|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2021 Җәмгыять
"ШАЯН ТВ"да "TikTok фабрикасы" эшен башлап җибәрә (ВИДЕО)2021 елның 1 августыннан халыкка житкерелә торган мәгълүматның сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру, татар телен популярлаштыру максатларыннан "ШАЯН ТВ" телеканалында "Тик Ток" "ШАЯН ТВ" Фабрикасы үз эшен башлап җибәрә. "Тик Ток" "ШАЯН ТВ" Фабрикасы ул - бергәләшеп контект әзерләүче яшь блогерларның иҗади берләшмәсе. "Тик Ток" "ШАЯН ТВ" Фабрикасын ачып җибәрү белән бергә махсус контент ярдәмендә бөтен дөнья буйлап балаларны туган телгә өйрәтү, милли мәдәнияткә тарту мөмкинлеге туачак. Бу контентның нигезен түбәндәге өлешләр тәшкил итәчәк: "Тик ток" "ШАЯН ТВ" үз тирәсендә яшь блогерларны туплыячак. Аның максатлары: күңел ачу формасында балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тәрбия бирү, тарихыбызны пропагандалау, татар мәдәниятына мәхәббәт уяту, милли трендларны булдыруга тарту. Шулай ук "Тик Ток" "ШАЯН ТВ" Фабрикасы яшь талантларга татар мәдәнияты, камера һәм тамашачы каршында эшләүнең профессиональ күнекмәләре аша милли трендны үстерергә ярдәм итәчәк, Татарстан медиа сферасында киләчәктә эшләү өчен яшь кадрларны әзерлиячәк. 1 нче август 17.00 сәгатьтә "Тик Ток" кушымтасында @shayan_tv
--- |
Иң күп укылган
|