поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.07.2021 Хәвеф-хәтәр

«Кышлыкка печәнсез калдык, ут төртеп яндырганнар»

Кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгән Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче яшь фермерлар Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кышлыкка печәнсез калган.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен иң кызу, җаваплы көннәр бүген. Җәйнең бер көне ел туйдыра, диләрме әле. Шуңа авыл халкы алны-ялны белмичә кырларда терлек азыгы әзерли. Ярый ла, печәннәрне исән-сау саклап кышлыкка җиткерсәң. Кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгән Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче яшь фермерлар Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кышлыкка печәнсез калган.
 
— Ике ел дәвамында терлекчелек белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде безгә Диләрә,-Ул безгә мәрхүм әтиебездән калган мирас. 100гә якын мөгезле эре терлегебез бар, аларны кышлату өчен җәй башланганнан бирле, кырдан кайтып кергәнебез юк. Көне-төне шунда. Ирем трактор белән кипкән печәнне җыя, мин аның артыннан "КаМАЗ" белән йөрим. 27 июль көнне кич белән гадәттәгечә ирем белән кырга чыгып киттек. Печән җиребезгә барып кына җиткән идек, көтүче булып эшләүче абыебыз шалтырата, печән тутырган складыбыз яна, кайтыгыз тизрәк, ди.
Диләрә белән Илнур КаМАЗларына утырып, авыл кырыендагы складка юл тоталар. Алар кайтып җиткәнче 400 тюк печән янып та бетә.
— Аларның исәбен махсус санып барган идек, - ди фермер,- Утырып елардай булдык. Шуның чаклы хезмәт кергән бит анда. Ут сүндерүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә килде. Тикшерү өчен дәлилләр алып киттеләр. Полиция хезмәткәрләренең версиясе-ут төртеп яндыру. Чөнки анда кояш төшми, склад электр линиясенә тоташтырылмаган.
 
 
Элек биредә "Челны хлеб" инвестор булган, хәзер күпчелек биналар ташландык хәлдә. Әнә шундый складның берсен яшь фермерлар печән саклау өчен кулланган. Моның өчен махсус рөхсәтләре дә булган. Янгын алдыннан бер-ике көн алдан Илнур хәтта "Челны хлеб"ның баш офисына барып сату-алу мәсьәләсе буенча дә сөйләшеп кайткан. Чөнки күршедә генә каз фермасы тоталар икән, алар җирне сатып алганнар, ә бина һаман да "Челны хлеб" карамагында калган.
— Башлангыч этапта фермерларга болай да авыр, ә биредә азыксыз да калдык, - дип ачына Диләрә,- урып-җыюга төшкәнче, менә хәзер азык әзерлисе бар. Кемгә начарлыгыбыз тигәндер, кешенекенә тимәдек, кызыкмадык, үз көчебез белән эш алып барабыз. Аяныч та, кызганыч та. Ничек 100 башка җитәрлек мал азыгы әзерләп бетерәсе булыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе техника белән ярдәм итмәсме. Шуңа өметләнәбез.
Диләрә Шиһапова фотолары
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»