поиск новостей
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Март
  • Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) - язучы
  • Илья Никулин - хоккейчы
  • Госман Бакиров (1896-1982) - балалар язучысы
  • Фәхрелислам Агиев (1887-1938) - язучы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
20.07.2021 Дин

Төньяк башкалада Корбан бәйрәме онлайн үтте

…Чәй өстәле түрендә самавыр җырлап утыра. Ул кабарып, алсуланып пешкән коймакларга яратып һәм көлеп карый кебек.
Корбан бәйрәме безнең күңелләргә балачактан әнә шулай тәмле ризык һәм гаиләдәге аеруча җылы мөнәсәбәт булып керде.

Бу дини бәйрәмебез — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк тантаналарның берсе. Шуңадыр ул һәрчак дулкынландыра һәм балачакны юксыну хисе тудыра. Хәзер аңлыйм: һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәгәнгә дә шулай ул.

Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чиратта безнең милләт белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләтен күз алдында тоталар. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Аңа нигез салучы билгеле Атаулла Баязитов — күренекле милләттәшебез.

Санкт — Петербургта ислам дине урнашу булачак Русия башкаласына тәүге ныгытма салган көннән башлана. 1703 елда Петр Беренче Указы белән Санкт — Петербурхка кала салырга килгән татарлар бер тирәгәрәк җыела. Аларның байтагы биредә урнашып та кала. Санкт — Петербурхта калуның тагын бер җитди сәбәбе- Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, күпме вакыт үтсә дә, милләттәшләргә туган җирләрендә яшәү шактый авырлаша. Мул уңыш бирүче бәрәкәтле җирләргә читләр урнаша. Нәтиҗәдә ун меңнәрчә татар Русияның төрле шәһәрләренә тарала. Таралып киткән энҗе бөртегедәй халкыбыз үз язмышын төрле төбәкләрдә таба.

Петербургта татарлар нигездә Кронверкка каршы җирдә урнаша. Бу урынны «Татарларныкы» дип йөртә башлыйлар. Тора — бара Зур һәм кече Никольская урамнарына Татар урамы дигән исем бирелә. Зур Никольская урамыннан Мытный ишегалдына таба милләттәшләр юрталар куеп шунда яшиләр.

Ул чорда төньяк башкалада яшәгән милләттәшләр үз тормышын дин белән тыгыз бәйләп алып бара. Петербург тарихында безгә үрнәк булырлык мисаллар тулып ята.

Санкт — Петербургта яшәгән милләттәшләребезнең дингә мөнәсәбәтенә аерым тукталып китәсе килә.

Нева ярларында яшәсәләр дә, безнекеләр дингә ышануын һәм халкыбыз милли йолаларын тотуын ташламый.

Архивта патша хөкүмәтенең Русия империясе башкаласында хезмәт итүче яугир — мөселманнарның дин тотуын ихтирам иткәнлеген күрсәтүче берничә документ бар. Бу хакта күренекле милләттәшебез Даут Әминев: архивларда кызыклы документлар саклана дип яза. Әлеге документның эчтәлеге белән сезне таныштырган идек инде. Корбан бәйрәме уңаеннан император гвардиясендә хезмәт иткән ислам динен тотучыларга өч көн ял бирелгән. Башка рәсми кәгазьләр дә ислам диненә карата булган ихтирамны чагылдыра. Мәсәлән, «Кронштадта мәчет төзү эше», «Петроградта һәм өяздә магометаннар эше», «Хәрәкәттәге армиягә хәрби муллаларны билгеләү», «Аерым гвардия корпусында яшәүче Ахунның тол хатынына һәм улларына пенсия билгеләү», «Мөселман динендә булган хәрби хезмәт үтүчеләрне Корбан бәйрәме уңаеннан өч көнлек ялга җибәрү», «Аерым гвардия корпусына мулла Әлим Кантемировны Ахун итеп билгеләү турында» һәм башкалар.

Русия армиясе югары командованиесе арасында мөселман полковниклар һәм генерал — татарлар булган. Тәвкилевлар нәселеннән Али Дәүләт улы Шейх — Али шуларның берсе. Тәвкилевлар Россия империясенә тугры хезмәт иткән. Алар арасында галимнәр, рәссамнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, дипломатлар хәтта Дәүләт Думасы әгъзалары булган. Али Дәүләт улы Шейх — Али башкорт- мишәр гаскәренә җитәкчелек иткән. Хәрби хезмәттән киткәннән соң Петербургта җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Санкт — Петербургның Нева проспектындагы 54 нче санлы йортта яшәгән, дип яза Даут Әминев.

Санкт — Петербург татарларының Русиядә ислам динен рухи яктырудагы һәм ислам идеясен таратудагы хезмәте бәяләп беткесез. Бу хакта күренекле тарихчы һәм журналист Рәхим Теләшев җентекле язды.

Петр Беренче үзе Коръән белән кызыксына. Табиб, философ, филология мәсьәләләрендә патша күрсәтмәлен үтәүче Петр Постниковка Коранны тәрҗемә итәргә куша. Постников патшаның соравын үти һәм Коранны француз теленнән тәрҗемә итә, 1716 елда аны бастыра. Соңрак Коран инглиз теленнән дә тәрҗемә ителә. Әмма патшаның көнчыгыш илләр белән кызыксынуына тулы җавапны татарлар бирә.

1878 елда Казанда Коръәнне гарәп теленнән Гордей Саблуков тәрҗемә итә. Әлеге тәрҗемә бу көннәрдә дә киң кулланыла.

2021 елның 20 июлендә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгели.

Безнең көннәрдә Санкт — Петербург Татар җәмгыяте, Татар мохтәрияте һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли — мәдәни оешмалары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен киң билгеләп үтә. Ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләр бүләкләр һәм күчтәнәчләр ала.

Билгеле сәбәпләр аркасында Корбан бәйрәме төньяк башкалада да онлайн форматта үтә.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 20.07.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы