поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.07.2021 Язмыш

Реанимациядә күзен ачкач: “Мин кайчан бәбилим икән?” – дип сораган

Сезнең үзенең ничек бәби тапканын хәтерләмәгән хатыннар турында ишеткәнегез бар идеме? Минем бар! Күршем каты эчә иде. Айлар буе. Ире болай яхшы гына кешегә охшаган, эшләп йөри, дөрес, салгалый. Ул вакытта, моннан 30-35 ел элек, салу модада иде шул, замананың шундый чоры да булды бит...

Бервакыт, кәефләнеп йөргән көннәрендә, кайнанам янына керде бу. Керде дә, безне шаккатырып, болай диде: “Фәлән апа, миндә рактыр инде, эчем үсә, ашый алмыйм, косам, башларым әйләнә, үлсәм, мине әни белән рәттән күмегез яме...” И-и борчылды инде әнкәй, төрле үлән, әрем сулары кайнатып, өшкереп шул күршеләргә кереп китте. Мин дөбердәтеп өй юып ятам, каенанам юк та юк. Бервакыт урамда тавыш ишеттем, әнкәй тавышы! Кузладан сикереп төштем дә, чыгып чаптым. Әнкәй каушап-югалып калган, сүз дә әйтә алмый. Бераздан, күршеләр ягына төртеп: “Анда ...бала!” – диде.

Керсәк, күрше хатын караватта ята, үзе исерек, мыгырдана, ә аяклары арасында ...бәби! Ул арада медсестра килде, баланың кендеген кисеп, төреп куйдык. “Скорый” килгәндә дә айнымаган иде күршекәй, көчкә машинага яткырдык үзен. Ун көннән кайтты бу, бала күтәреп, әнкәй янына керде: “Син булмасаң, икебез дә үләсе булган инде без”, – диде. Үзең бер нәрсә дә сизмәдеңме дип сорагач, бөтенләй берни белмәдем ди. Больницада системалар куеп айнытып, кеше хәленә килгәч кенә бала тапканын әйткәннәр. “Ышанмадым”, – ди!
 
Икенче очрак больницада үзем ятканда булды. Минем инде бәбиләр вакытым җитә иде, үзем килгәнне көтмәделәр, кан басымың югары дип, салып та куйдылар. Безнең янда олы гына бер апа ята, ике кызы бар, өченчесенә малай көтә. Корсагы беленми дә! Без яшьләр чырык-чырык киләбез, ә бу апага инде акыл утырган.
 
Кичке ашны ашагач, караватларыбызга ятып, анекдот сөйләшә башладык. Ул чакта хәзерге заман чире – телефон юк, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Теге апабыз, безне көлдереп яткан җиреннән торды да, эчем төшә кебек дип, бәдрәфкә китте. Аның артыннан, кыр казлары кебек, без дә иярдек. Апабыз бәдрәфкә кереп тә китте, кычкырып та җибәрде. Куркудан, аңа кушылып без дә кычкырдык. Медсестра йөгереп килде. Апабыз кереп чүгәләргә дә өлгермәгән, бала туа башлаган икән! Шулай итеп, баланы җиңел генә тудырып була икәнен дә белдек. Үзебез дә шулай гына табар кебек идек тә, андый бәхет һәркемгә тәтеми икән шул!
 
Өченче очрак катлаулырак. Таныш хатын балага узгач алты-җиде ай ярыйсы гына йөрде дә, шешенә башлады. Ул вакытта хатын-кызлар консультациясенә, күп булса, өч йә дүрт тапкыр бара идек: исәпкә басарга, декретка чыгарга... Консультация табиблары больницага ятарга киңәш итсәләр дә, танышым өйдә кечкенә кызым бар дип, ятмады. Утырып кына йоклап, бер-ике атна азапланып йөргәч, “скорый” алып китте үзен. Юлда ук хәле начарланган, бәби табу өстәлендә аңын югалтып, баскалап-төрткәләп бәбиләткәннәр. Биш көн аңсыз яткан. Реанимациядә күзен ачкач: “Мин кайчан бәбилим икән?” – дип сораган. Врачлар аңа биш көнлек кызын китереп күрсәткәч, танышым чактан гына кабат аңын җуймаган.
 
Менә шундый хәлләр дә була дөньяда!
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.07.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»