|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2021 Җәмгыять
![]() Бурсыклар зиратны басып алган - көн саен каберләргә зыян салаБөекбританиядә бурсыклар зиратны басып алган һәм каберләрне казый башлаган. Җәнлекләр Нортумберленд графлыгындагы Берик-апон-Туид шәһәрнең Твидмут зиратында күпләп яши башлаганнар. Зиратта җирләнүчеләрнең туганнары бу хәлгә котлары очкан. Бурсыклар һәйкәлләр һәм кабер ташлры астыннан казып нәкъ каберләрдә өннәр ясый башлаган. Графлык советы бурсыкларның кагылгысыз җәнлекләр икәнен искә төшерә – зират территориясеннән аларны көч кулланып куып чыгару мөмкин түгел, моны закон тыя.
Ул җирлектә яшәүче Алана Браун зираттан үтеп барышлый каберләр арасында йөргән 40лап бурсыкны күргән. Аның сүзләренчә, җәнлекләр биредә ел ярым элек яши башлаган һәм шул вакыттан алып беркем аларга карата берни эшли алмый. “Бурсыклар һөҗүменнән зыян күрүче күп кешеләрне беләм. Мәсәлән, минем танышларымның туганының каберен соңгы 21 көндә бурсыклар 18 (!) тапкыр казып чыкканнар”, – дип сөйли Браун.
Графлык советы вәкилләре кешеләрне “бу эшне үзаллы хәл итмәскә” чакыра. Алар “вакыйга артыннан игътибар белән күзәтәбез” дип ышандыра. Ә шулай да әлегә чиновниклар җәнлекләр салган зыянны тиз арада җыештыра гына ала. Графлык советы экологлар белән бергә проблеманы хәл итү юлын эзли.
Фото:Unsplash
--- |
Иң күп укылган
|