поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2021 Мәдәният

Эмиль Җәләлетдиновның тормыш иптәше Венера ханым коронавирустан вафат

Мәкерле авыру беркемне дә аямый. Кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдиновның бик күп еллар телевидениедә эшләп лаеклы ялга чыккан тормыш иптәше Венера ханым коронавирустан вафат булган. Моның хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Журналистларга биргән бер интервьюсында Эмиль Җәләлетдинов гаиләсе турында болай дип сөйләгән иде: 

"Минем яраткан Венерам бар. Без аның белән инде 41 ел торабыз. Ул телевидениедә режиссер булып эшләде, аннан соң лаеклы ялга чыкты. Мәскәүдә яшәүче, Артур исемле 4 яшьлек оныгыбыз бар, Элина исемле оныгыбыз Казанда тора. Мәскәүгә барып, оныгымны күреп кайтырга кирәк әле.

Аның белән телестудиядә тапшыру вакытында таныштык. Күзем төште дә үземнеке иттем. Ә телестудиягә мин концерт куярга килгән идем.

Венера җырлавымны ярата.

Сүзгә килгәндә ачуланышып алабыз, аннары җиңел генә үткәреп җибәрәбез. Бетте-китте. Тынычлап яшәвебезне дәвам итәбез. Венераның да, минем дә ачу хәтердә калмый. Бер-беребезгә ачу саклый белмибез.

Хатынга авырга туры килде. Филармониядә эшләгәндә сигезәр айга чыгып китә идем. Ә хатыным гел ялгыз, бала белән кала иде. Артист тормышында бала үстерү бик кыен эш. Һәркөн күз-колак булу кирәк, ә җырчы була торып кайда инде… Бала үстерү хатын җилкәсендә булды.

Диана исемле беренче кызым бар иде, музыка юнәлешен сайлады, консерваториягә укырга керде, әмма укып бетерә алмыйча ташлады. «Акчасы юк, мин аны бетереп кая барам?» — диде. Дуслары консерватория тәмамлап, музыка мәктәпләренә генә урнаша алды. Югыйсә, менә дигән сәләтле пианистлар иде.

Диана икенче юлдан китте. Тормышын рәтләде, ләкин саулыгын сакламады. Авырып китте. 30 июльдә 39 яшь тулырга тиеш иде, рактан вафат булды. Шундый хәлләр.

Барысы да йөрәктә калды. Ул авыр нәрсә. Аны онытып булмый. Бөтен балачаклары күз алдымда булды. Фотога карыйм да, һаман искә төшерәм.

Депрессиягә бирелмәдем, чөнки музыка бар. Җырларга, концертларда катнашырга кирәк. Күңелемне музыкага бушатам."

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»