• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
24.07.2021 Тарих

"Ачтан үлмәбез": Татар малае ничек скульптор булып китә алган

Быел Самара данлыклы сәүдәгәр һәм меценат Константин Павел улы Головкинның 150 еллыгын билгеләп үтә. Совет Армиясе урамы буйлап Идел ярына төшсәгез, аның әлегә кадәр сакланган ике катлы гаҗәеп матур йортын күрергә була. Өйнең хуҗасы үзе дә гаҗәеп кеше булган.

Заманында аны спортчы, музыкант, рәссам, фотограф, архитектор, археолог, астроном, төбәкне өйрәнүче, эшкуар һәм хәйрияче дип атаганнар, Константин Павлович, шәһәребездә публичная библиотека төзү нияте белән, 2 миллион сумлык капиталының 600 меңен шушы китапханәне төзү өчен тотарга ниятләгән. Ләкин Октябрь революциясе аның планнарына чик куйган. Ул берничә елга Самарадан китеп тора, ә 1921 елда кайткач, аңа Самараның архив бюросына гади архивариус булып урнашырга туры килә. Ул озак авырып 53 яшендә вафат була. Ләкин Самара аны онытмый, хәйриячелек һәм иҗат эшчәнлеге аркасында аны әлегәчә Самараның иң күренекле шәхесләре сыйфатында атыйлар.
 
Быел, Самараның күрке булып саналган Константин Головкинны искә алу елында, депутат Александр Хинштейн, Головкиннар яшәгән Ленинградский урамында аның сынын куярга тәкъдим итә. Идея хуплап каршы алына һәм әлеге ел башында ук сынлы сәнгать ияләре арасында конкурс игълан ителә. Нәтиҗәдә, 14 скульптор 17 проект белән катнашалар. Шулар арасыннан, интернет аша тавыш бирү юлы белән, өчесе сайлап алына һәм араларында милләтәшебез Камил СӘЙФУЛЛИНның да эше атала. Жюри Мәскәү сынчысы Николай Жуковның хезмәтен өстен дип таба. Ләкин тавыш бирүчеләр моның белән һич тә килешмиләр, конкурсны яңа баштан уздырырга кирәк, дигән фикерләр язалар.
 
 
Мондый хәл килеп чыккач, “Бердәмлек” редакциясе дә читтә калмады, әлбәттә. Башка сынчыларның эшләре никадәр матур һәм эчтәлекле булса да, аңлыйсыздыр, үзебезнеке - үзәктә. Һәм менә инде Сезнең хәбәрчегез Камил Рафаэль улының остаханәсе урнашкан сад-бакчада, тормышка ашырылмыйча калган, кайсы-берсе күгәрә дә башлаган тимер сыннар арасында йөри. Шунда ук тимерче алачыгы да урнашкан. Камил әфәнде сынчы-металлист икән.
 
- Камил әфәнде, сыннарны таштан да, агачтан да, балчыктан да ясап була. Ә сез тимерчелек ысулын сайлап алгансыз. Бу бит бик авыр эш. Ничек алай булды?
 
- Чөнки минем әтием Рафаэль Cәйфуллин – сынчы-керамист. Бала чагымнан аның сыннары арасында, остаханәсендә үстем. Кая ба-сарга да урын юк иде, анда барма, ватарсың, монда тотынма, уылыр кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Шуңа күрә тимерне сайладым. Нишләтсәң дә, ватылмый да, уылмый да, - дип җавап бирде ул шаян елмаеп.
 
- Алайса сынлы сәнгать Сезнең каныгызга бала чактан сеңгән инде.
 
- Ә бәлки мин шул чир белән туганмындыр да. Генетика дигән әйбер дә бар бит. Үз-үземне күпме беләм, шул хәтле скульптор булырга хыялландым. Әтием кайда гына эшләсә дә, аның янында булырга, ярдәм итәргә тырыштым. Петербургның Вера Мухина исемендәге сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, сынчы дипломы алып чыктым.
 
- Ә әтиегез танылган сынчымы?
 
- Шулайдыр дип уйлыйм. Казан, Чиләбе, Финляндиянең Турку, Ханка, Хельсинки шәһәрләрен аның скульптуралары бизи.
 
- Татар малае ничек скульптор булып китә алды икән соң?
 
- Әтием язган хикәяләр китабына кергән “Товарищ Зингер” әсәрендә нәкъ шул хәл тасвирлана. Малай Идел буенда уйнап йөргәндә этюдларга чыккан бер кешене очрата һәм аның рәсем ясавын күреп исәрләнә. Икенче юлы инде бу кеше малайның картон кисәгендә рәсем ясап утырганын күрә һәм, Куйбышевның 1 санлы рәсем ясау мәктәбендә укып, рәсем ясарга өйрәнергә тәкъдим итә. Бу кеше шушы мәктәпне оештырган Георгий Зингер үзе булып чыга. Аннан Рафаэль Пенза сәнгать училищесын, Петербургның Вера Мухина исемендәге сынлы сәнгать училищесын тәмамлый һәм Питердан ерак булмаган Кукерин шәһәрендәге борынгы керамика заводында изразецлар – чыйнаяк кирпеч ясау буенча баш рәссам булып эшли. Беләсегез килсә, Петербургның иң борынгы мәчете, Самараның Гагаринская метро станциясе әтием катнашында җитештерелгән чыйнаяк кирпеч белән төрелгән.
 
Шунысы гаҗәп – Питерда ул әниемне, Куйбышевтан килеп икенче югары белем алып йөрүче Наҗиясен очрата. Ул атаклы Әюповлар ыруыннан. Алар өйләнешәләр, өч балалары туа - Сания, мин һәм Азим. Үлгәндә генә әнием үзенең кем булып эшләгәнен әйтте – “томагавк” ракеталарын төзүдә аның да зур өлеше булган икән.
 
Туксанынчы елларда керамика заводы криминал кулына күчә, әтиемә гаиләсен алып Финляндиягә качарга туры килә. Хәзер гаи-ләбез шунда яши. Ә мин 2005 елда яман чирдән вафат булган әниемне күмәргә алып кайттым һәм туган якларымда калырга ният иттем.
 
- Ә скульптура ясауда тәҗрибәгез зурмы?
 
- Мин башлыча әтием белән эшләдем. Казанның Бауман урамындагы “Конь-страна” сынын, тагын берничәсен Чиләбедәге “Винер” сынын һәм тагын берничәсен без бергә ясадык. Самарада калуымның сере дә шунда – кайчан да булса әтидән аерылып, мөстәкыйль рәвештә эшли башларга кирәк бит инде. Сез йортта һәм остаханәдә күргән берничә проект конкурсларда катнашу өчен эшләнгән иде. Ләкин өченче урыннан ары китә алганым юк. Хәер, менә бусын - Самара символын тасвирлаган кәҗә фигурасын, Олег Фурсов футбол чемпионатына ясатырга кирәк дип әйткән иде. Анысы да сүздән ары китмәде...
 
- Хатыныгыз, ике кызыгыз бар. Алар нәрсә ашап тора соң?
 
- Шунысы бар шул. Ләкин кулымда тимерче профессиясе булганда, ачтан үлмәбез. Корыч капкалар, матур эскәмияләр ясатучы байлар булганда, яшәп була ул. Ләкин, исемең рәссам һәм сынчы булгач, гасырларда калдырырлык иҗат эшләре эшлисе килә.
 
- Сезнең проект фотосурәтен мин күрдем. Экспрессионизм стилендә башкарылган сын шәхсән миңа бик тә ошады. Головкинның энергиясе дә, хыялый табигате дә, дөньяга матурлык, яхшылык өстәргә теләве дә әллә кайдан күренеп тора: кулында хатыны Катюшага дип җыйган кыр чәчәкләре, култык астында мольберт, кыска гомере эчендә бөтен нәрсәгә дә өлгерергә тырышып киң атлавы һәм артыннан сөйрәлеп барган уенчыклары - филле дачасы, Опель машинасы - сынык линияләре, абстракт формалары белән тамашачыны шок хәленә китерә, уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да, беренче урынны алган проект эчтәлеге буенча сезнекеннән нык калыша бугай.
 
- Әлбәттә, үземә ошамаса, конкурска куймаган булыр идем. Тик менә никтер Самара экспрессионизмны аңлый алмый әлегә, дип уйлыйлар югарыда. Ә үзләре Самараны яңа мөмкинлекләр, куәтле үсеш регионы дип атыйлар. Скульптура – ул бит гасырларда яшәү өчен иҗат ителә, шуңа күрә ул күңелгә кереп калырга, уйланырга, гел нәрсәсе беләндер борчып торырга тиеш. Менә бит Моцартның “Реквием”ын бер тыңлаган кешегә аны кат-кат тыңларга кирәкми. Төрмәдә булсаң да ул синең белән, башыңнан чыкмый. Иҗатың шундый куәткә ия булмаса, ул – сагыз гына. Чәйнәдең дә, ташладың.
 
Конкурс буенча сын сайлаганда ниндидер урталык булырга тиеш түгел, киләчәккә карап эш итәргә кирәк. Хәер, үпкәләргә дә урын юк. Жюри соңгы этапта гына үз фикерен әйтә, диләр. Ә интернет аша халык сайлый. Анда алдашу юктыр, дип уйлыйм. Бәлки жюрига скульпторның татар фамилиясе ошап бетмидер?
 
* * *
 
Менә нәрсә килеп чыга бит: Самара якларының матурлыгын, сынлы сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен сеңдереп үскән сынчы улының эше Самарага ярамаган, ә Мәскәүнең яшь сынчылары тозсыз фигуралары белән беренче-икенче урынны яулаганнар... Халыкка рәхмәт, әлеге конкурсның нәтиҗәләре белән канәгать булмыйча, яңадан тавыш бирү оештыруны таләп иттеләр. Дмитрий Азаров та бу гауганы ишетеп: “Слышал, что вокруг проекта памятника купцу Головкину развернулась дискуссия среди горожан. Сам видел картинку в интернете — и правда, выглядит как-то странно. Это не Деточкин, не Дядя Степа, не красноармеец Сухов, которым установили забавные скульптуры как литературным персонажам и героям кино. Речь идет о памяти уважаемого человека Самары, а значит и памятник ему требует серьезного широкого обсуждения с горожанами”, - дип белдергән.
 
...Нишләтәсең, яңадан, димәк, яңадан. Тик бу юлы хөрмәтле газета укучыларыбыз бердәм булып конкурс сайтына керсеннәр, бөтен сыннарны да карап, үз карашын белдерсеннәр иде. Бәлки фикерләребез тәңгәл килер?..
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 24.07.2021
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar