поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2021 Ана теле

Сөйләм сабакларын нәфис сүз осталары бирә. Галимҗан Ибраһимов мирасыннан “әлифләр” (ДӘВАМЫ)

Төп темабызга керешкәнче, үткән соңгысына карата фикер әйткән интернетчыларыбыз Илгиз һәм Илшат кардәшләребезгә җавап бирү кирәк дип санап, Матбугат.рудан моңа рөхсәт үтенәм. Хәер, өстәмәбез төп тезисыбызны тулырак ачарга да булышыр гына.

Кереш язмабыздагы нәтиҗәләрдән күргәнебезчә, Галимҗан Ибраһимов татар сөйләмият фәненә дә нигез салучылардан. Иң кыйммәтлесе вә кадерлесе шунда: шул нәзәри нигезне ничек гамәлгә ашыру юлларын да ул үзе күрсәтә алган иҗатчы мөгаллим. Без аның  сөйләмнең күп төрләрен барлыкка китергәндә мотивларга ничек таянуын күрсәтә башлаган идек. Тезисны дәвам иттереп, төп мотивлардан сөйләм нияте белән ничек эш итүенә тәфсиллерәк тукталырбыз. Бу мотив матур әдәбияттә дә, публицистикада да ышандыру (инандыру) максатын үтәүдә төп урынны тота. Ибраһимов ничек шулай оста ышандыра соң?
   
Мондый сорау туганда кешенең тәрҗемәи хәлен җентекле белүең сорала. Безнең хәбәрчеләребез әдипнең тормыш манзараларын җентекле өйрәнеп, бик дөрес эшли – ул үзе дә әлләничә төрле һөнәрдә, әлләкүпме хезмәт урынында эшләгән, нинди генә вазыйфалы затлар белән якыннан аралашмаган. Язмыш аны нинди генә шартларда яшәргә, эшләргә мәҗбүр итмәгән. Менә шуңа күрә дә аңарда тел байлыгының кадерен белү, сөйләмен үтемле, тәэсирле итү осталыгы тупланган да. Моны үзләштерү өчен әдипнең тормыш юлын җентекле белү комачауламый, әлбәттә. Шуларны уйлаганда мин , шәхсән, әтиемне дә искә төшердем.  Утызҗиденчедә  Ибраһимов китапларын укуда, яшереп саклауда гаепләп, аны (атлы милиция килеп, печәнлектән язучының китабын табып алып) кулга алалар. Казанның Пеләтән төрмәсенә ябалар. Галимҗан абый    белән бергә утыра, агач мебель остаханәсендә эшлиләр. Язучы каты чирле булганга күбрәк хаста сәкесендә ята. Берничә оста столяр белән бергә әти зур түрәләргә тәгаенләнгән (кыйммәтле яшел постау белән капланган) эш өстәлләре ясый. Үзен гаепсез дип таныган берничә оста постау астына имзаларын куеп калдыралар. Галимҗан абый да имзасын куя. Язмыш диген: сугыштан соң әти, әсирлектә булып алганы өчен интектерүләренә чик куеп булмасмы дип мәгариф министрлыгына килә; чират көтеп утырганда кабинеттан үзләре ясаган өстәлне чыгарып барганнарын күреп, хәлне аңлатып, язуны карарга рөхсәт сорый. Министр да, бүлмәсеннән чыгы п язуны карыйлар... Тик ул вакытта әле мәшһүр язучыбыз да акланмаган,  әтинең дә әсирлектә булып алуы зур җинаять түгел дип танылмаган иде. Хәлләр үзгәреп, дөньялар янә үз җаена яткач, остазыбыз да, әтиебез дә лаеклы урыннарына кайткач, болар хәтер төпкелендә тоныклана бардылар. Бүген тарих белән җитди шөгыльләнүче белгечләргә кирәк булса гына инде...
   
Ә без сөйләмебезне “бизәү” ниятендә остазыбыз тәҗрибәсен үзләштерү күнегүләрен дәвам иттерәбез. Әлбәттә инде, аның әсәрләрен күзәтәбез. Беренче чиратта, сүз алып барыла торган предмет,  күренеш, вакыйганы ап-ачык күз алдына китерерлек итеп иң төгәл конкрет чаралар белән бәянларга, тасвирларга кирәк икән. Ул конкретлыкны белдерә торган лексик берәмлекләр, көнкүреш сүзләре, атамалар, терминнар: “Гөлбану зур җилпучы белән йөгереп келәткә барды, өсәктән тутырып арыш оны алды да аш өенә керде. Анда сәке өстенә киң куна тактаны ипләп куйды, он вагын туздыра-туздыра иләде, өлкән юкә агач савытка икмәк изде, чамалап тозын салды да өстен чүпрәк белән каплап куйды (3 т., 533 б.).
   
Өлкән килен Фәүзия келәт башыннан печән тырмаларын төшерде, зурлы, кечкенәле сәнәкләрне ыргытты, чүмәлә тарттыра торган арканнарны сузып ташлады; кыекның буена өрлеккә уңайлап куелган зур, озын кибән сәнәген ипләп алып бирде, Закир белән уртанчы ул Фәсхи озын арба тирәсенә камытларны, йөгән, нукта, дилбегә, арканнарны таратып, юнәйтергә керештеләр. Өлкән улы Алтынбай аш өенең сәке астыннан пычкылар, ышкы, өтерге, балта, чүкеч, бораулар чыгарды, утынлыктан төз агачлар сайлап алды да тырмаларны төзәтергә тотынды” (шунда ук).
   
Табигать күре нешләренең чынбарлыктагы реальлеген дә ышандыру әһәмиятле. Моңа үзенә бер лексик төркем берәмлекләр табыла: “Исәнбикә – өчпочмаклы бер култык болын. Аның төньягы ташлы, чокырлы таулар терәлә. Бу таулар бераз гына сөзәкләнеп, дулкынланалар да кинәт баскычланып ак башлары белән күккә таба күтәрелеп, менеп китәләр. Болынның көнбатыш ягы аз гына калкулана да киң арыш басуына тоташа. Көньягы белән көнчыгыш якларын бераз әйләнеп килеп Үзәк елга юып үтә. Монда яшел таллар үсәләр, бер җирендә начар селкенчәк сазлык, түндәклек, бер урында кечкенә тамак белән кереп, кечкенә түгәрәк, ләкин тирән үк бер күл ясап ала (3 т.. 539 б.).
   
Эш барышын, хәрәкәтне күрсәткәндә төгәллеккә ирешү – зур осталык билгесе ул. Менә бу күренештә һәр сүзгә игътибар итегез әле: “Рәхәт соң, валлаһи, бу машина белән ашлык сугулар! Ындырның бер башыннан икенче башынача тезелешеп, “без – кем!” дип мактанышып, бөтен авылга югарыдан карап торган биек кибәннәр кими баралар, каядыр югала баралар! Бер егет кибән башыннан көтә ыртытып тора, ике фурман өзлексез ташыйлар; ике-өч малай бөтен авыл яңгыратып. “һыйду... һау...ууу” дип. сигез атны бер түгәрәк эчендә шартлатып куалар. Машина бертуктаусыз: “Вззз,взз,вррр”, дип сызылдап, выжылдап әйләнеп тора, көлтәне бер яктан йота бара, икенче яктан саламны кагып. алга этәрә тора, шул җирдә хатыннар тырмалар белән ашлыкны тартып ала торалар, бераз гына арырак зур җилгәргеч машина “быз...гыз орлыкны кибәктән аера тора. Бер читтә таза егетләр. бу якын торган кызыл бодай орлыкларын йөккә төяп, таш сарайларга озата торалар (2 т.. 452 б.). Биредә гап-гади битараф сүзләр белән бергә (ыргыта. ташый, куа, кага, озата һ.б.), терминнарга (кибән. көлтә. рлык, тырма, машина, җилгәргеч һ.б.), аваз охшашлыгыннан ясалган неологизмнарга  кадәр (һаууу, вррр, быззз һ.б.)  тасвир-сурәт чарасы буларак файдаланылган.
   
Күпчелек сөйләмнең төп мотивы – сөйләм нияте ул
ышандыру дидек. Психологлар билгеләгәнчә, ышандыру өчен кулланыла торган алым-чараларның иң “көчлесе” ул дәлилләү. Фикер агышында дәлилгә ихтыяҗ  уй белән дә, хис белән дә бәйле рәвештә туа. Димәк, әлеге чаралар телнең туры мәгънәле берәмлекләре дә, күчмә мәгънәлеләре дә булуы ихтимал. Әйдә, һәр икесенә мисаллар китерик әле.
   
Дәлилләү уйлау барышында ук “бөреләнә” ала. Менә кырыкмыш тайны уйлап-ниятләп, “үзгәртүнең” кирәклеген дәлилләү. Кырыкмыш тайның ялын, койрыгын кыркалар...”Мин алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем. Бу хәзер, алдан караганда, рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да, башкалар кебек, бөтенләй үзгәртмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күпереп тора торган итеп төзәттердем генә.
   
Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангыч беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар, бигрәк тә язгы сабан өстендә, йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды (2 т., 522 б.).
   
Ышандырдымы?! Яратып башкарган берәр эш-гамәлегезне шулай тасвирлап карагыз әле. Ниндиерәк сурәт чаралары табып кулланырсыз икән! Биредә күбрәк чагыштыру, эпитетлар, хис белдерү лексикасы өстенлек итте.
   
Дәлил – ул күз алдына конкрет, тәгаен китерү чарсы. Беренчедән, моның өчен документаль дәрәҗәдәге реаль чыганакка ирешергә тырышыла. Факт, детальләр белән. “Теге данлыклы күк бия килеп җитте. Күрәгә шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чанды гәүдәле нәрсә (кешегә охшатып күзаллау –И.Н.). Очасы тар, берякка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арсланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән (2 т..529 б.).
   
Шул ук вакытта автор дәлилне сурәт чарасын өстәп тә көчәйтә: “Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. (Бу – тезис. Хәзер ул аны дәлилләр өчен сурәти аргументлар китерәчәк –И.Н.). Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара”.
 
Шушы мисалдан файдаланып, уйланып алыйк әле: күпчелек каләм иясе мондый күренешнең сыйфатын бер штамп сүз белән билгели: матур. Әгәр бу дәлил буларак белдерелгән икән. чынында ул бит дәлил түгел, ясалма, ялты равык кына – ышандыру көче юк бит!. Әгәр ул тезис икән, ул ышандырырлык сурәтләнеп, дәлилләнергә тиеш. Менә әлеге мисалдагы кебек.
   
Сурәт белән дәлилләү дигәндә, фикерне гап-гади сүздән башларга кирәк. Чабышкы, чабу сүзләре әлләни образ тудырмый да шикелле. Ә менә дүрт җөмләле микротекстта чабышкы, чаба алу, чабышкылык, чабыштырып, чабарга өйрәтәм, чабышкы ясыйм сүзләре һәм сүзформалары бергә диярлек килү ул инде аваз аллетирациясе генә түгел, сүз-сурәт манзарасы булып та килеп баса.
   
Дәлил – мөрәҗәгать рәвеше була: “Әнә күрәсез: ул ничек көмеш тавышы белән яңгыратып кешни! Ничек асыл сөякле гәүдәсе белән матурлап сикереп уйный” (2 т.,519 б.).
   
Дәлил – аңлату (төшендерү) рәвеше дә бар: “Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: “кырыкмыш” ясыйлар (“ т.,521 б.).
   
Каршы куеп дәлилләү: “Бик күп сөйләш тагын! Алай бик каршылансаң, Алмачуарны тотарбыз да урманга җигәрбез,-- дип куркыталар. Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Акчуарыма гына тимәсеннәр!” (2 т., 525 б.).
   
Бүтәннәр фикере аша дәлилләү рәвеше: “Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән. Дөньяны күп күргән, күп елкы асраган картлар колынның да, туганда башка өстәрәк булса да, әзрәк үскәч, арга әйләнәчәген алдан беләләр икән”.
   
Күңеленә яткан бу дәлилне китергәннән соң автор үз фаразын-фикерен дә өстәп, дәлилне көчәйтеп тә җибәрә: “Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык йоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән (2т..505 б.).
   
Сәнгатьле сөйләм фәнендә (риторика) психологик дәлил дигән төшенчә дә бар.Г.Ибраһимов әсәрләрендә без аларга еш юлыгабыз.  Бер мисал асылында төшендереп карыйк: “Аның иң курыккан нәрсәсе дә шул аяклы малны таратып бетерүгә бәйләнгән иде, ахыры, җиңеп чыкты... Алтынбай болай куйды: -- Ике сыерны сатмый булмас, -- диде (текстны үзегез тәмләп укуны-тыңлауны дәвам иттерегез – аның электрон рәвеше дә бар)...(3 т..567 б.).
 
Психологик дәлилне көчәйткеч элементлар хасыйл итә. Безнең тезиска карата аларны “өстәмә бизәк” дип атарга буладыр. Аларның берничә төре күзәтелә: -- кабатлап көчәйткечләр: “Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Алардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур кара урманны” (2 т.. 514 б.). Игътибар итик: монда сүзнең кабатлануы үзе генә дәлилне көчәйтми, ә кабатланган сүз көчәйткеч сүз (бигрәк, бигрәк тә) яисә бүтән чаралар (кисәкчә. ымлык һ.б.) белән үстерелеп җибәрелә.
   
Яисә: “... Бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы. көпшәсе. җәйге чәчәкләре. исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын. бик якын, бик сөйкемле итәләр...”. Бу дәлилне көчәйтә торган факт – ул бик якын кабатлануы гына түгел, ә бәлки аны кучәөткән, синонимга якын кабатлау сөйкемле сүзе белән гомумидәштерелүе белән, аннары, текстның аңа кадәрге бигрәк тәнең кабатлануы һәм дә якын, сөйкемле итә торган җиләк-җимешне конкрет санавы, аларның чыннан да күп, ишле булуы, шулай саналып күз алдына ачык килүләре дәлилне ышанычлы итә дә.
   
Һәр дәлилнең  ышандыру сәләте үзенчәлекле, кызыклы; безгә әле ул телнең бизәкләү чарасы буларак җәлеп ителүе дә өстәмә кызыксыну тудыра. Күзәтүне һәркайсыбыз үзебез дәвам иттерик әле.
                                      Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»