• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
22.07.2021 Тарих

Кайгысы шатлыкка әйләнде

Сугыш елларында да, сугыштан соң да Мулла авылы колхозы үзенең бакчалары белән тирә-юнь авыллар арасында дан тотты. Безнең авыл кырларында кавын һәм карбызлар ишле уңыш бирәләр иде.

Ә карбыз-кавынны җитлектерү өчен эшен яраткан намуслы сакчылар да кирәк. Колхоз бу эшкә иң ышанычлы кешеләрен җибәрә иде. Шуларның берсе - Вәлетдин абзый Фәхретдинов. Ул гомере буе шундый җаваплы эшләрдә эшләде. Үзенә тапшырылган эшкә ул бик җитди карый иде.
 
Бервакыт Вәлетдин абзый ике кыр арасында үскән печәнлекне күреп ала. “Мин моны чабып алыйм әле”, - дип, икенче көнне чалгысын алып килә һәм чабып та ташлый. И-и, кинәнә бу, покослар калын була, печән күп булыр, дип учын-учка уып йөри.
 
Беркөнне колхоз рәисе Әбзал абый Үзбәков атына атланып кырларын карарга чыга һәм карбыз бакчасына да сугыла. Бакчаны әйләнеп чыкканда, теге печән покосларын да күреп ала. Кинәт атын бора да сакчылар шалашына таба юнәлә. Аны Вәлетдин абзый ачык йөз белән каршы ала.
 
- Вәлетдин, ә теге печәнне кем чапты икән? - дип сорый председатель.
 
- Мин чаптым, - дип җаваплый Вәлетдин абзый.
 
- Ә-ә, син чапкансың икән! Бик яхшы! Хәзер инде киптер, җыештыр, чүмәләләргә өеп куй, - ди дә, Вәлетдин абзыйга коры гына караш ташлап, атына утыра да китеп тә бара.
 
Вәлетдин абзый берни аңламыйча кайгыга чума. “Тырыштым-тырыштым, бөтен тырышлыгым юкка чыкты”, - ди, ашамый-эчми, күзенә йокы керми моның.
 
Ләкин рәис әйткәннәрне тулысынча үти: печәнне киптерә, җыештыра һәм өеп тә куя. “Бу моның белән генә бетмәс, тагын миңа җәза булыр”, - дип курка.
 
Беркөнне шул печән чүмәләләре янына төяүчеләр белән машина килеп туктый. Вәлетдин абзыйга бер сүз дә әйтмичә, печәнне төяп алып китәләр. Вәлетдин абзый машина артыннан әрнеп карап кала.
 
Кичкә таба өенә кайтып китә. Йортына керсә, ни күзе белән күрсен, чапкан печәне йортында өелеп ята. Шатлыгыннан нишләргә дә белми, кинәнә, шатлана. “И-и, Әбзал абзый миңа мәзәк ясаган икән”, - дип, гомере буе бу шаяруны искә төшерә.
 
Күп еллар үткәч, бу хәлне Вәлетдин абзый миңа да сөйләде. Туйганчы көлдек, Әбзал абзыйны яхшы сүз белән искә алдык.
 
Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 22.07.2021
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar