|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2021 Фаҗига
Гарасат вакытында күпердәге машинаны су агызып алып китә23 июльдә кич белән Сочида гарасат була. Берничә сәгать эчендә бер айлык яңгыр ява. Мацеста елгасы ярларыннан чыга, шәһәрне су баса. Биредә яшәүче Алексей К. хатыны Елена һәм кызы Ульяна, тагын ике танышы белән бәла-казаның нәкъ үзәгенә эләгә. Алексей полиция хезмәткәре булып эшли. Бу кешеләр Toyota Avensis машинасында була. Алар күпердән барганда, бәлагә тарый.
Рәсми белешмә буенча, «машина йөртүче елгага төшеп киткән», машина эчендәгеләр барысы да һәлак булган. Ир-атның мәетен икенче көнне иртән тапканнар. Ике хатын-кыз мәете һәм яньчелеп беткән машина бер тәүлек узгач кына табыла. Ә 10 яшьлек кыз бала гәүдәсе әле дә табылмаган. Машинадагы бишенче пассажир исә могҗиза белән генә исән калган.
Алексей идарә итә торган машина күпергә керә. Җил сындырган ботаклар юлны каплаган булып чыга, ә су инде юл өслегенә кадәр күтәрелгән. Машина эчендәге пассажир ир салоннан чыгып, юлдагы ботакларны алмакчы була. Ләкин бер мизгелдә аны су агымы алып китә. Алексей, мондый очраклар белән таныш кеше буларак, гаиләсен коткарырга тели. Әмма биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, аларның котылу өчен бер мөмкинлеге дә булмый инде.
«Toyota водителе танышын су агымы алып киткәнен күргәч, артка таба чигенә башлый. Ул гаиләсен ярга чыгарып куеп, танышын коткарырга бармакчы була. Ләкин көчле су агымы машинаны алып китә», — дип сөйли биредә яшәүчеләр.
Машинадан чыгып, су агызып алып киткән егет исә исән кала, ул агым буенча бераз барганнан соң, йөзеп чыгу җаен таба.
Фото: соцсети
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|