поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.07.2021 Милләт

Рәшит Гыйләҗев картиналары милли моң белән сугарылган

"Минем Рәшитемә бүген дә унҗиде яшь кебек", — ди Халидә ханым уенын-чынын бергә кушып. Әлбиттә, сүз физик халәт турында гына бармый. Бу сүзләр шаяру катыш әйтелсә дә, аларда хаклык ярылып ята. Рәшит Гыйләҗев табигате, омтылышы белән төрле якка бәрелә торган кеше түгел. Ул Ватанына, гаиләсенә һәм сайлаган һөнәренә тугрылык саклый белүчеләрдән.

Минемчә, ул олпат һәм сабыр кеше. Шул ук вакытта әллә күпме планнар белән яши. Язасы картиналары күңелендә бер — бер артлы тезелешеп торалар. Яшәгән җирдән, очрашулардан илһам алып, иҗатка күмелеп яши белә торган заттан.

Билгеле рәссам Рәшит Гыйләҗев Татарстанның исеме үк җырлап торган Яшел Үзән шәһәрендә туган. Дөньяга килгән җир, туган төбәк кеше холкына тәэсир итми калмыйдыр ул. Һичшиксез Рәшит Акмал улы язган картиналарда туган як җылысы беренче урында тора. Гәрчә эчтәлеге буенча ул төрле теманы яктыртса да.

Тема дигәннән, рәссам Рәшит Гыйләҗев көнүзәк вакыйгалар белән бер адымда бара. Санкт — Петербургның 300 еллыгында да, Казанның мең еллыгында да, Габдулла Тукай, Муса Җәлил туган көннәрдә дә һәм башка билгеле вакыйгалар уңаеннан да аның үзенчәлекле иҗади эшләре күргәзмәсе ачылып рәсем сәнгатенә битараф булмаганнарны сөендереп тора.

Рәшит Гыйләҗев тәүге белемне Лениногорск шәһәрендәге Сәнгать училищесендә ала, аннан Ленинградта И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укый.

Узган елларда «Татар — Информ» хәбәрчесе буларак, миңа Рәшит Гыйләҗев иҗаты турында еш язарга туры килде.

Бүгенгедәй хәтеремдә, Санкт-Петербургтагы Рәссамнар берлегенең зур залында Гыйләҗевнең Казанның 1000 еллыгына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылган иде. Рәссам петербурглылар хөкеменә Санкт-Петербург, Казан, Татарстан һәм табигать күренешләренә багышланган 300дән артык сәнгать әсәрен һәм портретларын тәкъдим итте.

Күргәзмәне ачуда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Шамил Акбулатов, шулай ук башка рәсми вәкилләр һәм кунаклар катнашты. Күргәмә 15 июльгә кадәр эшләде.

И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать, скульптура һәм архитектура академиясе профессоры И.Романычев фикеренчә, Рәшит Гыйләҗев 1980-1990 елларда иҗатлары белән киң күләмдә танылган рәссамнар буынын тәшкил итә.

1995 елдан башлап рәссамнең Санкт-Петербургта, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә һәм чит илләрдән — Париж, Марсель, Люббекке һәм Кассиста утызга якын шәхси күргәзмәсе оештырылган.

2003 елның маенда Санкт-Петербургның 300 еллык юбилее уңаеннан аның иҗаты турында “Рәшит Гыйләҗевның сынлы сәнгате” (“Живопись Рашида Гилязова”) исемле альбом–монография дә, анда хронологик тәртиптә рәссамнең танылган картиналарыннан 300 репродукция тәкъдим ителде, басылып чыкты.

Шушы урында берничә ел артка китеп Рәшит Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлына күз салыйк.

1981 елда И. Е. Репин исемендәге институтны (Сәнгать академиясе) күренекле рәссам Е. Е. Моисеенко остаханәсе буенча тәмамлый. Гыйләҗев билгеле педагоглар салган йолаларны дәвам итә һәм үстерә, гражданлык пафосы белән билгеләп үтелгән тормышчан әсәрләр яза, шул ук вакытта чынбарлыкны үзенчә үзгәртә, образларнчы тере тормыш хисе белән тулыландыра. Рәшит Гыйләҗев өч меңнән артык рәсем сәнгате әсәрләре авторы, ул иҗади активлыгы һәм сәнгатьтә шәхсилеге белән аерылып тора.

1981-1984 елларда А. И. Герцен исемендәге Дәүләт педагогия институтында рәсем сәнгате укытучысы.

1982-1986 елларда СССР Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлеге иҗат остаханәсендә эшли.

1983 елдан төрле иҗат төркемендә картиналар яза. 1988 елда СССР Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлеге рәсем сәнгате секциясенә керә.

Рәссамнең тынгысыз иҗади күңеле төрле тема эзләп аны иҗади сәфәрләргә чакыра. Рәссам 1991-1997 елларда Франциядән (Париж, Жеверни, Нант, Сен-Мишель, Онфлер, Марсель, Кассис, Экс), Германия, Австрия, Италия һәм Испания (Тенерифе) шәһәрләреннән алып кайткан күңел кичерешләрен һәм тәэсрләрне ак кәгазьгә төшерә.

Әлбиттә, Рәшит Гыйләҗев туган якларны да онытмый. Менә бер мисал. Баулыдагы «Гали» мәчете интерьерларын һәм экстерьерын бизәү өстендә рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшли.

Рәссам Гыйләҗев үзенчәлекле шәхси стилен булдыра алды, аның үз буяуы бар. Аның картиналарын илебез музейларында, Русия, Татарстан һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә очратырга мөмкин. Яраткан җылы Татарстаны бар. Яңгырлы Петербург Гыйләҗевнең икенче Ватаны. Төньяк башкалада рәссам үзенең нәзакәтле сәнгатен тапты.

Рәшит Акмал улы язган портретлар, натюрмортлар, табигать күренешләре, интерьерлар, монументаль рәсемнәр – ул яктылык бирүче, яшәүне раслый торган картиналар.

Аның беренче шәхси күргәзмәсе 1986 елда СССР Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлегендә ачыла.

1995 елдан башлап Гыйләҗевлар Санкт-Петербург, Мәскәү, Тосно, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы һәм чит илләрдә 30дан артык шәхси күргәзмә оештырды.

Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гыйләҗев Рәшит Акмал улына 2000 елның 20 октябрендә «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде. Ул бу мактаулы исемгә сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен лаек булды. Дәрәҗәле исемне аңа ул вакыттагы Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тапшырды.

Рәссамнең Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре төбәк музеенда ачылган «Кояшлы палитра» исемле күргәзмәсе нык истә калды. Күргәзмәне тәкъдир итү чарасына кеше күп җыелган иде. Милли — мәдәни чара Муса Җәлилнең 100 һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланды. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең һәм Габдулла Тукайның портретлары, «Спасс Башнясы«, «Казан Кремле», «Тукайны озату«, «Г.Тукай Санкт-Петербургта«, «Солтан мәчете«, «Баулыдагы төп йортлар» кебек тематик, барлыгы 30 картина куелган иде. Картиналарда Рәшит Гыйлаҗевнең бөтен барлыгы белән табигатькә мөкиббән киткән кеше булганлыгы ярылып ята. Шуңа күрә аның күп картиналарында, нигездә, табигать күренешләре сурәтләнә.

Тәкъдир итү чарасында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең ул вакыттагы баш белгече Шамил Насыйров, Тосно шәһәре хакимияте вәкилләре, рәссамнар, милли җәмгыятьләр җитәкчеләре, «Нур-Свет» гәҗите журналистлары катнашты. Чарада татар һәм урыс телләрендә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады.

Рәссамнең Казанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә узган юбилей күргәзмәсе турында да матбугат җылы язды.

Рәшит Гыйләҗевне Халидә ханымсыз күз алдына китереп булмый. Петербургтагы төрле татар иҗтимагый җәмгыятьләре уздырган милли — мәдәни чараларны Халидә Гыйләҗева тәэсирле укыган шигырьләр бизи.

Гыйләҗев ясаган һәрбер сурәттә миллилек сизелә, аны чыннан да, татар милли үзенчәлеген саклап кала алган оста, дип әйтеп була.

Татарстанның Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гыйләҗев турында ихлас күңелдән чыккан мондый сүзләр әйткән иде: “Рәшит – ул үзебезнең егет. Ул Татарстан егете. Яшь чагыннан беләбез аны. Аның иҗатын бик яратып кабул итәбез.

Аның Петербургта яшәве безнең өчен аеруча файдалы. Бөтен рәссамнар да Казанда гына җыелып ятса, дөрес булмас иде. Менә аның иҗатында да Петербург рухы сизелә. Чөнки Петербург инде – ул рәсем сәнгатенең бишеге. Шуңа күрә мин аның күргәзмәсенә бик теләп килдем. Петербургта яшәвенә карамастан, ул безнең милли рәссамыбыз. Ул аның тематикасында да, төсләрендә дә, рәсемнәренең эчке мәгънәсендә дә күренә. Кайсы гына сурәтне алып карасак та, ниндидер татарга хас сагыш, сагыну сизелеп тора”, дигән иде Роберт Миңнуллин.

Рәшит Гыйләҗев иҗатына югары бәя бирүчеләр һәрвакыт булды. Билгеле рәссам Роберт Миф аның турында менә нәрсәләр диде:

— Зур шатлык белән Рәшитне дустым, остазым һәм гомумән олы хәрефләр белән Кеше дип әйтә алам. Аның белән һәрвакыт теләсә нинди темага сөйләшеп була. Акыллы һәм зирәк киңәшен беркайчан җәлләми. Ул кызыклы, тулы канлы иҗади тормыш белән яши.

Кайчандыр безнең Татарстаннан күпләребез кебек Петербурга килеп, әлеге каланы яратып, биредә калдың. Шәп бит бу! Югыйсә, без очрашмаган да булыр идек. Син зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә ия. Синең көчле укытучыларың бар иде. Хәзер син үзең сәнгатьтә күп нәрсәгә ирештең! Үзеңнең Музаң шагыйрә Халидә ханым белән сез тату гаилә кордыгыз, үзегезгә охшаган зыялы улыгыз — Руслан бар. Хәзер оныкларны күтәрергә ярдәм итәсез.

Рәссам буларак синең үз кабатланмас һәм таныла торган язуың бар. Беркемнекенә дә охшамаган Гыйләҗевныкы — төсле һәм шатлыклы язу ул. Безнең Татарстан турында, төньяк башкала турында табигать һәм тормыш күренешләрен, чәчәк гөлләмәләрен һәм гаҗәеп натюрмортларны иҗат итүеңне дәвам ит. Сиңа баһадирлар сәламәтлеге, тугры дуслар һәм һәркөн иҗади илһам килүен телим.

Синең белән, синең гаилә белән дус булуыма горурланам, кадерле дустым!

Рәшит Гыйләҗевне ерак Чехиядән Кыям Кормакаев тәбрикли: хөрмәтле Рәшит абый, Сез халкыбызның лаеклы вәкиле. Сезнең эшләрне күргәнем һәм аларга сокланганым бар. Сез татар халкының мәдәниятен һәм йолаларын саклауга бәяләп беткесез өлеш кертәсез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ихтирамын һәм яратуын, озын бәхетле гомер телим. Ихтирам белән «Ауропа татарлары Альянсы» Идарәсе әгъзасы, хокук һәм икътисад магистры Кыям Кормакаев.

Әлеге котлауларга ихлас күңелдән Санкт -Петербург һәм Ленинград өлкәсе «Татар порталы» ( баш мохәррире Равил Закиров) командасы да кушыла.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 24.07.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»