|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2010 «100 ел элек»
«Матбугат.ру»да яңа проект: Казан нәкъ 100 ел элекБүгеннән сайтыбызда яңа сәхифә эшли башлый. Казаныбыз төп-төгәл 100 ел элек ничек яшәгән? Матбугат ниләр язган? Саргайган газет битләреннән алынган хәбәрләр сезне ерак һәм шул ук вакытта бик үк ерак булмаган тарихка сәяхәт иттерер. Хәбәрләр көне-көнгә, атнасы-атнага бирелеп барыр дип көтелә. Рәхим итегез.
Татарча театр 1910 сәнә (ел) 5 нче ноябрьдә җомга көн Новый клуб залында “Сәяр” труппа артистлары тарафыннан әдипләребездән Галиәсгар Камал әфәнденең әдәбиятка хидмәт кыла башлаганына ун ел тулу мөнәсәбәте илә аның шәрифенә (хөрмәтенә) буларак мәшһүр вә гүзәл әсәрләреннән “Бәхетсез егет” нам (исемле) 5 пәрдәлек драмасы илә “Бүләк өчен” нам бер пәрдәлек комедиясе тамашага куелачак. Йолдыз. – 1910. - № 605. – 2 ноябрь. Кызлар мәктәбе Яңа бистәдә Габделкаюм хәзрәт мәхәлләсенең кызлар мәктәбе Габделханнан Заманов йортына күчерелеп беренче ноябрьдә дәресләре башланды. Китапханәи исламия Китапханәи исламиягә узган октябрь эчендә 1851 кеше моталәгадә (укуда) булындылар. Йолдыз. – 1910. - № 606. – 4 ноябрь. Музыка кичәсе Бүген якшәмбе 7 нче ноябрьдә кич 8 сәгать ярымда Шәрык клубы залында (Большой Праломный (хәзерге Бауман) урамда озын чиркәүгә каршы Кузнецкий йортында) бу елгы сезонда беренче мәртәбә Исмагыйль Гали Әкбәров тәхете риясәтендә (җитәкчелегендә) музыка кичәсе булачактыр. Бу кичәдә пианино, мондалина һәм скрипкада струнный оркестрлар милли һәм рус көйләре уйнаячаклар. Урын бәһаләре: 1-5 рәтләр 55 тиен, башка рәтләр 45 тиен. Әмма әгъзалардан благотварительный сбор өчен 3 тиен алыныр. Клуб идарәсе. Йолдыз. – 1910. - № 607. – 7 ноябрь.
--- |
Иң күп укылган
|