поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.07.2021 Җәмгыять

Татар егете 250 мең доллар түләп космосны яуларга җыена

Соңгы көннәрдә туризмның яңа төре – галәмгә очу беркемне дә битараф калдырмагандыр. Шулай булмыйни! 20 июль көнне Америкада яшәүче миллиардер, компания хуҗасы Джефф Безос New Shepard ракета системасында энекәше Марк, Нидерландтан 18 яшьлек студент Оливер Дэемен һәм 82 яшьлек элеккеге очучы хатын-кыз Уолли Фанк (ул 1960 нчы елларда NASA стандарты белән космоска очарга әзерләнгән булган, әмма хыялы тормышка ашмаган) белән космостан әйләнеп кайтты.

Берничә  көн элек, 11 июльдә,  америкалы, Virgin Gaiactic  компаниясенә  нигез салган 70 яшьлек миллиардер Ричард Брэнсон,  экипаждагы 6 кеше  белән үзе дә турист кәнәфиенә утырып,  галәмне иңләде. VSS Unity ракетопланы  86 километр биеклеккә күтәрелгән.  Безнең өчен  иң әһәмиятлесе шунда:  әлеге компания белән төзелгән контракт нигезендә Чуашстанның Шыгырдан авылында туып үскән эшмәкәр, үзебезнең татар егете Фәрит Әюпов та очарга әзерләнә. Аңлашыла ки, әгәр планнар барып чыкса, ул космоска аяк баскан иң беренче татар кешесе булачак.  Россиядән әлеге компаниягә  кабул ителгән 10 кешелек төркемдә икәү – Санкт-Петербургтан, җидәү – Мәскәүдән, үзе әйтмешли, провинциядән Фәрит бер үзе генә икән. Син монда ничек килеп эләктең, дип баштарак аптыратып бетергәннәр үзен. Чыннан да, ничек? Бу сәяхәткә милләттәшебез ничек әзерләнә?  Без шул сорауларга җавап табарга тырыштык.
 
– Фәрит Шакирович,  «космоска юллама» алу  серләре турында сөйләгез әле.
 
–  Аның  сере  юк инде. Шактый еллар элек Америкага эш белән барып чыккан идем. Шунда  галәмгә очарга туристлар әзерләүче Ричард Брэнсон компаниясе турында ишеттем.  Берәр әйбергә күңелем кузгалып куйса, эшне ахырына кадәр җиткермичә туктамыйм мин. Шундук гариза яздым. Әмма беренче тапкырында үткәрмәделәр. Космоска очам дигән теләк барыбер бөтен барлыгымны биләп алган иде инде.  2010 елда икенче тапкыр баргач, АКШта  космос өлкәсендәге белгеч, милләттәшебез Надир Баһавиев белән очрашып, гозеремне җиткердем. Ул миңа барысын да күрсәтте, аңлатты, кабат гариза язарга кушты. Шулай итеп, Virgin Galactic компаниясе белән контракт төзедем. Америкада космик туризмны үстерү өчен махсус космопорт та төзелде. Корабльләр дә шуннан очып китә.
 
– Әзерлек эшләре ничек бара?
 
– Моның өчен миңа Америкага барырга туры килә.  Пандемия сәбәпле генә бу эш азрак тукталып калган иде. Хәзер инде мөмкинлекләр ачылды. Анда безне сборга җыялар, күнекмәләр үткәрәләр.   Ул ике циклдан тора: беренчесе – физик әзерлек, икенчесе –  авырлык югалу халәтен сынау.  Моның өчен барлык мөмкинлекләр – тренажерлар, шул исәптән центрифуга да бар. Аэродинамик торбада һава агымы кешене 15–20 метр биеклеккә күтәрә ала. Ә авырлык югалу халәтен «Боинг» самолетында тудыралар. Очкыч  өскә күтәрелә дә, кинәт кенә аска ыргыла.  Бу халәт  берничә секундка сузыла.   Әлеге күнекмәләрне һөнәри әзерлек янәшәсенә якын да куеп булмый, әлбәттә. Күпкә җиңелрәк.
 
– Бу нәрсә белән бәйле?
 
– Туристлар өчен организмга йөкләнеш  космонавтларныкы кебек зур түгел, ике тапкыр азрак.  Беренчедән, космик корабль җирдән кузгалганда да  70 градуслы почмак белән  очып китәчәк. Икенчедән, җиргә вертикаль  рәвештә түгел, ә горизонталь төшәчәк.
 
– Җиңелрәк булса да, сәламәтлекне тикшерү эше көчле куелгандыр дип  уйлыйм.
 
– Сүз дә юк. Хәтта әби-бабайларның генетик мәгълүматларына кадәр тикшерделәр.  Кем, кайчан, ни белән авырган, берәр чир нәселдән нәселгә күчмәгәнме – барысын да тикшерделәр.
 
– Галәмгә очу өчен теләк кенә җитеп бетми бит әле, хәтта сәламәт булуың да коткарып кала алмый… Сер булмаса, космостан әйләнеп кайту күпмегә төшә?
 
– 250 мең долларны контракт төзегәндә  түләп куйдым.
 
– Ишетүемчә, космик туризм турында, шул исәптән сезнең дә галәмгә җыенуыгыз хакында инде берничә ел элек хәбәрләр йөргән иде. Барып чыкмады бугай.
 
– 2014 ел ахырында космик корабльне сынау вакытында бик зур авария булды.  Ул вакытта пилот гаебе белән  аппарат шартлады.  Америкалылар  бу фаҗиганең сәбәбен бик нык тикшерделәр, шуңа күрә безнең очышны да вакытлыча туктатып тордылар.
 
– Космоска күтәрелү өчен ни өчен сез нәкъ менә Американы сайладыгыз? Югыйсә Россиядә дә мондый программалар бар бит.
 
– Бар. Әмма аларның бәясе бик кыйммәт. АКШта исә  яңадан-яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә космик пространствога  йөк ташуның үзкыйммәте нык кими. Шуңа күрә юлламаларга да бәя күпкә арзанрак. Шул сәбәпле Америка компаниясен сайларга туры килде.  Россиядә дә космоска очкан туристлар бар. Тик алар барысы да – чит илнеке, безнекеләрдән бер  кеше дә юк.  Әмма мин булыр дип ышанам.  Шул җәһәттән  берничә ел элек «Космотур» проектын Түбән Новгородта  тормышка ашырырга  уйлаганнар иде. Барып чыкмады. Татарстанга килсәләр, бәлки, бу мәсьәлә хәл ителгән булыр иде.  Бездә космос өлкәсе белән кызыксынучылар шактый күп. Үзем дә бик теләп кушылып китәр идем.
 
– Сезнең очу якынча кайсы вакытка билгеләнгән?
 
– Төгәл көне хәл ителмәгән әле. Барысы да уңай гына барса, якындагы ике ел эчендә дип уйлыйм.
 
– Туристлар галәмгә чыккач, әллә ни ерак китмиләр кебек.  Космоста булу вакыты да берничә минут белән генә санала.  Шушы мизгел өчен генә шулкадәр әзерләнү, көтү бераз күңелне тырнамыймы?
 
– Программаларның төрлесе була бит.  Шул исәптән вакыт озынлыгы да артырга мөмкин.  Минемчә,  иң мөһиме, башларга!

– Башларга дигәннән, балачакта авылда бер генә малай да  космонавт булам дип җенләнми калмагандыр. Сез дә мондый уй-хыяллардан мәхрүм булмагансыздыр дип уйлыйм.
 
– Шулай. Тик мин олы теләк уянуны  «Артек» белән бәйлим. 9 нчы сыйныфтан соң җибәргәннәр иде мине лагерьга. Укытучылар: «Фәрит, мактау грамотасы алмыйча кайтма», –  дип озаттылар. Шул сүз истән чыкмый гына бит. Төрле чараларда катнашып карыйм, булмый. Берзаман файдалы проектлар төзү буенча бәйге игълан иттеләр. Мин космоска бәйле план төзедем һәм беренче урынны алдым. Укытучыларның ышанычын аклаганга шатланып туя алмадым.  Шуннан космонавт булырга җыенмасам да, галәм турындагы уйлар мине ташламады кебек. Кызык бит, нәкъ менә шуны искәртеп торучы күренешләр дә  булып кына тора. Мәсәлән, минем хәләл җефетем  Ләйсән  12 апрель көнне туган. Туган көнне бәйрәм иткәндә, зурлап Космонавтлар көнен үткәрергә, гел истә тотарга җае чыга, димәк. Ульяновск шәһәрендә беркавым Космонавтлар урамында яшәдем. Кызык хис ул, тора-бара,  элмә такталар яныннан узганда, үзеңне космонавт итеп  хис итә башлыйсың.
 
– Шулай да төп эшегез күкләр белән бәйләнмәгән…
 
– Без – Җир уллары. Шуңа күрә нык басып торырга, аерылмаска тырышам. Аллага шөкер, туган авылым белән элемтәм өзелмәгән. Туганнарым да күп яши, кайтып йөрибез. Булдыра алган кадәр ярдәм кулы да сузам. Сабантуйлар, татарча көрәш буенча турнирлар үткәрәбез. Әтием Шакир белән әнием Сәгъдәтбануга бик рәхмәтле мин. Гаиләдә сигез бала үстек.  Эшләргә дә, тәртипле булырга да өйрәттеләр. Мәктәпне «5 ле» билгеләренә генә тәмамлагач, Чуаш дәүләт университетында укыдым. Төзелеш эшләре буенча белгечлек алдым.  Студент булганда ук уку йортындагы студент отрядларын, республикадагы зона отрядларын җитәкләдем.  Үземдә шундый оештыру сәләте  тойганмындыр инде, ВЛКСМ Үзәк Комитетында башта инструктор, аннан хуҗалык – исәп-хисап үзәгендә директор урынбасары булып эшләдем.  Хәтта обком секретаре статусына резервта тора идем.  Туксанынчы еллар мәрәкәсе минем тормышыма  зур үзгәрешләр кертте.  Кыскартылуга эләккәннән соң, Ульяновск шәһәренә кайтып, бизнес белән шөгыльләнә башладым. Баштарак бик авыр, барып чыкмас кебек тоелды. Без – авыл малайлары сәүдә итәргә күнекмәгән бит. Ничектер, тартынасың, кешедән яхшы түгел кебек тоела.  Аннан җайлаша башладым. Икътисад буенча белемем җитмәгәнне аңлагач, тагын бер уку йортын тәмамладым. 1997 елны «Сембер йорты» компаниясен оештырдым.  Төрле вакытларда  Ульян өлкәсендә Татар милли-мәдәни автономиясен, татар эшмәкәрләренең «Сембер» иҗтимагый оешмасын  җитәкләдем. Өлкә Законнар чыгару җыенына  «Бердәм Россия» партиясеннән депутат булып та сайландым. Гаилә бәхетенәдер инде, Ләйсән икътисадчы белгечлеген алган. Йөкне бергәләп тарттык. Дүрт бала үстерәбез.  Эш белән мавыгып,  өлкәннәренең ничек үскәннәрен, укыганнарын сизми дә калганмын. Кечкенәбез Асиягә 5 яшь кенә. Анысын инде кулдан да төшермәскә тырышам.
 
– Казанга кайтып төпләнү дә күңелдә йөргән хыялларыгызның берсе идеме?
 
– Казан  ул – кайда тууына, кайда яшәвенә карамастан,  һәр татарны үзенә тартып торучы  үзәк. Монда килеп төпләнергә уйламаган татар, мөгаен, юктыр. Барып чыгамы-юкмы, монысы – икенче  мәсьәлә. Мин әле Ульяновскида яшәгәндә үк Татарстан белән тыгыз элемтәдә булдым. IT-проектларга инвестицияләр керттем. Казанга кайтуыма бик шатмын.  Күп еллык тәҗрибәм  милләткә файдалы булыр дип уйлыйм.  Яшьләрне бизнес-хәрәкәткә  өйрәтергә исәп.  Ниндидер формалар табып, шул эшне тәртипкә сала алсам, тагын бер хыялым тормышка ашар иде.
 
– Фәрит Шакирович, иң мөһиме галәм киңлекләреннән исән-имин әйләнеп кайтырга язсын сезгә. Татар егете  дә космоска очты, дип һәммәбез горурланырлык булсын.
 
Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»