поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
01.11.2010 Авто

Машинадамы, җәяүме?

31 октябрь – Автомобильчеләр көне иде. Руль артында йөрүчеләр саны көн саен арта. Тимер аттан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый бүген. Ә сезнең тормышта машина нинди роль уйный?

Рәшит ШАМКАЙ, юмор остасы:

 

– “Эфир” каналыннан “Перехват” тапшыруын карагач, урамда юл һәлакәтенә очраган кешеләрне күреп: “Ярый әле машинам юк”, – дим. Гел юлда йөрибез. Коточкыч фаҗигаләргә юлыгучыларны күргәч, бик куркыныч булып китә. Зур-зур “КамАЗ”лар авып ята. Алла сакласын һәммәбезне. Кайберәүләр артыгын кылана, тизлекне 130 дан арттыра. Шаярырга ярамый. Техника үзенә сак караганны ярата.

 

Машина гел проблема гына тудыра ул. Йорт янында да йөрер урын калмады. Мин җәяү йөрергә яратам. Күбрәк өйдә утырам. Гастрольләргә барасы булса, килеп алалар, китереп куялар. Бу яктан җайлы.

 

Җәүдәт ХАЛИТОВ, төзүче:

 

– 32 ел район үзәгендә төзелештә прораб вазыйфасын башкардым. Анда гел шофер белән йөрдем. Хәзер 12 ел дәвамында үз авылыбызда төзүче булып эшлим. Машинам юк. “УАЗ” бар иде, аны саттым. Автомобильләр белән кызыксынмыйм, элек тә шундый идем. Эш урыны өебездән 2 км ераклыкта урнашкан. Көн саен ике тапкыр барам, ике тапкыр кайтам. Якынча 8 км араны җәяү үтәм. Аның каравы зарланмыйм. Саф һавада җәяү йөрү сәламәтлек өчен дә файдалы. Иң мөһиме шул.

 

Берәр җиргә барасы булса, проблема юк. Улларымда җиңел машина бар, алар илтеп куя.

 

Венера ГАНИЕВА, җырчы:

 

– Гел җәмәгать транспортында йөрим. Бик җайлы. Машина түгел, аны йөртү таныклыгым да юк. Чит илдә 80 яшьлек әбиләр дә руль артында йөри, әмма мин яшем узгандыр инде дип саныйм. Ара артык ерак булмаса, җәяү баруга өстенлек бирәм. Бу сәламәтлек өчен файдалы, бераз артык авырлыкны ташларга да ярдәм итә.

 

Шәһәрдә машинадан күп нәрсә юк. Әгәр якын киләчәктә кешеләргә оча торган берәр техника булдырмасалар, автомобиль белән дә, җәяү дә йөрү мөмкин булмаячак. Пассажирларны җир астыннан түгел, күктән йөртер өчен берәр чара уйлап тапсалар гына ситуацияне уңай хәл итеп була. Башка чара юк. “Бөке”ләр буенча икенче Мәскәүгә әйләнеп барабыз.

 

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, “Адәм белән Һава” тапшыруының алып баручысы:

 

– 3 елдан артык руль артында йөрим. Хәзер үземне машина эчендә туган кебек хис итәм. Аңа хәтле автобуста, трамвайда йөри идем, шуннан үземнең тимер атка күчкәч, аермасын әйтеп бетерү мөмкин түгел. Ул тормышымда иң зур рольләрнең берсен уйный. Өстәвенә автомат коробкалы. Бик рәхәт.

 

Машинасыз көнемне түгел, сәгатемне дә күзалдына китерә алмыйм. Ул бөтен проблемамны хәл итәргә булыша. Һәр минусның уңай ягы бар дигәндәй, “бөке”ләрдә дә буш тормыйм. Кирәк урынга шалтыратып алам, укыйм, берәр шигырь язып куйган чакларым да бар. Иң мөһиме – вакытны әрәм итмәү. Ходай машинадан аера күрмәсен иде, дип телим. Моңа хәтле ничек йөргәнбез?!

 

Булат ИДРИСОВ, таксист:

 

– Машина өчен үлеп торам. Кечкенәдән техниканы яраттым. Бөтен нечкәлекләрен беләм. Өстәвенә таксист вазыйфасын башкаргач, ул минем өчен керем кертүче чыганак та.

 

Алдагы машинамны саткач, бер ай буе җәяү һәм җәмәгать транспортында йөрергә туры килде. Бик читен. Дусларым да машинасыз бер ае буе йөрүне бер ел хатынсыз яшәүгә тиңли. Алар белән килешәм.

 

Фирзәр МОРТАЗИН, җырчы, композитор:

 

– Тормышымда беренче урында гаилә, икенче баскычта туганнар белән дуслар булса, өченчесен машина алып тора. Ансыз бер көн дә яши алмыйм. Әле бүген генә машинаны саттым. Яңасы биш көннән соң булачак. Тимер атның паспорты әзер булганны көтәм. “Форд-фокус”ның яңа моделена заказ бирдем. Шушы биш көнне ничек үткәрергә дип аптырап утырам.

 

30 ел инде руль артында йөрим. Үз гомеремдә, авыр йөк машиналарын да санап, 30 лап тимер ат алыштырдым. Елга 3 әрне алып саткан вакытлар да булды.

 

Без сәнгать кешеләре булгач, машинасыз эш бармый. Бөтен нәрсә шуңа килеп терәлә.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ | 29.10.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы