һәм камалышта тоту мәхшәре башлана. Ленинградны Олы җир белән Ладого күле һәм һава гына бәйли.

Германия командованиесе Ленинградны җир йөзеннән юк итәргә планлаштыра, халкы ачлыктан һәм суыктан үлеп бетәргә тиеш була. Бу планны тормышка ашыру өчен фашистлар шәһәрне көчле артиллерия утына тота. Камалыш башланганның тәүге көнендә 200 урында янгын башлана. Ут Бадаев азык — төлек складын көлгә әйләндерә.

Сентябрь‑октябрь айларында дошман авиациясе көненә берничә тапкыр каланы бомбалый. Фашистлар халык арасында паника таратырга тырыша. Камалыш чорында шәһәргә 150 мең снаряд һәм 107 меңнән артык янучы һәм фугаслы бомба ташлана. Күпләр һәлак була һәм биналар юкка чыгарыла.

Шәһәрне дошман утка тотасын көтмәгән булалар. Калада азык — төлек запасы аз була. Ризык суррогатларын файдаланырга туры килә. Дошман Ленинградны җиңмәсенә өметләнәләр. Шунлыктан тәүдә халыкны эвакуацияләргә дә ашыкмыйлар.

Тарихка зур фаҗига булып кергән Нева мәйданчыгы (пятачогы) Ленинград камалышында хәлиткеч урын тота. Нева елгасының сул як ярындагы плацдарм 1941 елның 19 сентябреннән — 1942 елның 29 апреленә һәм 1942 елның 26 сентябреннән — 1943 елның 17 февраленә кадәр булган чорны ала. Бу һәлакәтле җирдә 250 000 совет яугире башын салды дип исәпләнә иде.


Соңгы мәгълүматләргә караганда, әлеге плацдармда совет гаскәрләреннән 110 000-120 000 кеше һәлак булган, яраланган, пленга эләккән яки хәбәрсез югалган. Элек бу сан 150 000дән — 300 000гә кадәр тибрәлә иде. Нева плацдармы Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аяусыз, фаҗигале һәм каһарман битләрнең берсе булды.

Немец гаскәрләре Ленинградны Бөек Ватан сугышы барышында 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварена кадәр камалышта тотканда шәһәрне яклаучылар ихтыярын һәм каршылыгын сындыру һәм каланы яулап алу максатын күз уңында тота.

Нева «пятачогы» Ленинград камалышын өзү өчен төзелә. Әмма төрле яктан җил өрдергән, өч яктан артиллерия һәм миномент утына тотылган мәйдан 1941 елда, аннары 1942 елда канлы эз һәм корбаннар гына калдыра.

Алгарак китеп шунысын әйтик: соңгы еллард биредә хәбәрсез югалганнарны эзләү дәвам итә. Шәһәрнең 101 нче санлы мәктәбе Татарстанның «Хәтер вахтасы» эзләү отряды белән берлектә фидакарь эшли. Петербург төзүчесе Татарстанның Азнакай районыннан Зариф Вәлиуллинның җәсәдесен тапкан иде. Аны туганнарына тапшырдылар. Шулай итеп 18 яшьлек яугир — үсмернең язмышы билгеле булды.

Ленинград фронтының хәрби киңәше Ладога күле аша шәһәрне азык — төлек белән тәэмин итү һәм халыкны эвакуацияләү планын эшли.

Бөек Ватан сугышы һәм камалыш чорында Ленинградтан халыкны эвакуацияләү шәһәрне саклау тарихында истәлекле битләрнең берсе булып тора. Егерме ай эчендә (1941 елның 29 июненнән 1943 елның 01 апреленә кадәр) камалыштагы шәһәрдән 1,7 миллионнан артык кеше чыгарыла. Камалыштагы Ленинград халкын һәм предприятиеләрен эвакуацияләү географиясе бик киң. Бөтен СССР шәһәрләре буйлап диярлек таратыла. Эшчеләре белән бергә күчерелгән Ленинград заводлары һәм фабрикалары 50 төргә җитә.


Ленинградтан Татарстанга һәм Башкортостанга Русиянең башка төбәкләренә кебек үк төрле предприятиеләр һәм учреждениеләр белән бергә эшчеләре дә күчерелә.

Татарстанның Дәрвишләр (Дербышки) бистәсенә генә дә Ленинградтан 900дән артык кеше эвакуацияләнә.

Башкортостанда нәшер ителгән мәгълүматләргә караганда, республикага ленинградлылар 1941 елдан башлап эвакуацияләнә, 1942 елда аларның саны 20 358кә җитә, шулардан 665 кеше Уфага билгеләнә.

Саннарга күз салсак. Фашистларга каршы СССРның барлык милләтләре вәкилләре аяусыз көрәшә.

Татарлар арасындагы Советлар Союзы Геройларыннан 25кә якынының Ленинградка — Санкт — Петербургка — Ленинград өлкәсенә мөнәсәбәте бар. Алар Ленинградны саклауда катнашкан, биредә яшәгән һәм туган, яки укыган.

Ленинградны яклап көрәшкән Советлар Союзы Геройлары арасында Зәйнулла Мостакаев, Гомәр Хадимөхәммәтов, Вәли Хаҗиев, Булат Янтимеров, Әкрам Вәлиев, Якуб Шәкүров, Әнвәр Гатауллин һәм башкаларның исемнәре бар.

1941 елның 25 декабрендә камалыштагы Ленинградта һәркемгә бирелүче икмәк паегы авырлыгы беренче тапкыр арттырыла. Эшчеләрнекенә 100, калганнарныкына 75 грамм өстиләр. Аңа кадәр эшчеләргә көненә нибарысы 250 грамм, ә хезмәткәрләргә, балаларга һәм өлкәннәргә барысы 125 грамм бирелгән булган.


Икмәк паегының авырлыгын арттыру ленинградлылар өчен сөенечле хәбәр була. Яше — карты шатлыгын уртаклашу өчен урамга чыга. Беренче карашка гади тоелган бу хәл — икмәк нормасына берничә грамм өстәү кешеләр күңелендә өмет уята.

Карточка белән азык — төлек бирү башлангач, аның күләмен берничә тапкыр киметкән булалар.

1944 елдагы Ленинград‑Новгород операциясе барышында төньяк башкала камалыштан тулысынча азат ителә. Совет гаскәрләренең көчле атакасы дошманны Ленинградтан 60 — 100 километрга читкә алып ташлый.

1944 елның 27 гыйнваре Ленинградны фашист боҗрасыннан тулысынча азат итү көненә әйләнде. Бу көнне шәһәрдә бәйрәм салюты яңгырый.

Ачлыктан һәм дошман яудырган уттан 641 мең ленинградлы (кайбер мәгълүматләргә караганда, миллионга якын кеше) һәлак була.

Немец‑фашист илбасарларына каршы авыр көрәштә күрсәткән каһарманлыгы, ныклы ихтыяр көче һәм моңа кадәр күрелмәгән батырлыгы өчен Ленинград каласы 1945 елның 20 гыйнваренда Ленин ордены, ә 1965 елның 8 маенда «Герой — Шәһәр» исеменә лаек була.

Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 03.08.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»