|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2021 Могҗиза
"Минем белән эчке тавыш идарә итә"Зөлфияне (исемен үзгәрттем) инде байтак еллардан беләм. Туганнан-туган сеңлемнең күршесе ул. Шәһәр читендә үз йортлары белән яшиләр. Беренче тапкыр күргәндә мин аның матурлыгына сокланган идем. Тормышы да түгәрәк: ире – менә дигән белгеч, салгалый торган гадәте булса да, эшен яхшы белә. Балалары да тәүфыйклы булып үстеләр, уллары хәзер дин юлында. Дөрес, гаиләдә савыт-саба шалтырамый калмый, әмма читтән караганда бик әйбәт, тату яшиләр кебек иде алар.
Тормыш бер көе генә бармый шул. Ике ел элек бугай, Зөлфиянең ире үлүе турында ишеттем. Бичара хатын бу хәсрәтне бик авыр кичергән диделәр.
Күптән түгел кыз туганым безгә кунакка килде. Зөлфияне дә иярткән иде. Кайдадыр урамда очратсам, мин Зөлфияне танымаган булыр идем. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше! Йөзе агарынган, җыерчыклар баскан. Нык ябыгып, гәүдәсе кечерәеп, бөрешеп калган. Элекке матурлыгының эзе дә юк. Тере мәет диярсең. Куркып киттем хәтта, шулай да кичерешләремне сиздермәскә тырышып: “Авырыйсыңмы әллә син?” – дип сорадым. “Юк, депрессия миндә, күңел төшенкелеге”, – диде ул. “Шулай да анализлар биреп карарга иде”, – мин әйтәм. “Анализларым әйбәт”, – дигәч, тагын да гаҗәпләндем.
Ә көн шундый матур, кояшлы иде. Урманнарны, болыннарны бергәләп әйләндек, дару үләннәре җыйдык. Зөлфиянең дә кәефе кинәт яхшырып киткәндәй була, ә бераздан йөзен янә болыт баса.
Өйгә кайтып, бакчабызда табын корып, чәй эчкәндә сәер кунагым бераз ачылып китте.
– Үз-үземне кая куярга белмим мин, җаныма тынгылык таба алмыйм, эчтән нәрсәдер кимерә, – диде ул. – Иртән уянгач бигрәк авыр. Әйтерсең, мин бу дөньяда юк. Үзем белән бер-бер хәл кылырмын дип куркам. Шуңа күрә, пенсиядә булсам да, бер оешмага эшкә урнаштым, идән юам. Эш миңа бераз онытылырга ярдәм итә.
Әңгәмәдәшем, күңелемә үтеп керердәй булып, йөземә текәлеп, хәтта башын миңа таба иеп сөйләде. Мин аның зур итеп ачылган күзләреннән куркып чигендем: ниндидер явыз көч яшеренгән кебек иде аларда. Ә ябык, сөякчел куллары белән мине эләктереп алыр кебек тоелды. Им-томчы булмасам да, моны бөтен барлыгым белән тойдым. Үзенә дә әйттем: “Синең бит эчеңә җен кергән!” – дидем. Зөлфия һич үпкәләмәде, минем белән килеште.
– Мин үземне әйбәт, ярдәмчел кеше дип саныйм, күршеләр белән әле дә дустанә мөнәсәбәттә, – дип дәвам итте ул сүзен. – Хәзер дә шундый булып калырга тырышам. Тик минем белән эчке бер тавыш идарә итә, яманлыкка өнди, кеше кайгысына сөенергә куша. Аңа каршы көрәшеп, инде бер көчем калмады...
– Ялгызлык бәласедер бу, мөгаен, – дип сүз кыстырдым.
– Мин үзем генә түгел, балалар, оныклар бар бит.
– Әмма алар ирне алыштыра алмый...
– Тулы гаиләлеләр, парлылар арасында да минем кебекләр барлыгын беләм. Әйтик, урта яшьләрдәге ханым дин юлында булган, мөселман киемнәреннән йөргән, шуңа карамастан, үзенә кул салган.
– Андый явыз көчне кешеләрнең эченнән чыгаручы дин әһелләре турында газеталарда язып торалар бит...
– Зинһар, тап та миңа шул газеталарны, ярдәм итсеннәр иде, юкса, түзәрлегем калмады. Инде бер дәвачыга йөреп тә караган идем, файдасы тимәде, акчамны гына әрәм иттем.
Яхшы кеше ул Зөлфия. Инде намаз укырга да өйрәнә башлаган. Үзе дә көрәшә ул эчендәге дошманы белән. Аллаһ ярдәм итсә иде.
Кемнәрдер мондый хәлләргә ышанмый. Тик, дөнья шул бу, бер көн килә, ышанмас җиреңнән ышанасың...
--- |
Иң күп укылган
|