|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2021 Җәмгыять
Гөлназ Рәхмәтуллина ТНВдан китә: "Экраннан кеше үз теләге белән китәмени ул..."ТНВ телеканалында күпләр яратып карый торган "Манзара" тапшыруында кадрлар алмашынуы көтелә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге проектта 13 ел хезмәт куйган Гөлназ Рәхмәтуллина үз теләге белән эшеннән китә. Бу хакта ул болай дип уртаклаша: "Манзара тапшыруы җәйге ялдан соң кабат эфирда. Ә минем ялым дәвам итәчәк. Бу фотолар ике атна элек, отпуск алдыннан эфирга чыккан ахыргы тапшыруда төшерелде. Мин ул вакытта инде үз теләгем белән эштән китү турында гаризамны язып, имзалар куйдырган идем. Хезмәт кенәгәм кулымда, бүгеннән мин ирекле кош, дуслар. Эшемне, хезмәттәшләремне, тамашачыларыбызны, тапшыру кунакларын әлбәттә бик сагынырмын! Чөнки барыгызны да бик яратам. Алай булгач ник китәсең, диярсез. Экраннан кеше үз теләге белән китәмени ул, дип аптыраучылар да булды) Әйе, андый хәлләр дә була. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Экран - пенсиягә чыкканчы утыра торган урын түгел, килешәсездер. Әлеге тапшыруда мин 13 ел эшләдем, аз түгел бит, әйеме?
Телевидениега 2000 нче елда килгәнне исәпкә алсаң, шактый икән. Иң күңелле, кызыклы, бар көчне биреп эшләгән шәп еллар булды бу. Тәме бетә башлаганчы, хезмәт юлымның бу өлешенә нокта куеп, башка юнәлешкә күчәргә вакыт.
Кайда эшләргә җыенаммы? Әлегә бераз ял итәргә исәп бар. Башка планнарым турында вакыты җиткәч әйтермен, Аллаһы боерса. Барыбыз да исән-имин булыйк!" - ди Гөлназ.
--- |
Иң күп укылган
|