поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.11.2010 Милләт

Татарстан сакланса, безнең дә дәүләтчелегебез сакланачак

Сентябрь аенда башкалабызда IV Татар яшьләре җыены үткәрелгән көннәрдә, без Башкортстандагы бүгенге вәзгыять турында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның (ББК) яшьләр бүлеге рәисе, ББК рәисенең беренче урынбасары Фәнзил Әхмәтшин белән әңгәмә кордык. Шактый кызыклы, гыйбрәтле булыр, дип бүген аның укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

– Фәнзил, син түбәтәй, чапан кигәнсең. Берәр мәчеттә имам булып та эшләмисеңдер бит.

 

– Юк, мин мулла түгел. Дөрес, үзебезнең җәмәгать бар, шунда тупланып дәресләр үткәрәбез. Әлхәмделлилаһ, үзебезнең укыган егетләребез, имамнарыбыз бар.

 

– Мондагы делегатларның иң өлкәне 35 яшьтә, сиңа 33 икән. ББК корылтае белән берүк вакытта диярлек үткәрелгән Башкорт яшьләре корылтаенда катнашкан кеше буларак, әлеге башкорт яшьләре корылтае белән татар яшьләре җыены арасында аерма күрәсеңме?

 

– Аермасы да, охшашлыклары да бар. Күрше халыклар булгач, безнең проблемаларыбыз бер. Бигрәк тә әхлак, әдәп, дин, тел, мәгариф мәсьәләсе. Безнең корылтайда демография, дин укыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Сездә, Аллага шөкер, дини гыйлем бирү мәсьәләсе яхшы куелган. Төрле регионнардан җыеп, 600 гә якын кеше укытасыз икән, бик әйбәт программа. Башка программалар да бик әйбәт эшләп килә дип аңладым. Яшьләрнең чәк-чәк бәйрәме кебек чаралар үткәрүе кызык. Бер караганда ул сәер дә кебек. Әмма ул яшьләргә ошый. Җыенның аерым секцияләргә бүленеп эшләве дә – яхшы күренеш. Кичә ике авылның (Самара өлкәсендәге Гали авылы һәм Пенза өлкәсенең Бистән авылы. Р.М.) формаль булмаган лидерлары чыгыш ясады. Шулар үрнәгендә халыкның рухын ничек күтәрергә мөмкин икәнлеген күрдек. Әлеге авыллар мәчетләре, эшкуарлары белән дан казанган. Бистәндә формаль булмаган лидер – шушы авылның имамы да. Икесендә дә хәлләр яхшы якка үзгәргән. Эш урыннары барлыкка килгән, гаиләләр ныгыган. Алар, бер проблема да юк, дип сөйләде. Чыннан да барча татар, башкорт авылларына өлге алар. Бу үрнәкне, тәҗрибәне бөтен авылларга таратырга кирәк. Чөнки тел, мәдәният иң беренче нәүбәттә авылда саклана.

 

Рәсәй бүген безгә төрле киртәләр, капкыннар куя. Күпләребез шушы капкыннарны юлдан алып ташлый алмый. Алар законнар белән дә ныгытыла. Без шул капкыннарны ничек тә булса урап үтә белергә тиеш. Күп кенә татар яшьләренең туган телен белмәве бик сәер тоелды. Ничектер мин элек бөтен төбәкләрдә дә татарлар татарча сөйләшә икән дип уйлый идем. Чөнки сабантуйларында оешкан милләт күрәбез. Аларны матур үткәрәсез. Бер чыгыш ясаучының, интернетта видеодәресләр оештырыйк, дигән тәкъдиме бик ошады. Мин үзем күптән түгел генә Төньяк Кипрга баргач, бер төрек имамының интернетта һәр кич дин буенча дәресләр үткәргәнен күргән идем. Һәр кич аның дәресләрен 400-600 мең кеше карый, тыңлый икән. Кыскасы, бу тапшыру бик зур резонанс алган. Әгәр бүген милли-төбәк компоненты буларак, татар яшьләрен туган тел дәресләре алудан мәхрүм итәләр икән, шушы видеодәресләр кызлар-егетләр өчен ниндидер күләмдә кичке мәктәп булыр иде. Ниндидер бинага барып укып утырганчы, үз өеңдә интернетыңны кабызып тыңлап утыру кызыграк сыман. Бәлкем өлкәннәр яшьләр ихтыяҗын аңлап та бетермидер. Яшьләр һәрвакыт интернетта утыра. Зәвыклы һәм кызыклы булса, билгеле, яшьләр ул тапшыруны караячак, телебезне өйрәнәчәк. Шушы дәресләр аша тел белән бергә мәдәниятне дә җиткерергә мөмкин. Бу – бик кызыклы проект. Моны игътибар үзәгенә алырга кирәк.

 

Янә миңа күп кенә яшьләрнең ураза тотуы ошады. Җыенның өченче көнендә оештырылган очрашуда бер спортчы да, мин уразада, дип әйтте. Спортчылар да ураза тота икән, бу – яшьләр өчен өлге. Монда килгәнче интернеттагы татар дин сайтларыннан шактый гына мәгълүмат алдым. Сездәге кайбер федераль чиновникларның да ураза тотуын белдем. Ә менә Башкортстандагы чиновникларның, рәсми кешеләрнең, мин ураза тотам, дип әйткәне юк әле. Кичә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров оештырган ифтар мәҗлесендә мөфти Госман хәзрәтне күрдек. Гомумән, Татарстан Диния нәзарәтенең эше миңа ошый. Ул бик күп эш башкара. Мәчетләр санын гына алыйк. Уфада ун мәчет булса, бүген Казанда 60 лап мәчет эшли. Бу – сезнең киләчәк. Бу орлыклар шытачак. Иманым камил: татар халкының киләчәге зур, өметле.

 

– Башкорт яшьләренең нинди проблемалары бар?

 

– Бүген иң зур проблемабыз – башкорт яшьләрен туплап торган бер зур оешма-берлек юклыгы.

 

– Үз заманында Башкорт яшьләре иттифагы яхшы гына эшли иде.

 

– Хәзерге вакытта ул бик сүлпәнәйде. Чөнки анда буыннар алышынды. Русиянең мәгълүм сәясәте аркасында, иттифак активистларына җинаять эшләре ачылды. Президент алмашынганчы узган ике елда яшьләргә басым ясап, аларны күпмедер күләмдә куркытуга ирештеләр. Шуңа күрә күп кенә яшьләр ул оешмадан читләште. Билгеле, буыннар алмашу процессы да сизелә. Аннан соң өлкәннәрнең яшәләрне аңлап бетермәвен дә онытмыйк. Бәлкем, яшьләргә икенче төрлерәк караш, икенче төрлерәк оешу кирәктер. Шуңа күрә ББК каршында яшьләр бүлеге оештырылды. Хәзер без корылтай каршында районнар буенча яшьләр оешмасының структурасын кора һәм аякка бастыра башладык. Алар җәмәгать башлангычында эшләячәк. Безнең төп таләп – алар арасында чиновниклар булмаска тиеш. Районнарда ББКның җирле башлыклары – район хакимияте башлыгы урынбасарлары. Хезмәт хакы түләнмәсә дә, алар оештырган төрле чараларга, проектларга хөкүмәттән акча бүлеп бирелде. Дөрес, эш хакы да бирелде. Анысын төрле иганәчеләр түләде. Бүген Уфада ББК аппаратында эшләүче 15ләп кеше штатта торып акча ала.

 

– Президент алмашынганнан соң, республикада вәзгыять нинди?

 

– Президент алмашынгач, халык бер мәлдә аптырашта калды. Егерме ел бер кеше идарә итте бит. Беренчедән, халыкка алыштыру процессы ошамады. Халык шушы процесстан читтә торгач, үзен ничек тотарга кирәклеген аңлап бетермәде. Шактый кеше алыштыруга каршы булды. Бу очракта мин башкорт халкы турында сөйлим. Икенчедән, кем киләчәге бик мөһим иде. Рәсәй безгә башкорт һәм татар канлы булган кешене куйды. Бу фикер, минем уйлавымча, нык отышлы. Чөнки бездә төрле халык яши. Шуларның иң күп санлысы – урыс, башкорт һәм татар. Шуңа күрә башкорт-татар канлы кеше булу бик яхшы.

 

Сер түгел: узган егерме елда безнең ике халык арасында ниндидер аңлашылмаучылыклар булды. Уйлавымча, хәзерге иҗтимагый оешмалар өчен шушы аңлашылмаучылыкны хәл итү вакыты булырга тиеш. Бу нәрсә Президентның бер ай эшчәнлеге дәвамында да күренде. Ул үзен башкорт дип әйтсә дә, тамырларында татар каны бар. Бу хәл – республикаларыбыз өчен уңай күренеш – ике халыкны берләштерүгә китерер дип уйлыйм. Дөрес сәясәт алып барылса, билгеле. Сер түгел: соңгы елларда ике халык арасында зур гына проблемалар китерер чыгарырга өлгерделәр. Бу – читтән килгән сәясәт. Халыкларыбызны бүлгәләргә тырышу политикасы элек тә булды, әле дә бар, киләчәктә дә булачак. Шуңа күрә хәзер безгә форсаттан файдаланып, шушы проблемаларны чишәргә кирәк. Тулаем алганда, август, милли мәгариф турында чыгыш ясаганда Президентыбыз, урыс шовинистлары каршы булса да, башкорт теле укытуны дәвам итәргә кирәк, дип белдерде. Бу безнең өчен зур мәгънәгә ия. Димәк, ул стратегик кыйммәтләрне вакытлы очколардан аера белә. Әгәр ул бүген капылт кына башкорт телен гомум укытуны туктатса, билгеле, кайбер урыс даирәләренең симпатиясен яулар иде. Әмма ул моңа бармады. Әлбәттә, без бу Президентның Мәскәүдән куелганлыгын, Мәскәү сәясәтен уздырачагын яхшы аңлыйбыз. Чөнки ул килүгә үк: “Федераль чиновниклар белән дус яшәгез, әрләшмәгез. Моңа рөхсәт юк!” – дип белдерде. Таләпләр, дәгъвалар булмасын дип аңлашылмасын иде бу. Табигый, мәгариф министрлыгыбызның федераль үзәккә таләпләре бар. Бу ниндидер кимәлдә бәхәсләргә дә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә күңелдә хәвефләнүләр бар.

 

Икенче бер нәмә: озакламый Рәсәйдә ике сайлау үтәчәк. Президент алдында булган төп бурыч – шушы ике сайлауны матур итеп уздыру. Аның берсе – 2011 елда Рәсәй Дәүләт Думасын сайлау, икенчесе – 2012 елда Рәсәй Президентын сайлау. Хәзерге вакытта Рәсәйдә сәяси хәлләр яхшыдан түгел. Петербургта, Владивостокта әледән-әле зур митинглар үткәрелеп тора. Халыкны корылык, бәяләр күтәрелү нык борчый. Шуңа күрә ничек тә халыкның тынычландырырга тырышачаклар. Чечня Президенты Рамзан Кадыйровның үзләрендә президентлык статусын бетерәм дип белдерүе дә борчый безне. Күреп торабыз: суверенитет парады вакытында алган хокуклардан чигенү бара. Федераль үзәк һаман ныгый. Хәзер суверен республикалардан бер Татарстан гына калды дисәк тә, дөрес булыр. Әмма шушы ике сайлау үткәнче республикаларга әллә ни каты бәрелмәячәкләр. Әмма сайлаулар үтүгә бу процесс тагын да көчәеп китәргә мөмкин. Шушы сайлаулардан соң республикаларны демонтаж, ягъни бетерергә тырышу омтылышы яңа көч белән башланырга ихтимал. Шуңа күрә халыкка шушындый хәрефләр барлыгын җиткерергә кирәк. Бәйрәмнәр үтә: берничә көннән Татарстан суверенитетының 20 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. 30, 40, 100 еллыгын да билгеләп үтәргә насыйп булсын. Шуңа күрә куелган максатларга ирешү өчен һәр егет-кыз, һәр татар кешесе уяу булырга тиеш. Чигенсәк тә яулаган үрләрне бик әкрен бирергә кирәк. Хәзерге вакытта аз санлы халыкларның киләчәктә яшәеше, язмышы Татарстанга бәйле. Чөнки татар халкының, Татарстан Республикасының, җитәкчелекнең, иҗтимагый хәрәкәтнең федераль үзәккә нинди таләпләр куюы, ни рәвешле үз дәүләтчелеген саклавы бик мөһим. Татарстан сакланса, безнең дә дәүләтчелегебез, милләтебез сакланачак. Әгәр Татарстан да чигенсә, башка милләтләрнең каршы торырга көче калмаячак.

 

– Үз вакытында федераль килешүгә кул куеп, Башкортстан дөрес эшләмәде, дигән идең.

 

– Хәзерге вакытта Мәскәү шуны яхшы күрсәтте: нинди генә килешү булса да, федеративмы ул, конфедеративмы, федераль үзәк бүген зур көчкә ия. Махсус хезмәтләре бик куәтле, финанслары күп. Шуңа күрә заманында биргән хокукларны ул барыбер кире ала. Бу бит безнең Рәсәй белән беренче түгел, инде өченче килешүебез. Һәр килешү аны бозу белән тәмамланды. Үз вакытында: “Бу кәгазь кисәге генә бит”, – дип әйткән Ленин. Күреп торасыз: Рәсәйнең һәр килешүе – кәгазь кисәге генә ул. Вакытны җиткәч, халыкның, республиканың көчсезлеген тойса, ул килешүләр юкка чыгарыла. Шуның өчен дә аерым халык кына түгел, халыклар бердәм булырга тиеш.

 

– Яңа Президент килгәч, Башкортстан Юстиция министрлыгы бетерелгән. Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы Мәдәният министрлыгы гына булып калдырылган, диләр.

 

– Чынлап та, милли сәясәт гыйбарәсе министрлык атамасыннан алып ташланды. Әле яңа министр да куелмаган. Әйе, бу үзгәрешләр бик зур сораулар тудыра. Моның бер куркыныч ягы шунда: чечен, ингуш халкы өчен президент структурасы, дәүләтчелек булмау әллә ни куркыныч түгел. Чөнки алар кая гына барса да, үз җирләрендә торса да җәмәгать, клан булып яши. Аларның нигезе җиргә, туганлык җепләренә бәйле. Аларда гаилә, ыру бик көчле. Шуның өчен чеченнәргә рәсми атрибутларны югалту зур куркыныч түгел. Әмма без татар-башкортта күп нәрсә дәүләтчелеккә бәйле. Әгәр без бүген дәүләтчелегебезне югалтсак, үзебезне бәйләп торучы күп кенә элемтә-багланышларны җуячакбыз. Элек башкорт, татар авыллары үзен бер җәмәгать буларак саклап килсә, хәзер авыллар бетеп бара. Шуңа күрә яңа оешу юллары булырга тиеш. Әлеге дә баягы Гали, Бистән авыллары мисалына әйләнеп кайтам: алар – безнең өчен өлге. Без шул яшәү рәвешенә кайтырга тиеш. Калаларда да без җәмәгать, мәхәллә булып, оешып, бер-беребезнең хәлен белеп, кыз-улларыбызны өйләндереп, телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәргә тиеш.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 222-223 | 02.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»