|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2021 Медицина
Намуссыз табиб хатынга ялгыш диагноз куеп, 15 елга сукыр калдыраАКШның Колорадо штатнда яшәүче 59 яшьлек Конии Парке дөрес куелмаган диагноз аркасында сукырая, 15 елдан соң күрә башлагач, үзен көзгедә танымый. 2003 елда Паркеның күзләре белән проблемалары башлана, ул начар күрә, яктылыкка караганда “кара нокта”лар уйнаша. Хатын офтальмологка мөрәҗәгать итә, ул глаукома дигән диагноз куя. Белгеч Паркега ярдәм артыннан соң мөрәҗәгать иткәнсең, операция ясауның мәгънәсе юк, тиздән сукыраю ихтималы зур, ди.
Америкалы ханымның күз күрүчәнлеге тиз түбәнәя, берничә айдан аның күзләре 85%ка начаррак күрә. Күзләре бөтенләй күрмәс булган Парке сукырлар үзәгендә махсус курслар тәмамлый. Ул яраткан шөгыльләре: тимераякта шуу, каякта йөзү, төрле походларга чыгу, спорт чараларына һәм концертларга йөрүен дәвам итә. “Күзләрем сукырайганчы яшәгән кебек яшәргә тырыштым”, – ди Парке.
Әмма ханым шулай да таякка таянып йөрүдә шактый кыенлыклар кичерә, үзаллы ашарга пешерү һәм йорт җыештыр кебек эшләр аңа авыр бирелә. Әмма каршылыклар очрап торса да, Парке яңа тормыш рәвешен кабул итә һәм аңа яраклаша.
2018 елда хатынны офтальмологик үзәккә тикшеренү үтәргә юллыйлар. Тикшеренү вакытында 10 ел элек куелган диагнозның дөрес түгеллеге ачыклана. Чынында ул катарактадан җәфаланган, ә аны хирургик юл белән дәвалап була икән. Аңа күп тә үтми операция ясыйлар.
“Икенче көнне бәйләвечләремне салдыргач, беренче күргәннәрем – шәфкать туташының кашлары, керекләре һәм күз алмасы иде, мин шунда ук елый башладым”, – дип сөйли Парке.
Шулай итеп, 15 елдан соң күзләре кабат “ачылган” хатын ниһаять ирен һәм яраткан оныкларын янә күрә башлау бәхетенә ия була. Ә аны озатып йөрүче эт пенсиягә китә. Парке үзенә операция ясаган үзәккә эшкә урнаша. “Иң кыены көзгегә карау булды, чөнки картлык турында уйланганым юк иде”, – ди ул.
Фото: пиксабай
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|