|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2021 Фаҗига
КАМАЗ заводында станоктан ычкынып киткән деталь эшченең башын ярып үтергәнТикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига «КамАЗ» ГАҖ Пресс-рам заводы цехында булган. Штамповка вакытында әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында детальнең бер өлеше «Регион-Сервис» ҖЧҖ эшчесе башына килеп тигән. «Татар-информ» язуынча, 62 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр, ул анда берничә сәгатьтән соң вафат була.
Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|