|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2021 Ир белән хатын
"Колхоз рәисе белән йөргән, хәзер дә типтерә икән"Бервакыт бакчага баручы автобусны озак көтәргә туры килде. Сүз арты сүз чыгып, тукталыштагы таныш кеше белән гаилә, ир, хатын турында гәп куертып алдык. – Ир белән хатын арасында чама белән көнләшү була инде ул, тик кайбер ирләр күп вакыт нахакка көнләшәләр, хатыннарына бер сәбәпсезгә бәйләнеп, тавыш чыгаралар, монысы чир инде аның, – диде танышым. – Шулай да, безнең авылда бер искәрмә булды: нахак дигәнебез хак булып чыкты. Акыллы гына абзый бар иде, гомере буе хатыныннан көнләште. Абзый сүзенә берәү дә ышанмады, көлделәр генә. Ә хатыны көнләшерлек апа иде: тулы гәүдәле, елмаеп кына сөйләшә, чибәрлекне дә Ходай өеп биргән үзенә. Безнең авыл урыс авылына терәлеп тора. Урыслар татарча белсәләр дә сөйләшмиләр иде. Олы яшьтәге бер урыс ындыр табагында теге чибәр апа белән икмәк ташырга килгән берәүнең сөйләшкәнен тыңлап торган. Болар фәлән вакытта, фәлән җирдә очрашабыз дип килешкәннәр. Теге урыс бу хакта көнче иргә җиткергән, тик кайчан, кайда очрашуларын әйтмәгән. Ир, тегеләрнең кайтып килүләрен күреп, хатынын каршы алган. “Ул минем яшь чакта йөргән егетем”, – дип акланган хатын. Өйдә тавыш булгандыр, шулай да теге апаның бите күгәреп йөрмәде. Алар бергә озак яшәмәделәр, абзый шәһәргә китте, өйләнде. Ул киткәч дөреслек беленде. Теге апа элек колхоз рәисе белән йөргән, хәзер дә типтерә икән. Ә аның ирен “уйдырма, юк сүз сөйлисең” дип, халык гел җүләргә чыгарып бетергән иде. Фото: пиксабай
Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт |
Иң күп укылган
|