поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Фәнил Гыйләҗев

ФИО: Фәнил Фаил улы Гыйләҗев

 

Туган як: Казан шәһәрендә тудым. Г. Тукай әйтмешли, "гәрчә анда тумасам да..." Үсмер чагым Чирмешән районының Ибрай Каргалы(Керкәле) авылында үтте, шунда 2005 елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамладым.

 

Туган көн: 1987 елның 16 мае

 

Уку/эш: Казан Федераль университетының җурналистика һәм социология факультеты, татар журналистикасы бүлегенең соңгы курсында укыйм

 

Ничә яшьтә иҗат итә башладың? Түбән классларда укыганда шигырьләр яза башладым. Үзем хәтерләмим - туганнар әйтүенчә, әле укырга кергәнче:

"Чуар тавык күкәй салган ояларын тутырып,

Армиягә барам әле самолетка утырып!" - дип, такмак чыгарганмын ди, имеш.

 

Ниләр язасың? Ниләр генә язмыйм: лекция, конспект, реферат, курс эшләре, диплом, мәкалә, хәбәр... Шулай да иң яратып яза торган өлкә ул шигърият өлкәсе.

 

Язылганнары күпме? Язганнарымны санаганым юк алай. Аннары... бөтен язган шигырьләремне дә авыз тутырып шигырь дип әйтергә кыймыйм. Аның кайберләре тасвирлауга, сюжетка корылган, гел лирик хисләрдән генә тормый. Мин үземнең табигатем белән шаян кеше, кайчак юморга корылган шигырьләр, пародияләр дә язгалыйм.

 

Кумирың? Кумирым юктыр, мөгаен. Бабам исән чагында Г.Тукай, Һ.Такташ, А.Пушкин, М.Лермонтов кебек классикларыбызның шигырьләрен яттан сөйләргә ярата иде. Мин дә бу шәхесләрнең иҗатына битараф түгел. Бүгенге көнне матбугат битләрендә басылучы шигырьләрне кызыксынып укып барам. Бигрәк тә үземнең яшьтәшләрнең иҗатын яратып күзәтәм.

 

Мөмкинлегең булса, нәрсәне үзгәртергә теләр идең? Иң беренче чиратта, үземне үзгәртергә теләр идем. "Дөньяны үзгәртергә теләсәң – үзеңнән башла" дигән гыйбарә ишеткәнем бар. Аннан Р.Вәлиевның бер шигырендә шундый юллар бар:

"Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Я булмаса, үзем үзгәрәм". Дөньяны үзгәртү көчемнән килмәс. Әле үзеңнең холкыңны үзгәртү дә шактый авыр бит. Тик бусы теләгән кеше эшли алырлык гамәл.

 

Аны борчый: Миңа "борчыла белмисең син, бар нәрсәгә дә җиңел, елмаеп карыйсың!" –диләр. Бәлки шулайдыр да. Шәхси борчуларым белән уртаклашырга бик яратып бетермим. Шулай да мине борчыган кайбер мәсъәләләр иртәме-соңмы шигырь, яки мәкалә булып бәреп чыгалар.

 

Шигырьләренең "Идел", "Ялкын", "Чаян" журналларында, "Безнең Чирмешән" газетында басылганы бар.

 

Казансуның суы кимегән

 

Ничә гасыр ярларына тулып

Сабыр гына аккан Казансу

Кечерәеп калган, суы кимеп.

Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!

 

Чуерланган кирмән ташын юып

Төпкеленә серен сеңдергән

Тарихыбыз ачылсынга дипме,

Казансуның суы кимегән?!

 

Яманнарын гына язма, Хода!

Яланнар соң кемнәр кулында?!

...Хәтта елга яры кысанайган

Кимсетелгән кирмән буенда.

 

Яр буенда уйга батып йөрим:

Казансуның төбе күренә...

Тар үзәнле халык түгел лә без!

Болай булу тиеш түгел лә!!

 

Мин ышанам – кайтыр әле язлар!

Үзәннәр бит әле кипмәгән:

Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,

Җимерелер дамба-киртәләр...

 

(12.10.2010.)

 

* * *

 

Ил эчендә “илләр” яши бездә.

Туа көннәр, канун, йолалар...

Ил эчендә “илләр” солых төзеп

Каш өстенә күзләр уялар.

 

Татар теле

 

“Татар теле – туган тел ул!” – дибез.

Тууын ул үзе туган да,

Яши бирә, никтер, бер “почмакта”,

Оялчан ул, чыкмый урамга.

 

Татар теле гаилә теле булып

Озак еллар буе яшәде.

Ә сабыйлар, “бакча”ларга йөреп,

 “Папа-Мама!” – диеп дәшәләр.

 

“Татар теле – ана теле!” – дибез.

Тик кемнәр соң хәзер аналар?

Сөлек кебек татар егетләре

Хатынлыкка марҗа алалар.

 

Татар теле, бәлки, ата теле?

Әмма кемнәр хәзер аталар?

Зифа буйлы татар сылулары

Кемнәр кочагында яталар?

 

“Татар теле – дәүләт теле!” – диеп,

Ник әйтмибез, авыз тутырып?

Әйтер идек тә бит...

Җыр сузабыз

Урыс арбасына утырып.

 

Караңгы төн

 

Караңгы төн.

Урам йоклый әле.

Этләр генә өрә кайвакыт.

Яфрак шаулый,

җил абынган чакта...

Исерек килеш урам буйлатып

Бары тик җил,

бары тик җил йөри...

Бераз гына салып алган да:

Әле анда барып сызгыра ул,

Әле монда...

Бәрелә, абына...

Ботакларга тотынмакчы була,

Ләкин,

шуа хәлсез куллары.

 

Караңгы төн.

Бары тик җил дулый.

Туарылган...

Һәм юк богавы.

 

Караңгы төн.

Тышта Җәйнең соңы.

Һаваларда йолдыз атыла.

Тик тулган ай йоклый алмый һаман,

Моңсу карап,

җиргә тартыла.

 

Караңгы төн.

Урам күптән йоклый.

Әмма мин

йомалмыйм күзләрне:

Айга карап бүре улаган мәл –

Сагышланма йөрәк,

түз әле!

 

Янган авыл

 

Авыл янган.

Уты күренмәгән.

Утсыз-төтеннәрсез көйрәгән...

Карчык-корчык капка төпләрендә

Ул чакларда гайбәт сөйләгән.

 

Авыл янган.

Ирләр исереп үлгән,

“Янып” үлгән,

Буылып “төтенгә”...

Ирләр генә түгел,

хатыннар да

Калып бара бирә шул көнгә.

 

Авыл янган.

Төтен чыкмаса да

Авылы белән яшьләр тончыккан:

Күпме йортның ишегалларында

Шаулап үсеп утыра кычыткан.

 

Авыл янган.

Эшсезлектән түгел,

Чарасызлыклардан янган ул.

Тыныч кына,

Утсыз-төтеннәрсез

Хәрәбәләр булып калган ул.

 

Потлар тора һаман каршыда

 

Потлар тора һаман каршыда,

Мәҗүсилек әле бетмәгән:

21нче гасыр инде тышта –

Йөрәкләрдән чирләр китмәгән.

 

Потлар тора һаман каршыда:

Һәр кыш саен халык җыелыша,

Кышбабайлар сыны каршына...

 

Потлар тора һаман каршыда:

Иелә башлар –

Һәйкәлләргә, кабер ташына...

 

Потлар тора һаман каршыда!

Тиңдәшлектән, ширек гамәлләрдән

Үзең сакла безне,

Я Хода!

Потлар тора һаман каршыда...

 

(2007 ел)

 

Гөнаһ илә Тәүбә

 

(триптих)

 

1

 

Гөнаһ кылу башта коточарлык авыр зур йөк булып тоела.

Гөнаһланган саен ул йөк бушый, җиңеләя бара, җуела.

 

Шулай итеп “тырыша торгач” бер көн сизелми дә башлый авырлык.

...Җиңеләйгән саен өелә тора гөнаһ арты гөнаһ тау булып.

 

2

 

Мин тәүбәгә киләм таң атканда, кичен тәүбәләрем бозыла:

Гомер җепләрендә тәсбих булып гөнаһ катыш тәүбә сузыла.

 

Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдай якын тәүбә-гөнаһ арасы:

Тәүбә итсәм иске гөнаһлардан – кабат туып тора яңасы...

 

3

 

Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә, тәүбәләрем – тартып чыгара:

Тәүбә арты – гөнаһ, кабат тәүбә – җан шайтанга шулай олага!

 

"Күңел – Шайтан!" – диләр, күңел зәгыйф! Мин – гөнаһлы адәм баласы:

Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел, җәннәтләргә килә барасы!

 

Татар кызы идең

 

(диптих)

 

1

 

Үзең килеп бастың алларыма,

Күрмәмешкә салынып үтмәдең.

Минем гаептерме, синекеме?..

Йөрәгемне телде...

Йөрәгемне өзде үткәнем.

 

Өметеңне акламадым, җаным!

Нәтиҗәсе тора каршымда:

Үкенечем бәгыремне ерта,

Хәтер өзгәләнә...

Хәтер бәргәләнә башымда.

 

Йөрәк әрни югалтуны аңлап.

Юанычым идең син элек.

Битарафлык баскан күңелемнән

Төшеп калдың җиргә...

Җиргә төшеп калдың, өзелеп.

 

Яраттыммы? – белмим.

Бәлки, бу хис

Минем өчен яралмагандыр.

Гамьсезлекне сизеп синең йөрәк

Бәлки, әрнегәндер...

Әрнегәндер, яралангандыр...

 

Син дә башка, мин дә бүтән хәзер.

Дөньясы да, гүя, үзгәргән.

Безне кабат юллар очраштырды:

Көмеш тамчы тама...

Көмеш тамчы саркый күзләрдән.

 

2

 

Янәшәңә урыс килеп басты.

Ул “ярата” белгән күрәмсең?!

Күзләремә бактың. Белмим:

Анда

Нәрсә килде икән...

Ниләр килде икән күрәсең?

 

Ак бәхетләр теләү тиештер дә:

Тартмый җаным, әйләнми телем,

Тетрәнделәр хурлык сөякләре,

Күзләр томанланды...

Актарылып кайтты күңелем.

 

Һич тә аклый алмыйм гамәлеңне!

Тик, минем дә гаеп бар монда.

Җанда өермәләр бөтерелә:

Чөнки, урыс үрчи...

Урыс йөзә - татар канында.

 

Бу бит безнең генә хата түгел,

Бу бит... Бу бит меңнәр хатасы:

Бала үсә татар карынында,

Ләкин, татар түгел...

Татар түгел аның атасы.

 

Бергә булган чаклар йөгереп узды

Күз алдыннан, йөрәк аркылы:

Син кайчандыр татар кызы идең,

Әмма, хәзер инде...

Хәзер инде урыс хатыны.

 

Яраттым

 

Җир җиләк пешкән чак.

Яраттым.

Учымнан җиләкләр ашаттым...

Иң татлы җиләгем идең син,

Үптем дә...

Башымны югалттым.

 

– Сөюең хак булса, – дидең син:

Җый миңа йолдызлар бер кәрзин!

 

...Тыңладым:

Йолдызлы төннәрдә

Чәчләрең сыйпадым,

Актарып галәмнең чикләрен

Учыма йолдызлар чүпләдем...

 

Йолдызлар сүнделәр.

Таң атты.

Үләндә – юеш чык.

Алсу таң...

Йомшак җил чәчләрне таратты.

 

Көн туды.

Без тудык яңадан...

Кәрзиннән

җиләкләр таралган.

 

Әле кичә генә

 

(сонет)

 

Иңнәремә әле кичә генә башың игән идең.

Куенымда әле кичә генә төшләр күргән идең.

Хисләреңә әле кичә генә ачкан идем юлны.

...Бүген менә ачык йөрәгемә төкерүең... шулмы?

 

Башкаеңны кичә нигә минем иңнәремә салдың?

Ә мин – юләр, сине нәрсәгә дип? ник дип, озата бардым?

Синең сөюеңне белә торып, белеп йөреп күптән,

Йөрәгемне әле кичә генә ачтым... ачмам бүтән.

 

Икәү бергә әле кичә генә бербөтендәй булып;

Бүген аяз күгем каплап китте, күмде кара болыт.

Сөюеңне тоя идем синең, ышана идем, күптән.

Ләкин бүген күрдем! әйе, күрдем! ...яннарыңда бүтән!

 

Инде менә белмим: хаклык кайда? кайсы җирдә ялган?

Ачык йөрәгемә сөю катыш ...хыянәтең сарган!

 

Үпкәлисем килә

 

(сонет)

 

Сиңа үпкәләргә урын да юк.

Үпкәләрдә бары салкын һава.

Кабат искә алып үткәннәрне

Күңелемдә бозлы яңгыр ява.

 

Минем бүтән үпкәлисем килми.

Үпкәлисем килә, сине, бары.

Бер үптерсәң – үкенмәмен төсле,

Үкенмәмен сыман, моннан ары.

 

Теләмәсәң – үпкәләтә алмам

Үбүләрем белән, сине, алмам.

Үпкәләргә суык һава йотып,

Җилне ертып яннарыңа барам.

 

Бер үптерсәң, җаным, мин бит хәзер

Үткәннәрне онытырга әзер!

 

Кайнар төн

 

“Оныт!” – дисең.

Ничек итеп онытыйм

Кайнар төннең якты фасылын?

Ул мизгелне онытып буламы соң?

Кочагымда – кызның асылы...

 

“Тукта!” – дисең,

“Җитте, тукта!” – дисең.

Пәрәвезгә кунган чебен күк

Үзең хаман миңа сарыласың...

Иреннәрең сорый: “үп тә-үп!”

 

Пышылдыйсың:

“Болай ярамый бит!”

Ләкин, җаның назга сусаган:

Күңел келәләре күтәрелгән,

Ымсындырып тора бусагаң...

 

“Юк, юк!” – дисең, –

Үзең тартыласың

Утка очкан күбәләк кебек.

“Гөнаһ бит бу!” – диеп, җилпенәсең

Тын куыргыч назыңа күмеп.

 

* * *

 

Тулпарларны йөгәнлисе бар бит,

Өйрәтәсе бар бит ияргә.

Тышауларны өзгән чыгымчыга

Иртә әле...

Иртә әле камыт кияргә.

 

Ашыктырма вакыт чаптарларын!

Мин аларны үзем иярлим.

Тезгеннәрне кулга ныклап тоткач:

“Далаларны

Бергә иңлик, әйдә!” – диярмен.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»