|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2021 Мәдәният
Камал театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзеләчәкТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелүче һәм яңартылучы биналарны йөреп чыкты. Шул көнне Татарстан урамы 1 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителде. Әлеге яңалыкка Президент ярдәмчесе Наталия Фишман ачыклык кертте. Фикер алышуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның баш реиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты. Проект халыкара архитектура бәйгесе нәтиҗәләре буенча сайланачак. Бәйгедә Татарстан архитекторлары командасы катнашу мәҗбүри. Бүгенге көндә театр бинасы заман таләпләренә туры килми. Алай гына да түгел, Камал театрында репетиция заллары җмтеп бетми, урын кысан.
--- |
Иң күп укылган
|