|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Өч йортны яшен суккан
22 июльдә Башкортстанда урыны белән яшенле яңгырлар яуды. Ни кызганыч, кайсыбер районнарда күңелсез очраклар да булган. Коткаручыларга янгын сүндерү өчен өч урынга чыгарга туры килгән. Уфаның Шакша поселогында ике катлы агач йортта ут чыккан. Мәйданы 10*10 метр булган йортны Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре сүндергән. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Шаһитлар әйтүенчә, йортка яшен суга һәм шул сәбәпле ут чыга.
Ногай авылында да шундый ук хәл булган. Якынча фаразлар буенча, яшен ату сәбәпле 5*6 метр мәйданлы йорт янган.
Моннан тыш, янгын сүндерүчеләрне Иглин авылына да чакыртканнар. Монда да ике катлы агач йортка ут каба. Аңа да яшен суккан, диләр.
Әле һәр вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|