|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2021 Җәмгыять
Әлмира Әдиятуллина истәлегенә: "Кешеләр кыйбласын югалта. Бер-берсен уздырып мал артыннан куа"Күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина вафат. Урыны җәннәттә булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Аның белән әңгәмәдән өзек: Кайда гына очратсаң да, гел каядыр ашыга ул. Әлмира апаның һәрчак ниндидер эшләре бар, максатлары тынгылык бирми аңа. Шулай булмый, Бөтенрусия хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхлисә Бубый исемендәге бүләк иясе, җәмәгать эшлеклесе, журналист, милләтпәрвәр. Саный китсәң, исемнәре бик күп... Инде лаеклы ялда да иркен сулап, тынычлап яшисе урында ул милләтне тазарту, әхлакны үстерү өчен җиң сызганып, тырышып йөри. Әлмира апа Әдиатуллина белән “Ярдәм” мәчетендә еш очрашырга туры килә. Чөнки ул анда көн саен эшкә барган кебек килә, хатын-кызлар намаз укый торган бүлмәдә тәртипне саклый, анда үзен Президент дип атый. — Әлмира апа, ә ни өчен Президент?
— Балам, бу бит инде шаяртып әйтелгән сүз. Ләкин уены-чыны бергә дигәндәй. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш, менә мәчеттә дә барысы да җиренә җиткән булсын дим. Ул бит Аллаһ йорты. Монда килгән ханым һәм туташларның киемен карыйм, намаз укыр алдыннан гаурәтләре капланып беткәнме, киемнәре чистамы.
— Капланып бетмәгән очраклар булса, нишләтәсез?
— Шелтә белдерәм. Аеруча бу яулык мәсьәләсенә кагыла. Яулык бит ул безне бизәү чарасы түгел. Ул безнең матурлыкны чит-ят күзләрдән саклап тору өчен уйлап табылган нәрсә. Ә безнең кызлар нишли? Төрле-төрле фасоннарга китереп бәйли дә яулыгын, муеннары ачык кала, шуңа өстәп әле тагын колакларына алка тагалар. Аллаһка сезнең алкаларыгыз кирәкми дип аңлатам. Колакны күрсәтеп калдыру ул гаурәтне ачу дигән сүз. Намазың камил булсын өчен яулыгыңны дөрес капларга кирәк дип аңлатам. Безнең тырышлык белән мөслимәләргә яулыктан килеш паспортка фотога төшү хокукы бирелде. Ул вакытта күп көч түктек. Безнең җиңүебез турында язарга дип өемә 32 илдән радио-телевидение журналисты килде. Ак яулыкларыбызның кадерен белик.
— Мәчеткә килүчеләргә тагын нинди кагыйдәләрне белү кирәк?
— Менә, сеңлем, беләсеңме, яланаяк киләләр. Монда йөзләгән кеше керә. Бөтенесе намаз укырга яланаяк керсә, мәчет нәрсәгә әйләнә? Гигиена таләпләре буенча да бу рөхсәт ителми бит. Ярар, җәй көне аяк киеме ачык була. Гел-гел оекбаш кимәскә дә мөмкиннәр. Ә менә гыйбадәт йортына килгәндә үзегез белән алып йөрегез, дип әйтәм, яланаяк килгәннәргә дә шелтә белдерәм. Бөтен нәрсәгә күзне йомып йөрсәң, тәртип бетә ул.
— Хәзер кеше ризыкка тук, рухи азыкка ач. Сез моның белән килешәсезме?
— Нәкъ шулай. Кешеләр кыйбласын югалта. Бер-берсен уздырып мал артыннан куа. Аны күпме җыйсаң да, барыбер барысын җыеп бетерерлек түгел. Шуңа күрә рухи яктан нык булырга кирәк. Кешенең эчке баганасы булырга тиеш. Биш вакыт намазын укыган, ураза тоткан, зәкятен түләгән ата-аналардан тәүфыйклы балалар туа.
Әдилә СӘФӘРОВА |
Иң күп укылган
|