поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2010 Дин

Мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” конкурсы Гран-приена Казаннан Наҗия Галимова лаек булды

Казанда бер атна дәвамында барган Мөселман модасы атналыгын мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” халыкара конкурсы тәмамлады. “Гранд тель Казан” кунакханәсендә бәйгенең иң-иң дип табылган 10 коллекциясе күрсәтелде. Гран-прига Казаннан “Әнниса” (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә хатын-кыз дигәнне аңлата) коллекциясе белән Наҗия Галимова лаек булды.

Мөселман киеме белән кызыксынучылар аны Наҗия Вәлиева буларак та белә. Аңа 100 мең сум күләмендә акча һәм бәйге спонсорларыннан берсе булган “Билайн” компаниясеннән махсус бүләк тапшырылды. Наҗиянең коллекциясе узган ел да бүләккә лаек булган иде. Аның коллекциясендәге киемнәр татар милли төсмерләр белән эшләнгән һәм күбрәк сәхнә киемнәренә тартым иде.

 

Бүген тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән башка коллекцияләр дә аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Мәсәлән, “Яшьләр өчен иң яхшы коллекция” дип – Алия Хәлиуллинаның “Фирдәвес”, “Иң яхшы этник коллекция” дип Гөлфия Хәлиуллинаның “Нәүрүз”, “Иң яхшы кичке коллекция” дип Ләйсән Хаҗиеваның “Тәфтиләү” коллекцияләре табылды. Бәйгенең махсус призы Мәскәүдән “Әлмәгъриб” коллекциясе өчен Руфудан Җәмилә Кобяковага бирелде. Ләйсән Хаҗиеваның коллекциясе чигеп эшләнгән киемнәргә бай булса, Яр Чаллыдан Гөлфия Хәлиуллинаның коллекциясе көндәлеккә кияргә кулай күлмәкләрдән гыйбарәт.

 

Мөселман модасы атнасын оештыручыларның берсе булган ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, бәйгегә менә дигән 20 коллекция тәкъдим ителгән. “Алар бер-берсен тулыландыра. Бу киемнәрне киясе килә”, - дип белдерде ул, Казан дизайнеры Надежда Әюпова җитәкләгән жюрига бүләккә лаек коллекцияләрне сайлап алуның җиңел булмаганлыгын әйтеп.

 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: иң-иң яхшы дип табылган 10 коллекция дә Россиядән (Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Яр Чаллы шәһәрләреннән) иде. Индонезия һәм Төркия модельләре конкурстан тыш күрсәтелде.

 

Мөселман киемен яратучыларның саны елдан-ел арта. Моны иң яхшы коллекцияләрне карарга килүчеләрнең күп булуы ачык күрсәтә. Гадәттә залда алма төшәрлек тә урын булмый. Быел да шулай булды.

 

Аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов сәламләде. Үз чыгышларында бу әфәнделәр мондый чараларны уздыру зарурлыгын билгеләп үтте.

 

Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ һәм ТР Дизайнерлары берлекләре, Татарстан мөслимәләре берлеге оештырды.

 

Мөселман модасы атналыгы кысаларында кием дизайнерлары мастер-класслары, “Ислам киеме дизайны, аны рәсмиләштерү һәм урнаштыру проблемалары” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды.


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 29.10.2010
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»