|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2021 Мәдәният
Камал театрында "Рәшә" спектакле куелачакҖәйге ялга китәр алдыннан Камал театры артистлары җыелып, Әмирхан Еникинең "Рәшә" әсәрен укыды. Премьера яңа 116нчы сезонда көтелә.Инсценировка авторы һәм режиссер - Айдар Җәббаров. Спектакльдә катнашалар: РФ атказанган, ТР халык артисты Илдар Хәйруллин, ТР халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт, Раушания Юкачева, Люция Хәмитова, ТР атказанган артистлары Гүзәл Шакирова, Олег Фазылҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Эмиль Талипов, Алмаз Сәбирҗанов, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Минвәли Габдуллин, шулай ук, Алмаз Борһанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алинә Мөдәрисова һәм Эльза Моратхуҗина.
--- |
Иң күп укылган
|