поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.08.2021 Мәдәният

Гармунчы ник күләгәдә кала?

Игътибар итәсезме, һәр җырчының үз гармунчысы бар. Тик менә җырчының исем-фамилиясен кат-кат әйтсәләр дә, гармунчы-баянчылар никтер күләгәдә кала. Йә бары бер тапкыр әйтеп алалар. Ә бит җырчының уңышы гармунчыга нык бәйләнгән.

Шулай да гармунчыларга багышлап бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. “Абау, бәгърем, гармуныңның ялтырый сәдәфләре, гармуның да үзең кебек: бар сәер гадәтләре”, “Гармун алыйк әле, дускай, гармун уйнатыйк әле, яшь чактагы көй-моңнарны кабат уятыйк әле”, “Әй, дускаем, сиңа әйтәм, гармунчы булсын ярың, гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның”. Барлык кызларга да каян гармунчы җиткерәсең инде?! Гармунчылар аз, кызлар күбәү. Ә менә бу кызга бәхет елмайган: “Нихәл итим, гармунчыбыз гашыйк булган үземә, гармун уйнарга онытып, карап тора күземә”, – дип җырлый.
 
Үзем белгән, искә төшкән гармунчыларны язып үтим әле. Иң яраткан баянчым – Динар Бәдретдинов. Яшь кенә әле үзе, ә ничек шәп уйный! Тыңлаганда сулыш алырга да куркып торам. Инде килеп “Җырлыйк әле” тапшыруын оештыручы Нәҗип Бәдретдинов турында мактау сүзләрен табып бетерә торган түгел. Бер тапшыруда гына да ничәмә-ничә көй уйный бит ул! Әле кечкенә чагымда ук Оркыя Ибраһимованың уйнаганын радиодан сокланып, яратып тыңлый идем. Хатын- кыз өчен бик авыр хезмәт бит бу. Бер поттан да авыррак баянны асып, күп вакыт басып концерт буе уйнарга кирәк бит! Хәзер дә хатын-кыз баянчыны беләм – Гөлназ Акбашева. Ничекләр өздереп уйный ул, искиткеч! Ильяс Шәрипов исемле баянчыны кайсыгыз гына белми икән?! Биш минутлык клипта никадәрле көй уйнап, урамда, мәйданда бала-чагасын, ирен-хатынын, хәтта әби-бабайларны да биетә. Телевизор каршында да тыпырдап киткәнеңне сизми дә каласың.
 
Әле узган ел гына Габделфәт Сафинның баянчысы кем икәнен белдем. Габделфәтнең җырлавын бик яратам. Гармунчысы якын танышым, Җәлилдә яшәп ятучы Мөнзилә Насыйрованың улы Ринат Насыйров икән. Ринат Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының баян бүлеген тәмамлаган. Баштагы елларда, әле укыган мәлләрендә үк, Эльмира Сөләйманова концертында да уйнап йөргән егет икән. Бик күп конкурсларда катнашып призлы урыннар алган.
 
Сугыштан соңгы елларда колакка кереп алган бер шигырьдән өзек йөри күңелемдә: “Саратский яшел гармун, көмеш кыңгыраулары, бу көмеш кыңгырауларның кичке яңгыраулары. Әллә нишләтә күңелне, үксеп елыйсы килә... Елау егет эшемени?! Эх, бер җырлыйсы килә!..”
 
Урамда кечкенә малайлар кичкырын кочаклашып җырлап йөриләр иде: “Гармун бәләкәй булса да, әйтә ул кирәкләрен, сикереп суларга төшәрсең, янса яшь йөрәкләрең”.
 
Инде бераз исәя төшкәч, күршем Изаил Хадиуллин оста итеп баянда уйнарга өйрәнгәч, алар капка төбендә җырлашып утыра башладык: “Гармунчылар гармун уйный, кулында балдагы бар, гармунчы дигән даны бар, сөеп туймас яры бар...” Үзебезнең Сарман кызы, җырчыбыз Зөһрә Шәрифуллинаның тормыш иптәше Азат Халимов турында белүчеләрегез күпме? Зөһрәнең үзен бөтендөнья татары белә, югыйсә. Виртуоз баянчы Ринат Вәлиевне, Салаватның баянчысы Илфат Шәеховны игезәкләр Айдар һәм Алмаз Юнысовларны беләм әле тагын. Юнысовлар парлап гармунда уйныйлар, парлап җырлыйлар, биргән бит Аллаһы Тәгалә талантны!
 
Үземнең дә Камилә оныгым музыка мәктәбендә, баян классында укып йөри. Әле 10 яшьтә генә булса да, ару гына уйный. Гармунчыларга сокланып, балаларга сөенеп-куанып яшәп ятыш инде.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
Фото: җырчының ВКонтакте битеннән

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»