|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2021 Могҗиза
Үләргә калдырганнар, ә ул исән калаРФ Саклану министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында яраланган 1 102 800 кешенең тормышын саклап кала алмаганнар. Аларның бер өлеше медсанчастьларда һәм госпитальләрдә вафат була. Ул заманда СССРда яралыларны дәвалау Гитлер Германиясенекеннән шактый аерылган. Сугышны яралылар җиңде
Дүрт ел элек Вероника Скворцова (ул чакта сәламәтлек саклау министры) Мәскәү дәүләт мәдәният институтында хәрби табибларга һәм шәфкать туташларына скульптура композициясе ачканда (сугыш елларында хәрби госпиталь урнашкан) статистика мәгълүматларын китерде: сугыш чорында табиблар яраланган совет солдатларының һәм офицерларының 72 процентын сафка бастырганнар. Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский, “бу сугышны яралылар ярдәмендә оттык”, дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. Бөек Ватан сугышы елларында кызыл армиячеләрнең күбесе яраланган яки контузия алганнан соң савыгып алгы сызыкка кире кайтучылар. Шулар арасында берничә тапкыр яраланучылар да байтак.
Хәзерге тарихчылар мәгълүматларына караганда, вермахтта мондый сан нисбәте гитлерчылар файдасына түгел – анда яраланган хәрбиләрнең өчтән бер өлешен генә сафка бастыра алганнар. Вермахт табиблары советларныкыннан аермалы буларак, башта өметсез, авыр яраланучыларга ярдәм күрсәткәннәр. Алар белән шөгыльләнгәндә, вакытында ярдәм күрсәтелмәгән җиңел саналган яралыларның хәле авырайган. Әлбәттә, бу савыгып фронтка әйләнеп кайту статистикасын бозган. СССРның медсанбатларында һәм эвакогоспитальләрендә, киресенчә, җиңелрәк яраланганнарны тизрәк дәвалап, сафка кайтарырга тырышканнар.
«Хәйләкәрләрне» шунда ук атканнар
Медицина-санитар батальоны шәфкать туташы Нина Демешева (Скворцова) iremember.ru порталына интервью биргәндә, аларның медсанбатына эләккән өметсез яралыларның да төрлесе булуын искә төшерә. Бервакыт аларга күкрәге яраланган офицерны алып килгәннәр – аның хәтта үпкәсе күренеп торган. Ул аның өметсез яралы икәнен белсә дә, күкрәген бәйләгән.
Күпләре медсанчастька алып килгәндә юлда яки операция өстәлендә үлгән. Тик кайчагында көтелмәгән “терелүләр” дә очраган. Скворцова истәлекләренә караганда, бервакыт мәетләр яткан палаткадан хатын-кызларны өркетеп, “кайда минем вещмешогым” дигән тавыш яңгыраган. Үлгән дип саналган солдат тере булып чыга. Алгы сызыктан китергәндә ул бернинди дә яшәү билгеләре күрсәтмәгән, аның хәтта йөрәге тибешен дә сизмәгәннәр. Соңыннан “үлгән” солдат савыга, култык таякларында йөри башлый.
Госпиталь шәфкать туташы һәм бер үк вакытта яшерен бүлектә эш башкаручы Мария Соколова (Курапова) искәрткәнчә, 1944 елда яралылар арасында, бигрәк тә Көнбатыш Украинадан чакырылучылар арасында контузия алдым, дип алдашучылар күп булган. Янәсе, контузиядән соң сөйләшә дә, ишетә дә алмыйлар. Тәҗрибәле табиблар һәм СМЕРШ офицерлары аларны бик тиз фаш иткәннәр. Андыйларны хәрби трибунал хөкеме белән атып үтергәннәр яки штрафбатларга озатканнар.
Үләргә калдырганнар, ә ул исән кала
Юридик фәннәр докторы, профессор Александр Левин сугышны Брест районында урнашкан хәрби частьтә санинструктор хезмәтендә каршылый. Совет гаскәрләре чигенгәндә Левинның корсагы яралана. Сугышчылар аны госпитальгә алып баралар. Барыбер үләчәк дип яралы санинструкторга операция ясамыйлар, хәтта алып килгән носилкасыннан да кузгалтмыйлар. Шуннан соң госпитальне фашистлар кулга төшерә.
Әмма корсагы авыр яраланган Левин ниндидер могҗиза белән исән кала, хәтта әсирлектән дә кача. Соңыннан сугыш ветераны һәм СССР Прокуратурасының мактаулы хезмәткәрен тикшергән табиблар аптыраганнар: медицина практикасында мондый хәлләр бик сирәк очрый икән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|