поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2021 Бәйге

"Туган авылым аккаунтын күптән булдырасым килеп йөри идем, кул җитмәде, "Блогер.Татар" бәйгесе яхшы форсат тудырды"

Исегезгә төшерәбез: Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе авылларга багышлана - 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак. Туган авылларын бар дөньяга танытып, акчалата бүләк отасы килүче блогерлардан 31 августка кадәр кызыклы, үзенчәлекле эшләр кабул итәбез.

Бер шатлыклы хәбәребез бар. Укучыларыбызның берсе нәкъ менә безнең бәйге турында ишетеп үзенең авылының аккаунтын булдырган. "Туган авылым аккаунтын күптән булдырасым килеп йөри идем, кул җитмәде, "Блогер.Татар" бәйгесе яхшы форсат тудырды", - ди Илмира Муфтахова. Хәзер ул Азнакай районы Урманай авылына багышланган төркем алып бара. 

Хәзерге вакытта Илмира гаиләсе белән Әлмәттә яши икән.

- Туган авылымның төркемен "җанлы" итеп күрәсем килә: ниндидер рәсми белдерү, игъланнарга гына кайтарып калмыйча, саф татарча матур итеп язылган яңалыклар, язмалар, үзем язган шигырьләр урнаштырып барырга тырышам. Фото-видеолар аша авылыбызның матурлыгын күрсәтәсем килә. Читтә яшәгән авылдашларыбыз да сагынып карарлык булсын, - ди ул. 

Илмира Муфтахова һөнәре буенча укытучы-филолог, психолог. Ләкин блогерлык өлкәсе дә аңа чит түгел, иҗади бәйгеләрдә һәрвакыт бик теләп катнашуы турында сөйләде ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Әти-әнисе, ире бу эшен хуплап, ике кечкенә улы да илһамландырып, зур көч биреп торуын яшерми. Авылдашларының рәхмәт сүзләре дә алга таба эшләргә рухландырып тора икән.

Бәйгедә катнашучыларга теләкләрен дә әйтте Илмира: 

- Сан өчен түгел, сыйфат өчен эшлик. Саф татар телендә, матур эчтәлекле аккаунтлар санын арттырсак, моның нәтиҗәсе дә булачак. Язылучылар да күрәчәк. Барыбызга да уңышлар телим!

"Блогер.Татар" бәйгесендә катнашу уңаеннан Илмираны инде "ТНВ" каналының "Таяну ноктасы" тапшыруына да чакырганнар. 4 август көнне күрсәтәчәкләр. 

Исегезгә төшерәбез: "Блогер.Татар" бәйгесен Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Матбугат.ру" порталы оештыра. Анда авыл аккаунтлары гына түгел, теләсә кем җиңә ала. Үз аккаунтыңа туган авылың турында пост эләсең дә, шул 1 пост белән җиңү яуларга мөмкинсең. 5 җиңүче авыл аккаунтлары арасыннан билгеләнәчәк, ә 5 җиңүче - авыл турындагы постлар арасыннан. 10 җиңүченең һәркайсына 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Катнашыгыз! Һәркайсыгыз катнашыгыз. Бәйгенең бөтен шартлары Bloger.tatar сайтында.


12+

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»