|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2021 Мәдәният
“Безнең мирас” журналы якты дөньядан киткән иҗат әһелләре рухына дога кылдырды (ФОТО)Кичә Казанның “Тантана” ресторанында үзенчәлекле корбан ашы узды. Ләбиб Лерон җитәкләгән “Безнең мирас” журналы якты дөньядан киткән иҗат әһелләре рухына дога кылдырды. Язучылар, журналистлар, галимнәр, җырчылар, актерлар, иҗат әһелләре... 60тан артык исем искә алынды. Күбесе шушы бер-ике ел эчендә арабыздан киткән. Дини мәҗлес “Бисмилла” сүзе, Коръән уку һәм вәгазь белән башланып китте. Аннары җәмәгать белән икенде намазы укылды. Табын артында әрвахларга дога кылганнан соң, милләт, әдәбият, бүгенге вәзгыять турында да чыгышлар булды. Чалган корбаннар, укылган догалар кабул булсын, арабыздан киткән хезмәттәшләребезнең, иҗат әһелләренең рухлары тыныч булсын.
--- |
Иң күп укылган
|