поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Син нинди комарлы уеннар уйныйсың?
    – Кешеләргә ышанам, мәсәлән.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • • Илназар - җырчы
  • • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • • Салават Хәбибуллин - актер
  • • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • • Лилиана Сафина - журналист
  • • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
Архив
 
19.07.2021 Дин

Татарстанда гает уңаеннан нинди кызыклы чаралар узачак?

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Чаралар ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырылачак.

Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак. Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде. Корбан чалу гамәлен дә дистанцион рәвештә заказ бирү һәм итне өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланып үтәргә мөмкин. Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарылачак.

Мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерли. Алар республика шәһәр һәм районнардагы паркларда, стадионнарда, мәчетләр яны территорияләрендә узачак. Алар да ковидка каршы чаралар күреп оештырылачак.

Мисал өчен, Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.

Башка шәһәрләрдә гает уңаеннан оештырылучы чаралар турында түбәндәге сылтамадан белергә мөмкин.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы