поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
26.07.2021 Авыл

“Бал кортлары 21 казыбызны чагып үтергән. 88 яшьлек әниебез дә чак исән калган”

Шәүкәт абый әйтүенчә, усал кортлардан котылырга кирәк. Безнең җирлектә кортлар бик усал икән. Ә Карпат, Карник кебек нәселле кортлар йомшаграк була ди. Балтач районының Кенәбаш авылында бал кортлары Руфия Хөснетдинова хуҗалыгындагы казларны чагып үтергән.

– Барысы 25 казлары булган, дүртесе генә исән калган. Аларның да берсе сукыр, берсе үлә алмыйча ята, – дип сөйләде безгә Руфия апаның энесе Зөфәр абый. – Казларны коткарам дип ишегалдына чыккан 88 яшьлек әниебезне дә чакканнар. Чак исән калган. Фельдшерны чакырткан булганнар, аны да безгә кергән вакытта чагып алганнар әле. Ишегалдындагы үлгән кортларны күрсәгез сез, җир тулы корт. Әле бу вакытта күршеләрдә лапас та эшли торган булганнар. Андагы бер бабайны да кортлар чаккан. Фельдшерны чакыртып, укол ясатып кына коткарып калганнар диделәр. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. 
 
Кортларның шулай азынуын ул салкын көндә бал аерту белән бәйләп аңлата. Андый вакытта кортлар бик борчыла, чөнки җылы булмагач, барысы да өйдә, бал җыярга очып китмиләр. Бал аерганда болай да котыра алар, ди Зөфәр абый. 
 
Тәҗрибәле умартачы Шәүкәт абый Хәйруллин да салкын көнне бал аертырга кушмый.  
– Җылыда бал җыярга чыгып китәләр. Ә салкын көнне ояда калалар. Бал кортлары исә ояга кергәнне яратмый. Кич белән карасаң да шундый ук хәл булырга мөмкин. Атларны чакканын ишеткәнем бар иде, казларны беренче тапкыр ишетәм, – ди ул. 
 
Шәүкәт абый әйтүенчә, усал кортлардан котылырга кирәк. Безнең җирлектә кортлар бик усал икән. Ә Карпат, Карник кебек нәселле кортлар йомшаграк була ди. 
 
– Умарта тотасың икән, күршеләрең аңардан зыян күрмәслек булсын. Корт аркасында конфликт булырга тиеш түгел, – ди Шәүкәт абый. 
 
“Шәһри Казан”ның инстаграм аккаунтында әлеге хәл буенча укучыларыбыз шактый күп комментарий калдырган. 
 
raikhana488. “Инешкә җибәрегез казларны, шунда рәтләнә, башларын суга тыгалар ала. Безнең дә элек авылда казларны бик каты чаккан иде күрше кортлары. Гел суда булдылар, башлары, күзләре шеште, аннары чебеннәр кунып кортлый башлады. Әни мәрхүм эскәк белән чүпләп башларына сасы маз тиереп, су буена төшерә иде, 3се үлде, калганнары рәтләнеп китте тагын үзләре.”
dili.ai. “Бабай умарта тотты (20дән артык), аннан соң әти карады, безнең ике як күршеләр дә умарта тотты. Авылда 15ләп кешедә умарта бар. Кеше саен каз, үрдәк, чеби. Безнең үзебезнең дә бик күп иде казлар, үрдәкләр, тавыклар. Тавыклар гел умарта алдында да йөриләр әле. Беркайчан мондый нәрсә булганы юк. Нәрсәдән болай булды икән бу? Салкын көн сәбәп түгел монда. Бәлки кортларга табыш юктыр, шуңа усалланып тузынганнардыр”.
1718_sami. “Судка йөреп күпме нервы, акча китә. Күрше гомерлек. Дөнья малы бер көнлек. Тату яшәүгә ни җитә. Башыгыз исән, йортыгыз имин. Мал табылыр. Үзегез исән-сау, шөкер итегез. Судка бирегез дип котыртмагыз. Ил тыныч булсын. ӘнӘ су басып, күпме кеше юк булды, гомер буе җыйган малларын су йотты”.
Zariaishakova. “Корт чакса, үлә шул. Йә сукырая. Укларын шунда ук чүпләп алсаң яшәп китәләр. Берничә корт чаккандыр. Корт караган көнне каз бәпкәләрен ябып куя башладык без. Белми идек без дә корт чага дип. Быел бал әз бит. Шуңа күрә усаллашты бал кортлары. Үзләренә кыш чыгарга кирәк. Бик җәл инде. Ябып куярга гына кала казларны”.
garipova.naila. “Күзлэрен чагалар алар. Безнекен дә шулай күзләрен чактылар. Укларын ала алганын алдык. Рәтләнеп киттеләр аннары”.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы