|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2021 Шоу-бизнес
Филүс Каһиров ярдәм сорыйҖырчы Филүс Каһиров, футбол уйнаганда җайсыз егылып, кулын имгәткән. Бүген ул футболкасын да кия алмый икән. «Бездә менә шундый хәерле иртә. Филүс футболкасын кия алмый. Кичә футболдан яралы солдат кебек кайтып керде», — ди Филүснең хатыны Эльмира.
«Футбол уйнаганда аска килеп керделәр дә чыгып очтым, иңсә белән килеп төштем. Кул ни алга, ни артка йөрми. Сынмаган диделәр, ләкин сеңерләре тартылган булуы ихтимал. Алда эшләр дә бик күп, концертлар көтелә, клиплар төшерәсем бар», — дигән Филүс Каһиров үзе.
«Мондый очракта кая барырга, кем ярдәм итә ала, бәлки, яхшы массаж ясаучыларны беләсездер. Зинһар, язып җибәрегез әле», — дип, виртуаль дусларына да мөрәҗәгать иткән җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|