|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2021 Криминал
Ике айлык кызын ишеккә бәрелеп имгәткәнЧаллы суды ике айлык кызын имгәткән яшь әтине сак астына алган. 26 яшьлек ир-атны (ул гаиләдәге ызгыш вакытында сабыйны ишек яңагына бәргән) суд ике айга тикшерү изоляторына озаткан, дип яза Татар-информ. Баланы әбисе кулыннан тартып алган вакытта исерек хәлдәге ир-ат үзе дә ишеккә бәрелгән һәм кызын да җәрәхәтләгән. Нәтиҗәдә, сабыйның уң як түбә сөяге сынган һәм бите кара янып чыккан.
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы тикшерү бүлеге кече яшьтәге сабыйның сәламәтлегенә күрә торып авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|