поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2021 Ана теле

Сөйләм сабакларын нәфис сүз осталары бирә. Галимҗан Ибраһимов мирасыннан “әлифләр” (АХЫРЫ)

Соңгы язмада нәфис сүз остасы, мөгаллимебез Галимҗан Ибраһимовның сөйләм бизәкләү тәҗрибәсен өйрәнүне дәвам иттереп, ышандыру ниятен үтәү өчен нинди-нинди дәлил чараларын куллануына тәфсилле туктала башлаган идек. Һәр дәлилнең ышандыру сәләте үзенчәлекле, кызыклы; безгә әле телнең бизәкләү чарасы буларак җәлеп ителүе дә өстәмә кызыксыну тудыра” – дигән идек. Күзәтүне дәвам иттерик әле.

 --Арттыру (гротеск рәвешендә) белән көчәйтү: “Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданда. Бөтен халык тагын, тыннарын да алмыйча, бу зур көрәшкә карап катканнар! ( 2 т.,507 б.);
   -- Шикләнүле көчәйткеч: “Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш, күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында (2т., 509 б.). (Кеше сүзе, икеле-микелелек, мөгаенлек белән көчәйтелә);
   --Тезис яисә нәтиҗә рәвешле көчәйткеч: “...Бердән-бер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, егетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып, мәсхәрә кылган да ул... (2 т.,509 б.).;
   --Каршы куеп көчәйтү: “Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел. аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган, хәзер безгә аннан бер себерке сабы да алырга ярамый (шунда ук).
   
Ышандыру өчен татарның көлдерү (сатира. юмор) холкын белдерә торган чараларны куллану да нечкә осталык сәләтен сорый. Менә кайбер өзекләр: “Чех белән учредилка арасында булган оятсыз зинадан бер бала дөньяга килде. Уйнаштан туып, ай үсәсен көн үскән, ел үсәсен ай үскән аҗдаһа, тиз арада төрле диннәрнең, төрле кавемнәрнең кара көчләрен үз тирәсенә җыйды да, кара болыт, куркыныч караңгы туфан булып, бөтен Себерне, Уралны каплап алды, Волга буена сузылып ятып, Мәскәүне йотарга авызын ачты... (2 т., 482 б.). Монда татар теленең чын мәгънәсендә образлы эпитет, метафора, метонимия, гротеск чаралары нәкъ үз урынында кулланыла.
   
Ясалма көлүнең асылын күрсәтү дә көчле бер дәлил була ала: “Сез нәрсә, егетләр! Без перлитарбыз дигәч тә, нигә ул чаклы масаясыз? Мин дә спекулянт түгел, буржуй да түгел. Мин дә сезнең кебек үк хезмәт кешесе бит!—диде. Үзе ярарга тырышлый түбәнчелек катнаш бер тавыш белән хи-хи-хи итеп көлде. Бөтен гомере буенча рустан, түрәдән, байдан куркып, болар алдында тәлинкә тотарга мәҗбүр булудан, һәркайчан боларга ярарга,  көләч йөз күрсәтергә, ягымлы сүз әйтергә көчәнүдән Җамалыйның җанында гына түгел, елмаюларында, көлү тавышларында ук шундый бер кимсенү катнаш түбәнчелек ясалган иде (2 т.,162 б.).
 
Теге язмада өзелеп торган текстны ялган җибәрик әле:
   – Ике сыерны сатмый булмас,– диде. (Өйдәге хатыннар моңа каршы чыга – Н.И.). Алтынбай энеләрен сыерларга да, хатыннарга да каршы аякландыра алды, көрәш ачык билгеләнде.
– Ул сыерларны кызгансак, алайса, базарга актык атларны чыгарабыз. Шулаймы, Закир?– дип энесенең күзенә карады. Хатыннарга сыер никадәр якын булса, ир крестьянга ат мең тапкыр якынрак, кадерлерәк иде. Закирнең күзе томаланып китте, миенә кан йөгерде, үзен белми сикереп тормык, йодрык белән сәке читенә сукты, хәзер кыйнап ыргытырга әзер торган төс белән апасы Хәернисага йотылды:
– Син нәрсә? Закир атсыз калсын, дисеңме? Мине бәләкәй арба тартып йөри торган хәерче дип беләсеңме? Әйт, мине җәяүле хәерче итмәк буласыңмы?
 
Ирләр белән хатыннар, атлар белән сыерлар арасында озак барган бу ызгышның, көрәшнең азагы – атларның җиңүе белән бетте (3 т., 567 б.).
   Без күзәткән психологик дәлилнең  янә элементлары санала алырдай кисәкләре була:
    Көчәйткеч дәлилләр. Үзләре берничә төрле. Мәсәлән, – кабатлап көчәйткечләр: Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Алардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны” (2 т., 514 б.).  Игьтибар итик: монда сүзнең кабатлануы үзе генә дәлилне көчәйтми, ә кабатланган сүз көчәйткеч сүз (бигрәк, бигрәк тә) яисә бүтән чаралар (кисәкчә, ымлык һ.б) белән үстерелеп җибәрелә.
   
Яисә: “... Бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре. карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр...”.
 
Бу дәлилне көчәйтә торган факт – ул бик якын кабатлануы гына түгел, ә бәлки аны көчәйткән, синонимга якын кабатлау  сөйкемле сүзе белән гомумиләштерелүе белән, аннары, текстның аңа кадәрге бигрәк тәнең кабатлануы һәм дә якын, сөйкемле итә торган җиләк-җимешне конкрет санавы, аларның чыннан да күп-ишле булуы, шулай саналып күз алдына ачык килүләре дәлилне ышанычлы итә дә...
– Бәхәс рәвешле дәлил: “Бикьярлар – бик көяз халык. Алар турында тирә-якта: эчтән калтырар, тыштан ялтырар, дип көлеп сөйлиләр. Өйләрендә үзләре, алабута ашап, чабата киенсә дә, кунакта, мәҗлестә бик кыланчык булалар. Араларында күбе кырлайчылык, кырык тартмачылык, йомыркачылык, көмешчелек, йон тетүчелек, пимачылык, тегүчелек кебек төрле вак һөнәрләр белән дөнья гизгәнгә, телгә бик шомалар, мәсхәрәчеләр. Юк-бардан көләргә, шаяртырга, мыскыл итәргә бик яраталар...”  Текстта алга таба арчилар белән бикьярларның бәхәсләре, шаярту, шуклыклары тасвир ителә (3 т., 525 б.).
   
Хәзер, үзенә күрә бер йомгак сыйфатында әдипнең дәлилләү чаралары буларак аеруча киң кулланылган тасвир-сурәт чараларына, беренче чиратта телбизәкләренә мисаллар китерик.
–  синтаксик фигуралардан кабатлау: “ Егет менә шул утта янды (Автор гражданнар сугышы вакыйгаларын санаганнан соң). Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каннар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге якты киләчәкнең матур көннәре өчен үзен бер көрәшче иттереп үстерү дәрте белән тулып ялкынланды. Шул дәртләр, шул өметләр аны гомер юлының якты маяклары булып алга тезелделәр (2 т., 13 б.).
– боҗралап кабатлау: “Садыйкны беләләр, яраталар. Авылның кияве итеп тә, җир-су алып бирешүдә юл күрсәтүче итеп тә. Иске Акташтан бу Байрак авылына күчү эшендә каладан Фәхригә булышлык кылучы итеп тә яраталар иде (2 т., 15 б.).
– эпифора рәвешле кабатлау: “Әйтерсең, кемдер, кулына озын чыбыркы тоткан да, хайваннарны, тын алырга, туктап су эчәргә ирек бирмәстән, каядыр куа да куа; куа да куа; куа да куа! (2 т., 457 б.).
–   “Ул (Ай) бер генә минутка суык вә һавалылыгын азайтып, сәҗдәдән калыккан адәмнәргә бер генә, тик бер генә мәртәбә, сөеп иркәләп карый да калын катлаулы кара болыт артына кача (1 т., 221 б.).
– әдипнең төгәллеккә ирешеп дәлилләү чара-алымнарын сүзләрдән дә бигрәк, телнең аннан да кечкенә чараларыннан – авазлардан, иҗек, ярдәмче берәмлекләрдән башларга кирәк иде. Менә татар теленең ялганмалык үзенчәлегеннән ул ничек нечкәлекләр таба: шакылдата (шакый), аптырансам да (аптырасам), урынлашу (урнашу), мөңгердәү, дидертте, чишенмәлек, китмәк булды; ялгызак калдым; ашасыннан (аша);
 
Телебезнең агглютинативлык асылын ул архаизмнарда да тоемлый (Залда тагын бер кызыксыну уйганды), шулай ук үз неологизнарын иҗат иткәндә (ясаганда) да файдалана (чишенмәлек – гардероб), хисап (доклад) һ.б.
– дәлилләү барышында фикер конкретлыгы, төгәллегенә әдип лексик чаралардан диалектизмнар (чобар, бавыргалык, чапчак, җизнә һ.б.) , шулай ук алынмалар (партия, провокатор, комитет, полиция, боевик, отряд, мастерской, фабрик, реферат һ.б) кулланып ирешә.
 
Сурәтләп дәлилләү максатында кулланылган троп, метафоралар, телбизәрләр һәр әсәрендә энҗе бөртекләре кебек җемелдәп-җемелдәп китәләр: – Бәхетең, туганкаем,– диде (Хәерниса),– хатының харап уңган, кул-кулга йокмый,– диде (оксморон); Аэропланнан ташланган бомба белән һәлак булды (метонимия);  Үземне үзем белмәдем, шул якка очтым (метафра); Авызы колагына җитү; күзе уйный; мөгез чыгару; балавыз сыгу (телбизәк --фразеологизм);
   
Алга таба да күнегүләр үткәрү максатында тәмләп уку өчен, әдибебезнең сөйләмебезне тәэсирле итәрлек үрнәк –сабак алырлык әсәрләре мулдан. Түземлек, сабырлык белән өйрән генә. Кадерен белеп, кирәгенчә куллан гына.
                                      Илдар Низамов,
                         филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»