• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 25 Сентябрь
  • Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004) - язучы
  • Әзһәр Габиди (1926-2001) - язучы
  • Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941) - язучы
  • Марат Гатин - дәүләт эшлеклесе
  • Урал Рәшитов - композитор
  • Илдар Фатыйхов - табиб
  • Бр.Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан общага бүлмәсенә үзем белән яшәргә 1 кыз кертәм. Барлык уңайлыклары да бар. тел.: 89179064610
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
 
 

 
Архив
 
25.07.2021 Җәмгыять

«Түбәләр очты, йортларны су басты. Хәзер инде эсселәр дә, куркыныч яңгырлар да булмаячак»

Республиканың күп кенә районнарында көтелгән яңгыр давылга әйләнеп, йорт түбәсен очырды, киртәләрне аударды, бакчаларны су басты. «ВТ» хәбәрчесе яңгырдан зыян күргән кешеләр белән сөйләште. Дөрес, алар зарланырга ашыкмый. Яуган яңгырга шөкер итә.

– Элек тә була иде инде ул мондый давыллар, интернет булмагач, шул авыл халкыннан башкалар белми дә калалар иде, – ди  Лениногорск районының соңгы көннәрдәге яңгырлардан зыян күргән Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова. – Җәй буе көтеп алган яңгырыбыз иде. Көчле җил мәдәният йорты, ФАП, китапханә урнашкан бинаның түбәсен алып ташлады. Шуны интернетка куйганнар икән. Алай куркыныч берни булмады. Шәхси хуҗалыкларның берсенә дә зыян килмәде. Яшелчәләр дә урынында. Яңгыр да каты яуды дия алмыйм. Тиз бетте ул. Инде кабат килеп яуганчы,  түбәне ябып куярга кирәк.
 
Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында яшәүчеләргә дә давыл җилләре тиеп, яңгыр суы баскан.
 
–  Без шушы яңгырга да шөкер итәбез. Җәй буена беренче явуы бит!  Авылыбыз аста утыра. Янәшәдә генә инешебез бар. Каты яңгыр яуса, су баса инде. Әмма бу авылда 38 ел яшәп, яңгырдан соң су кергәнне беренче күрүем әле. Шөкер, әллә ни каты зыян килмәде. Яңгырга риза булып калдык, – диде үзен Мәдинә дип таныштырган ханым. – Җил аркасында кайбер хуҗалыкларның өй түбәсендәге калайлары купкан, шиферлары ватылган. Бер авылдашыбызның өеп куйган печәненә су кергән. Бәрәңге, яшелчә бакчалары суда инде. Суганнар да йөзеп йөри.  Үз йортыңа килгән зыянга эч тә поша, күңел дә төшә инде, әмма табигатьнең үз законнары. Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак бәла-казалар бирмәсен дип телибез.
 
Олы Солтаннан 3 чакрым ераклыктагы Шитнәү-Чирмешән авылы халкы да көтеп алган яңгырдан зыян күрсә дә, зарланмый.
 
–   Без дә бу яңгырны бик көттек. Май аеннан бирле бер дә яумаган иде. Алдагы ике көн эссе торганга, шулай дулап китте инде ул.  Яңгыры күп явып, сулар акса да, бер генә хуҗалыкка зыян килде. Алар су буенда яши. Алар агач киртәләрен профнастилга әйләндергән иде. Су китә алмаган. Җил киртәләрен аударган. Авыл җирлеге башлыгы барып карап кайтты. Су үтә торган торбалар чиста, тагын яңгыр яуса да, зыян килү куркынычы юк. Урамны су басу янәшәдә генә инеш агуга бәйле. Авылыбыз чокыр эчендә утыргач, су керә, – ди Шитнәү-Чирмешән авыл җирлеге сәркатибе Илсөяр Кәримова.
 
Газетабызның дусты, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев исә әлеге яңгырларны күптән фаразлаган иде инде. Ул кызу торган көннәрдән соң көчле яңгырлар явачагын, аларның бәла-каза китерәчәген һәрвакыт әйтеп тора. Аның фаразлавынча, яңгырлар июль ахырына кадәр яугалап торачак.
 
– Урып-җыю башлангач та, берәр атна яңгыр күзәтелә инде ул. Бу яңгырлар ял көненә кадәр явып, атна башыннан матур көннәр булачак. Бик эсселәр булмас инде хәзер. Төн озынайды, һава суынып өлгерә ала. Август коры һәм матур көннәргә бай булачак, – ди ул.
 
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының кафедра профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, без әле «салкын дулкын» астында.
 
– Ай ахырына кадәр һава температурасы 3–4 градуска түбәнәя. Әлегә кадәр ул нормадан 7–8 градуска югары иде. Салкын җилләр, себердән килгән циклон нәтиҗәсендә, көннәр сүлпәнәйде, – ди ул. – Атна ахырына кадәр һава температурасы 21–24 градус тирәсе торачак. Шимбә кичке температура 13 градус булачак. Киләсе атна башыннан исә температура күтәрелә, төннәрен дә җылы булачак. Әмма эсселәр көтелми. Хәзер инде куркыныч яңгырлар да булмас.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.07.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar